|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2018 Фаҗига
Өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булганПермьдә өстенә зур кар кисәге төшеп, тугыз айлык сабый һәлак булган, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Әлеге гадәттән тыш хәл 3 апрельдә шәһәрнең Киров районында булган. Сабый яткан коляскага йорт түбәсеннән зур кар кисәге төшкән. Нәтиҗәдә, нарасыйның башы имгәнгән һәм аны ашыгыч рәвештә балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. «Татар-информ» язуынча, табиблар сабыйның гомерен саклап калу өчен ике тәүлек көрәшсә дә, бала җан биргән.
Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Пермь хакимиятендә кар кисәге түбәдән түгел, ә бинаның балконыннан төшкән дип фаразлыйлар. Бу очракта идарәче компания түгел, ә фатирның милекчесе җавап тотарга тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|