поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
03.04.2018 Әдәбият

Тукай клубында Әхтәм Зариповның китапларын тәкъдим иттеләр

Китапларга Әхтәм Зариповның озак еллар дәвамында тупланган иҗаты – публицистик мәкаләләре һәм киносценарийлары тупланган. Телевидение режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зариповның «Чорсыз чорыбыз «физиологиясеннән» һәм «Өмет булсын юлдашың» китапларын тәкъдим итү кичәсе кино белән башланды. «ТНВ-Яңа гасыр» телеканалы төшергән документаль фильмны Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубына килгән тамашачы бер тында карады.

Китапларга Әхтәм Зариповның озак еллар дәвамында тупланган иҗаты – публицистик мәкаләләре һәм киносценарийлары тупланган.
 
Кичәдә Әхтәм Зариповның курсташлары – Камал театрының күренекле артистлары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова, халык язучы Рабит Батулла, танылган язучылар Роберт Миңнуллин, Вахит Имамов, Тәлгать Галиуллин һ.б.  катнашты.
 
 
 
Алып баручы Зимфира Гыйльметдинова кичәнең Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов инициативасы белән оештырылуын билгеләп үтте һәм беренче сүзне рәискә бирде. «Әхтәм Зариповның яза башлавына гаҗәпләнмәдем. Мин аның теләсә нинди эшне эшли алуына ышана идем. Әхтәм абый, сез театрга бармыйча, телевидениегә бармыйча каләм белән генә эш иткән булсагыз да, иманым камил, сез бүгенге көндә Татарстанның халык язучысы дигән исемне ала идегез», - диде Данил Салихов. «Мин шуңа күрә дә бу кичәне үткәрергә уйладым. Адәм баласы 70нең теге ягына чыккач та, әллә нинди эшләр эшләргә сәләтле. Роман язарга мөмкин икәнен ачып бирдең», - дип дәвам итте ул. Данил Салихов режиссер Әхтәм Зариповның китаплары тәкъдим ителгән кичәне тарихи көн дип атады. «Шушы көндә аксакаллар каршында басып торуым белән бәхетлемен», - дип тәмамлады ул чыгышын.
 
 
 
«Әхтәм Зарипов безнең әдәби-мәдәни дөньябызда беркемне дә кабатламый торган, халкыбызга хезмәт итә торган бөек бер шәхес. Аның хезмәтләре, миңа калса, астан да, өстән дә бәяләп бетерелмәгән, - диде халык шагыйре Роберт Миңнуллин. – Аның китапларында чын публицистика урын алган һәм алар халыкка бик озак еллар хезмәт итәчәк, чөнки алар чын публицист каләме белән язылганнар. Ул күтәргән проблемалар бу мәкаләләр язылганнан гына чишелеп бетмәс, аңа яңадан кат-кат кайтырга туры киләчәк».
 
 
Әхтәм Зариповның курсташлары Мәскәүдә укыган чакларындагы мәзәк хәлләрне сагынып искә алдылар.
 
Кичә ахырында авторның китапларына автосессия оештырылды.
 
Әхтәм Зарипов ике китабын да Рафис Корбанның «Илһам» нәшриятында чыгарган.
 
Мәгълүмат өчен. Әхтәм Зарипов 1935 елда Башкортстанның Илеш районында туган, данлыклы щепкинчы артистларның курсташы, гомере буе телевидение режиссер булып эшләгән, телефильмнар төшергән, телеспектакльләр әзерләгән. 
 
Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова, Рамил Гали фотолары)

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»