поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.04.2018 Мәдәният

Урмай халкы тинчуринлыларга рәхмәт әйтте

Елгаларда язгы ташкыннар башланмаган әле, менә Урмай авылы мәдәният йортына килгән тамашачының күңел ташкыны ургылып-ургылып агып үз урынына кайтырга мәҗбүр булды. Гомере буе тәрбия биреп тә, милләт, гаилә, туган якка мәхәббәт уятырга көч табылмаска, аның нәтиҗәсен күрмәскә мөмкин.

Театр исә, киресенчә, ике-өч сәгать эчендә күңел дәрьясын, тамашачының җанын өзгәләп, әрнетеп, кемдер гомере буе бирмәгәнне шул кыска мизгелләрдә  әвәләп, тәрбиясен җанына мәңгегә урнаштырып  куярга мөмкин.
 
4 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклен Урмай авылы йортында күрсәтте. Мелодрама әдипнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. 
 
Эчтәлеге бик гади. Авылда яшәүче халык, милләт тузып бара бөтеп бара, аның өстенә гаиләнең кыйммәте, аның кирәклегенә шик өстәлә, бала белән ата-ананың бер-беренә булган мөнәсәбәте кыргыйлана, халкыбыз гадәтеннән аерыла башлый. Адәмнең нәфесе бөтен нәрсәне туздыра. Шуларны барысында үз урынына мәхәббәт дигән төшенчә генә кире кайтырып үз урыннарына куя ала, һәм барысы да үз җаена кайта.  Әлеге тема Чуашстан татарларына әллә ни хас түгел, әмма гыйбрәт өчен бик кирәкле тема. Барны югалтырга күп кирәкми. Әлеге глобали замана шаукымы милләтебезнең теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтенә тискәре тәэсир иткән вакытта,  шундый спектакльәрнең булуы бик кирәк.
 
Бездә театр яратучы, зәвыкъне аңлый торган халык яши. Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова  сәхнә түрендә беренче адымнарын ясауга тамашачы аны  алкышларга күмә. Аннан режиссер куйган әсәрендә күңелләрне кыл тибрәтеп җибәргән урыннарында янәдән алкышлый башлый, беркемдә аны  мәҗбүриләми, тамашачы артист иҗат иткән образлар белән бергә яшәп, аларны уйнар өчен аларга тагын да илахый көч бирә, аны сөя, шуның өчен һәрвакыт алкышларга күмә. Спектакль бетте дигәндә, бер-ике минутлык  тынлык, халык уяна һәм алда сөйгән артистлары икәнен күреп, янәдән торып-басып, тагын да озак итеп  алкышларга күмә. Бусы инде рәхмәт алкышлары. Димәк милләтебез әле бик озак яшәячәк, ким-хур булмыйча бик озак гөрләячәк!
 
Чуашстанда яшәүче татарлар елына бер-ике тапкыр булса да  Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашып килә. Сәбәбе — республикабызның милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Кәрим Тинчурин театры дирекциясе белән тыгыз элемтәдә булу, аралашып яшәү. Казанда концерт фестивальләребез шушы театр бинасында үтсә, үзебездә аларның спектакльләре, ике якта отышта. Кирәк булса, стационарга тарихи театрның үзенә барып та спектакль карыйбыз. Ерак түгел бит, 160-180 км гына. Искиткеч! Аралашып яшәүгә ни  җитә?
 
Урмай мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бик гади, авылча төп йортка кайткан нигездә яшәүчеләр сыман шурбаларын пешереп, чәйләрен кайнатып, кыстап-кыстап  булган ризыклары белән сыйлап җибәрә беләләр. Мәшһүр артистларыбыз да бик гади, яратып киләләр. “Кара пулат” мәчетенә кереп  хәер-сәдәкаларын салып, әрвахларга дога укып чыктылар, җирле этнография экспозициясе белән таныштылар, хәтта Исламия апа Мәхмүтова туку станогы артына утырып яшьлеген искә төшереп, үзенең хатирәләрен сөйләргә дә вакыт тапты. Артистларның һәммәсе дә бик шәп уйный, җитәкче администраторлары, техник хезмәткәрләре, хәтта автотранспортларда алып йөрүчеләре дә үз эшләрен белеп, яратып эшлиләр. Афәрин, шәп! Киләчәктә дә шундый очрашулар насыйп булсын!
 
Фәрит Гыйбатдинов.
Чувашия Республикасы, Комсомол районы, Урмай авылы

---
Тинчурин театры
№ --- | 17.04.2018
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»