поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.03.2010 Сәясәт

ИМИНМЕ ИЛЕБЕЗ?

Моннан 15 ел элек 1 мартта танылган тележурналист Владислав Листьев үтерелде. Бу бөтен ил өчен шок булды. Аннан соң инде күпме депутат, журналист, хокук яклаучылар үтерелде. Әмма җинаятьчеләр һаман иректә. Хокук саклау органнары, көч структуралары тикшерү эше дәвам итә, дип тынычландыра.

Мин ул чорны бүгенгедәй хәтерлим. Ирекле журналист тикшерүләре, чын демократия, бәйсез матбугат чаралары яралган вакыт иде ул. Журналистларны тыңлыйлар, шул ук вакытта аларга яныйлар, хәтта эшләргә күпмедер дәрәҗәдә куркыныч булган чор. Дөрес, бүген дә журналист халкына дөреслекне җиткерү куркыныч гамәл булып тора. Бүген ул куркынычрактыр да әле. Чөнки сүз иреге чамалы. Түрәләр тарафыннан бүгенге вәзгыятькә идарә ителә торган демократия дигән атама уйлап табылды. Кемдер тарафыннан идарә ителә торган булгач, ул демократия дип атала ала микән? Минемчә, юктыр. Демократия булса, бары тик законнар белән генә идарә ителергә тиеш бит югыйсә.

 

В.Листьев иң югары рейтинглы тапшырулар авторы иде. Һәм ул ОРТ каналына җитәкче итеп билгеләнде. Бу постта бары тик 34 көн генә эшләп өлгерде. “Артык тыйнак, шул ук вакытта туры сүзле кеше иде”, – дип искә ала аны хезмәттәшләре. Ул телевидениедәге реклама базарын контрольгә алу өчен, ОРТны бер айга рекламадан азат итте. Тикшерүчеләр аның үтерелү сәбәпләренең берсен шунда күрә. Чөнки нәкъ менә реклама базарында кара акча әйләнә. Икенче фараз да бар: икътисадый мотив кына түгел, сәяси сәбәп тә булырга мөмкин. Ул чагында олигархлар власть бүлеште. Ил җитәкчелеген, республика түрәләрен үз кубызларына биетергә омтылды...

 

Кыскасы, бүген Владислав Листьев, Галина Старовойтова, Анна Политковская, Дмитрий Холодов һәм башка бик күп шәхесләрнең җинаятьчеләр кулыннан юк ителүе һаман да җиде кат йозак астында. Журналистлар үзләре дә бу җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнде, әмма җепнең очына чыгу мөмкин түгел. Ул вакытта “Совершенно секретно” тапшыруында эшләгән журналист Андрей Калитин программаның Листьев үлемен тикшерү белән шөгыльләнүен әйтә. Ләкин төрле инстанцияләрдән басым ясалуын, кисәтелүләрен исенә төшерә. “Әле дә җинаятьнең ачылуын теләмиләр. Бу кешеләр криминал структуралары белән буташып беткән. Алар бүген дә зур постларда утыра”, – дип уйлый Андрей Калитин. Тикшерү оешмаларында бу җинаять эше ябылмаган, диләр. Әмма ул ачылыр микән? Владислав Листьевның хатыны – татар кызы Альбина Назимова – бу сорауга бер төсле генә җавап бирә: “Юк”, – ди. Әмма Альбина ханым Русия хокук саклау органнарына, хакимияткә өметен өзсә дә, хөкем чыгачагына ышана. “Бөек хөкем бар бит. Иртәме-соңмы, бу адәмнәр ул хөкем каршына барып басар”, – ди ул.

 

Әйе, андый хөкем барына мин дә ышанам. Аллаһы барысын да күрә. Иң зур судья – Ул. Ләкин минем, Русиядә иминлегем өчен борчылмыйча, хокук саклау органнарына ышанып яшисем килә. В.Листьев җеназасында Русиянең ул чагындагы Президенты Борис Ельцин: “Сине саклый алмаганым өчен, мине гафу итүеңне сорыйм”, – дигән иде. Ельцин бик күп кешене саклый алмады шул. Хәзер дә саклый алмыйлар. Русия дөньяда хокук яклаучыларны, журналистларны заказлы үтерү буенча алдынгылыкны били. Бүген уйлыйм: Листьев барыбер безнең җәмгыятькә яраклаша алмас, иртәме-соңмы, аның башына җиткән булырлар иде. Шундый куркыныч илдә яшибез шул. Аннан аптырап сорыйлар: “Русияле нишләп үз ватанын яратмый?”, “Ник ул патриот түгел?”. Патриот булыр өчен, мине дә яратулары кирәк шул. Закон алдында бар да тигез булырга, хаклыкны даулап йөрергә түгел, ә ул минем янәшәмдә булырга тиеш. Инде җинаять кылынган икән, һәр җинаятьче табылып, үз хөкемен бу тормышта ук алсын. Корбаннар бандитларның табыласына өметен өзеп кул селтәп, Альбина ханым кебек, Аллаһы барысын да күрә, дип үз-үзләрен юатырга тиеш түгел.

 

Тыныч, имин, гадел дөньяда яшәсәк иде.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 8 | 03.03.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»