поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.03.2010 Мәдәният

ХӘЙДӘР БИГИЧЕВКА ДӘВАМЧЫ БАР

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җырчысы Илнар Ялаловка остазлары шундый бәя биргән. Мөслимдә сәнгать мәктәбе ачылышында Хәйдәр Бигичев репертуарындагы җырларны башкарган егеткә мәдәният министры Зилә Вәлиева да сокланган, иҗат уңышлары теләгән.

Халык аны “Кунак кыз” (Нур Әхмәдиев, Вил Усманов), “Белсәң иде” (Ләбиб Айтуганов), “Төшләреңә керсәм” (Гөлсәрвәр, Лилия Ахунҗанова) җырлары аша белә. Консерваториядәге укытучысы Венера Ганиева исә егетне һаман үсештә күрүенә соклана: “Укуын тәмамлавына ике ел узса да, күз уңыннан җуймыйм. Илнар халык җырларын иркен җырлый. Димәк, аңа алдан ук дөрес юнәлеш бирелгән. Сулышы киң, тембры бай аның. Мин аны Җик Мәргән, Галимҗан партияләрен дә башкарырлык егет дип уйлыйм”.

 

Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, диләрме әле, Илнарга, чыннан да, кечкенәдән сәнгать дөньясында кайнап үсәргә туры килә. Бүген әтисе Мөслим районы хакимиятендә мәдәният бүлеген, әнисе музыка мәктәбен җитәкли. Әмма мәктәп бусагасын атлап чыккач та, егет сәнгать дөньясына башы-аягы белән кереп китәргә ашкынмый әле. Әти-әнисе мисалында күреп тора бит: халык матурлык дип кабул иткән сәнгатьне тудыру җиңел хезмәтләрдән түгел. Аннан соң ул төгәл фәннәргә мөкиббән, шахмат буенча спорт остасы дәрәҗәсенә дә ирешкән. “Мин икътисад юлын сайлармын, мөгаен”,– ди ул өйдәге­ләргә. Шул ният белән Казанга юлга кузгалалар. Әнисе исә улын алдан консерваториягә сугылырга күндерә. Егетне тәүге мәртәбә тыңлаган Венера Ганиева аны башка уку йортына барып йөрмәскә, биредә калырга үгетли. Беркемне дә кабатламый торган тавышы, табигый сәләте белән азрак юнәлеш биргәндә зур үрләр яулаячагына шикләнми остазы. Шулай булып чыга да, опера театрында теләсә кем эшли алмый бит.

 

Әмма үткен тамашачы Илнар Ялаловның берзаман радио-телевидениедә популяр эстрада җырларын башкаруын, аннан соң югалып торуын шәйләгәндер. Моның үзенә күрә җитди сәбәбе булган. Ул Ләйсән исемле кыз белән йолдызлы гаиләләр санын ишәйткән икән. Берара бәләкәчләрен үстерү белән мәшгуль булганнар. Яңа тормышка җан өрү дә тормыш офыкларын киңәйтә, хәзер бабасы Мәүләви җырлаган “Шахта” көен, “Умырзая”ны, Хәйдәр Бигичев репертуарын якын күрә. Өстәвенә укытучылары аның башкару манерында бөек җырчы белән охшашлыклар таба, шу­ңа күрә ике куллап хәер-фатиха бирә. Әле яңа гына табадан төшкән “Күңелдәге эзләр” дискында “Җәйге урман” (Г.Сәйфуллин, Г.Зәйнашева), “Иң якты йолдыз” (Г.Ильясов, Р.Вәлиев), “Тынгысыз мәхәббәт урманым”(Ә.Шаһиморатов, Д.Булгакова) кебек Бигичев җырлары да кертелгән.

 

Илнарның бер үкенече дә бар. Ул әбисе Флераның өздереп гармунда уйнаганын мавыгып сөйләде, үзенең ничектер гармун белән җенләнергә җае чыкмаган икән. Моңа бәлки шахмат-шашка белән мавыгу да сәбәпче булгандыр.

 

Яшь җырчыларны, җырны ничек сайлыйсың, дигән сорау белән сынап карау гадәте бар бездә. Ул менә болай җавап бирде:

 

– Шундый шәп көйле, аранжировкалы җырлар бар. Сүзләренә колак салсаң, мәгънә юк. Мин көй белән сүзләре үрелеп барган, мәгънәле, аһәңле җырларны сайларга тырышам. Салмак, бормалы җырлар күңелемә бигрәк тә якын. Халык җырларына тартылу да шундый зәвыклы җырларга сусаудыр ул, мөгаен.

 

Илнар, тере тавышка җырлыйсыңмы, дигән сорауга да уңай җавап бирде. “Халык бит җыр тыңларга килә, кыланганны карарга түгел”,- ди ул. Актанышта яшь җырчы тәүге зур концертын куйган. Аңа иҗатташ дуслары – Венера Ганиева, Венера Шәмиева һәм башкалар ярдәм иткән. Казанда да концерт куярга исәпләп торалар. Ә андый зур чараны, читтән ярдәм булмаса, ай-һай, берүзең башкарып чыгып була микән. Бу яктан Илнар Ялалов бәхетле, чөнки аның таяныр гаиләсе бар. Әнисе Лилия – инде ничәнче ел “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленә балалар әзерләп чирканчык алган сәнгать белгече. Сеңлесе Айназ – “Продвижение” бию студиясе җитәкчесе. Абыйсыннан аермалы буларак, ул алдан икътисадчы һөнәрен үзләштерә, аннан соң барыбер әти-әнисе сайлаган юлны үз итә. Абыйсының концертларын бию белән бик оста бизи.

 

 Илнар сәнгать мөнбәренә төрле бәйгеләр яулый-яулый күтәрелә. “Йолдызлык”тан үсеп чыга, Ваһапов фестивалендә чарлана, хәзер “Татар моңы”нда көчен сынап карарга исәбе. Шуңа күрә тере тавышка чыгыш ясарга күнеккән җырчыга беренче тур өчен фонограмма яздырырга кирәк булган. Анысын гына эшли инде ул.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ | 02.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»