поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.04.2018 Мәдәният

Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык»ның сайлап алу турлары тәмамланды

Күптән түгел Яшел Үзәндәге Горький ис. мәдәният һәм халык иҗаты үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» ХVIII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең соңгы сайлап алу туры үтте. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронаты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза.

1 февральдән алып зона бәйгеләре Татарстанның 10 шәһәрендә булды: Казан, Азнакай, Зәй, Яр Чаллы, Минзәлә, Чистай, Балтач, Лаеш, Иске Чүпрәле һәм Яшел Үзән. Аларда бөтен республикадан 20 000 артык яшь талант катнашты. Район сайлап алу этаплары җиңүчеләре һәм суперфиналга юллама отучылар саны – 5500 лауреат. Фестивальнең төп бүләкләре өчен алар 8-13 апрельдә “Уникс”та көч сынашачак.

“Фестивальнең даими жюри әгъасы буларак, “Йолдызлык”ны бөтен Россия киңлегендәге уникаль мәдәни күренеш дип саныйм”, - дип билгеләде илнең танылган педагог-хореографы Владимир Аносов. 
 
 
Жюри рәисе, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина 2018 елны “Фестивальнең балигъ булу елы” дип атады. Аның әйтүенчә, бүген “Йолдызлык”та тәрбия алганнар үзләре остаз дәрәҗәсенә менә, Россиянең генә түгел, чит илләрнең иң мәртәбәле сәхнәләрендә чыгыш ясый. “Рузил Гатин бүген Ла Скалада эшли, вакыты бераз бушагач, мин аны Казан консерваториясенә мөгаллим буларак чакырырга исәплим”, - дип сөйләде ул.
 
 
Оештыручылар белешмәләренә караганда, быел фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләр саны 10 сайлап алу зонасының һәммәсендә дә 10-15%-ка арткан. Әйтик, Чистай районыннан узган елны 120 гариза теркәлгән булса, быел ул сан 360 менгән.
 
 
Унсигезенче «Созвездие-Йолдызлык» фестивале “Миллиончы катнашучы” лозунгы астында уза. Оештыру комитеты карары буенча, бу елның барлык катнашучылары да миллиончы дип санала.
 
 
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Фестивальдә катнашу бушлай, сайлап алу турлары җиңүчеләре киләсе турларда оештыручы хисабына катнаша: балалар ашау, яшәү урыны белән тәэмин ителә, алар өчен Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелә.
 
Россиядә фестивальнең аналоглары юк. Фестивальнең рәсми сайты — yold.ru, дип хәбә итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең матбугат хезмәте.
 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 02.04.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»