поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
08.04.2018 Спорт

Футболда да, волейболда да “дуслык җиңде”

Үткән якшәмбедә “МТЛ Арена” спорт һәм күңел ачу үзәгендә “Халыклар дуслыгы” дип аталган спорт фестивале гөрләп үтте. Бу турнир 2011 елдан бирле уздырылып килә һәм аны оештыруда Самара өлкәсенең спорт министрлыгы, өлкә Халыклар дуслыгы йорты, өлкә волейбол һәм футбол Федерациясе катнаша.

Турнир спорт сөючеләрне берләштерә, дип юкка гына әйтмиләр. Күнегүләр вакытында һәм дусларча матчларда туган дуслык җепләре гомерлеккә күңелдә кала. Футбол яисә волейбол уйнаганда спортчының милләтенә дә, диненә дә артык игътибар итмисең, ә менә синнән яхшырак уйный белүе аны уздырып җибәрү теләген тудыра. Шуңа да, көндәшлек бар, әлбәттә. Алай булмаса, яшь кешедә футбол, волейбол белән мавыгу, һәвәсләнү кебек сыйфатлар тумас, ә уенның кызыгы калмас иде. Җәен шәһәребездә үткәреләчәк футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мондый чаралар бигрәк тә тирән мәгънәгә ия була башлый. Милли командаларның уйнау осталыгы бүген югары дәрәҗәдә, дип бәяли профессионал футболчылар да. Һәвәслек тә, ярыш кызулыгы да шуннандыр.

Быел беренче тапкыр волейбол һәм футбол ярышлары бер көнне узды. Фойеда Халыклар дуслыгы йорты тәкъдим иткән интерактив мәйданчыклар эш¬ләп торды. Милли баш кием¬нәре киеп фотога төшәргә, бу учреждениенең эше белән танышырга мөмкин иде.

Турнирны ачып, өлкә спорт министры урынбасары Андрей Харин, Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өл¬кәсе мө¬селманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Халык¬лар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров, “Самара өлкәсе азәрбайҗаннары лигасы” рәисе Ширван Керимов чыгыш ясадылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр, Башкортос¬тан дәүләт филармониясеннән кил¬гән “Караван-сарай” эстрада төркеме, «Минем Армения» фестивале җиңүчесе, халык¬ара һәм россиякүләм конкурслар лауреаты, Россия президенты һәм Самара өлкәсе губернаторы премиясе лауреаты Роза Цпнецян башкаруында милли җырлар, “Алпан” кавказ халыклары биюләре мәктәбендә шөгыльләнүче яшь артистларның дәртле биюләре спортчыларга да дәрт өстәп җибәрде бугай.
 
Футболчылар да, волейболчылар да, һәрвакыттагыча, каты көрәште. Алар бит бер-берсен беренче мәртәбә генә күрми, уен азарты аларны күптәннән берләштерә. Ә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән уенчылар финалга чыктылар. Волейбол турниры буенча Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте командасы башкорт Корылтае иҗтимагый оешмасының  “Салават Юлаев” командасын җиңеп, беренче урынны яулады. Ә пьедесталның өченче бас¬кычына “Манас-Ата” кыргыз халкына хәйрия ярдәме фонды командасы күтәрелде.
 
Футболда да татарлар беренче. Өлкә татар автономиясе каршында шөгыльләнүче “Идел” футбол командасы күп еллар буе беренчелекне беркемгә дә бирми. Быел да шулай булды. “Әрмән общинасы” региональ иҗтимагый оешмасының “Әрмән яшьләре Союзы” командасын җиңеп, ул кабат пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Өченче урынга украиннарның “Проминь” милли-мәдәни үзәге оештырган “Водограй” футбол командасы чыкты. Башыннан ахырына кадәр тәртипле, дуслык мохитында үткән турнир ахырында катнашучыларга дип¬ломнар һәм бүләкләр тапшырылды. 
 
Ярышлардан соң берничә өлкә телевизион канал коррес¬пондентлары репортажла¬рын: “Бу турнирда “дуслык җиң¬де”, - дип тәмамладылар. Дуслык җиңде, җиңүен. Тик татар футбол һәм волейбол командаларының беренче урын¬¬нарны алуы турында да әй¬теп үтсәләр, егетләребезгә ки¬ләсе ярышларга әзерләнергә тагын да күңеллерәк булыр иде, дип уйлыйм.
 

Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ --- | 08.04.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»