|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2018 Фаҗига
Татарстанда бертуганнар пычак, бита, чүкеч тотып сугышкан: нәтиҗә аянычЧаллыда дүрт ир-атның үзара аңлашуы үлем белән төгәлләнгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. “Татар-информ” язуынча, кан коешлы аңлашу 8 апрельдә иртән ЗЯБ бистәсендә булган. Ике бертуган 29 һәм 26 яшьләрдәге туганнан-туган энеләрен аңлашуга чакырган. Алары да буш кул белән килмәгән - бейсбол битасы һәм чүкеч алганнар.
Бәрелешүдә ир-атларның берсе үлгән, тагын берсен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Җинаятьтә шикләнелеп, 45 яшьлек Сергей Леоненко тоткарланган. Ул җинаятькә катнашы барлыгын өлешчә генә таныган.
Тоткарланучы берьюлы ике маддә – “Үтерү” һәм “Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерүгә омтылыш” буенча шикләнелә.
--- |
Иң күп укылган
|