|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2018 Мәдәният
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Айрат Арсланов каберен зиярат кылачакИртәгә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның тууына 90 ел тула. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективы, аның ветераннары А.Арслановның Казанның Яңа Татар бистәсе зияратындагы каберен зиярат кылачак. АйратАрсланов хезмәт юлын Татарстан радиокомитетында диктор булып башлый, соңрак Г.Камал театрында актер булып эшли. 1961-1965 елларда – телевидение дикторы була. 1965 елдан Айрат Арсланов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты булып эшли башлый. 1991 елдан алып лаеклы ялга киткәнче Филармониянең халык коллективлары режиссеры була. Айрат Арсланов башкаруында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре Татарстан телевидениесенең «Алтын фонд»ында саклана. Айрат Арслановның вафатыннан соң, аның исемен мәңгеләштерү максатында, күп кенә чаралар узды. Казаннның яңа микрорайоннарында урнашкан урамнарның берсенә артистның исеме бирелде, ул яшәгән йорт диварына истәлек билгесе куелды, истәлек кичәләре узды, Мәрҗәни мәчетендә рухына Коръән уку мәҗлесе оештырылды.
Сезне күренекле артист, легендар нәфис сүз остасының каберен зиярат кылырга чакырабыз.
10 апрельдә 9.30 сәгатьтә Татар филармониясеннән зияратка махсус автобус китә. Килүчеләрнең очрашуы – зияратка керә торган капка янында 10.00 сәгатьтә. Айрат Арсланов кабере зияратның 31нче аллеясында урнашкан.
--- |
Иң күп укылган
|