поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.04.2018 Авыл

"Урам чатында башым белән егылып, үлгәндә калдым"

Авылда фельдшерның дәрәҗәсе дипломлы табибныкыннан ким түгел. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, авыруның хәле начараеп китәргә мөмкин. Күп вакыт авыл табибларына әнә шулай ашыгыч ярдәм хезмәтен үтәргә дә туры килә. Бигрәк тә зур авылларда ярдәмгә мохтаҗ булучылар саны артканнан-арта бара.

Биектау районының Шәпше авылында төрле милләт вәкил­лә­ре яши. Заманында ул зур бистә булып санала. Монда читтән килеп урнашучылар шактый күп була. Алар өчен шартлар булдырырга тырышалар. Бүген искереп баручы бинада урнашкан фельдшер-акушерлык пунктының да ул чакта дәрәҗәсе зур була. Биредә теш табибы, терапевт, педиатр, гинеколог, физкабинет, процедура бүл­мәләре тулы көченә эшләгән. “Ул елларда табибка дип Биектауга йөрү юк. Чөнки үзебездә дә яхшы белгечләр бар иде. Чыпчык авылындагы участок хастаханәсенә дә күп йөрдек. Ул вакытта барысы да тәртипкә салынган, Шәпшедә дә табиблар күп иде”, – дип сөйли бу авылда 50 елга якын гомерен уздырган Сания Клещевникова.
 
Хәзер исә бу авыл халкына фельдшер Айгөл Фәттахова белән шәфкать туташы Наталья Стерлегова хезмәт күрсәтә. “Безнең өчен алар зур табиб. Нәрсә булса да, шулар янына йөгереп килеп җитәбез”, – дип сөйли Сания ханым. Бу сүз­ләр­не белми әйтми ул. Үзе дә һәр­даим табиб ярдәменә мохтаҗ. Бер ел элек күзләренә операция ясатып кайткан. Инсульт кичергән. Кан басымы йөдәтә. “Яшь чакта авыру уза да китә, картайгач кала икән. Күп чирләрне кичердем. Көзән җые­рып, өянәкләргә кадәр кузгала иде. Табиблар күзәтүендә торырга кирәк. Шуңа да кызлар янына көн дә киләм”, – ди ул. Өч бала үстергән Сания апаның сәла­мәтлеге солдат хезмәтен бетереп кайтырга биш көн кала үтерелгән улын җир­ләгәннән соң да какшый.
 
Шәпшегә Казаннан кайтып төп­ләнгән Людмила Туркина да олыгайгач табиб ярдәменә еш мохтаҗ булуларын сөйли. “Чир күп инде ул бездә. Иремдә – шикәр диабеты. Үземдә – кан басымы, йөрәккә операция ясаттым. Эш­ләгәннәр кая китсен инде ул?! 16 нчы заводта гына да 40 ел эш­ләдем, бөтен стажым 53 елдан артып китә. Үзебезнең медпунктта эшләүче кызларны төнлә дә чакырырга туры килә шул, – ди ул. – Путин һәрбер участокта бер табиб булачак дип әйтте. Безгә район да якын. Әмма анда чыгып йөгерергә машина кирәк бит. Ай­гөл үз машинасына утыртып та алып чыгып китә безне. Кайчак “Ашыгыч ярдәм” килгәнне көтеп ятып та булмый. Урам чатында башым белән егылып, үлгәндә калдым”.
 
“Мең ярымнан артык кешегә хезмәт күрсәтәбез. 300 бала, тагын шуның кадәр пенсионерыбыз бар. Өйдә ятып дәваланучылар да күп. Безнең участокта бер фельдшер, бер шәфкать туташы эшли. Шәфкать туташы булу да эшне берникадәр җиңеләйтә. Наташа хәрби хезмәт яшендәгеләр, мәк­тәп укучылары һәм бакча балалары өчен җаваплы. Бу вазифада ул 7 ел эшли. Өлкәннәр минем өстә. Моңа кадәр Казанда “ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшләдем. Бу тәҗрибәм бик тә ярдәмгә килә. Эш икебезгә дә җитә, кайчак өлгереп тә булмый. Кан басымы үлчәтергә килүчеләр күп. Язгы чорда бигрәк тә авырулар көчәя. Бигрәк тә салкын тигәннән һәм ОРВИдан соң бронхит, пневмония авырулары килеп чыга. Дәва­ланып бетмәгәнгә өзлегүчеләр дә бар. Авыруларга дәваны район табиб­лары билгели. Калган процедураны биредә башкарабыз. Көн саен 20 кеше укол ясатырга гына йөри”, – дип сөйли Шәпше авылы фельдшеры Айгөл Фәттахова. Шәпше белән янәшә урнашкан авылларда да авырмый тормыйлар. Аларга да ярдәм кирәк.
 
Айгөл Фәттахова чирләмәс өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, дө­рес тукланырга һәм су эчәргә киңәш итә. “Гел телевизор каршында утыргач, буыннар ката. Бездә хәрәкәттә – бәрәкәт дип яшәүчеләр дә бар. Әмма бөтенләй урамга чыкмаучылар да очрый, – ди ул. – Гәүдәне язу, мат­дәләр алмашы өчен дә хәрә­кәт­ләнмичә булмый. Диабет белән авыручылар күп. Моның өчен бары тик ашау­ны гына көйләргә кирәк. Ашагач та утырырга ярамый – шулай дип аңлатабыз. Дөрес тукланмыйлар, су аз эчәләр. Кан куеру, эч катулар бер-берсенә бәйләнгән”.

Рәсимә ГАЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.04.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»