поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
16.05.2008 Җәмгыять

ТАТАРСТАННЫҢ КАЙСЫ РАЙОНЫНДА НИНДИ КЕШЕ ЯШИ

«Татар барда хәтәр бар» дигән исем астындагы мәкаләмне моннан ике-өч ел элек үк язган идем инде. Ул чакта төрле район кешеләренә характеристика бирдем. Әлбәттә, күп еллар юлда йөрүем, бихисап кешеләр белән аралашуым нәтиҗәсендә туган фикерләрне хакыйкатьнең соңгы инстанциясе дия алмыйм. Әмма шуны тәгаен әйтәм - татар халкының холык-фигыле яшәгән урынына бәйле рәвештә нык үзгәрүчән. Хәзер инде, Аллага тапшырдык, шуны исбатлап карыйм.

Азнакай

Азнакай кешесе вәкарь сакларга, дәрәҗәсен төшермәскә омтылучан. Ул үзенең нәрсә белән дә булса  кызыксынуын егылып үлсә да күрсәтми,  астыртын гына сүзне кирәк якка таба борып, әңгәмәдәше үзе сөйләп биргәнне көтә. Әгәр теләгенә ирешә икән, сабыйларча сөенә, әмма эчендәгесен бушатыргасалырга ашыкмый, һаман вәкарь саклый, мәгълүматны аз-азлап бирә. Гомумән, Азнакай кешесе бик ачылып китүчән түгел. Ә инде ачылып китә икән, яхшы  әңгәмәдәшкә әверелә. Килгән кешегә сынабрак карый торган гадәте дә бар. Тәнкыйтьне авыр кичерә. Артык ярдәмчеллеге белән дә аерылып тормый азнакайлар. Вәгъдә биреп котылу һәм ул вәгъдәне үтәмәү гадәти күренеш. Аның каравы Азнакай кешесе үтә дә кунакчыл. Ул кунак сыйлаудан чын-чынлап ләззәтләнә, аны әллә кайларга алып барырга, әллә кемнәр белән таныштырырга әзер. Тик бер шарты бар - кунак  ниҗитте кеше  булырга тиеш түгел. Чөнки азнакайлар шактый ук прагматиклар - беренче чиратта һәр нәрсәдән файда  эзлиләр. Шуңа күрә Азнакайга  ни дә булса  сорап бару отышлы түгел - чәй дә эчертми җибәрүләре бар.

Азнакай кешесе бераз мактанчыграк, бераз һавалырак. Кызып китә торган гадәте бар, әмма тиз суынучан да. Кызса, эчендәге иң яшерен уйларын да чыгарып сала. Бары шунда гына аның кем е икәнлеген чамалыйсың. Тик аның мәкере гадәттә самими була.

Артык  эш сөючән булмасалар да, үзләре өчен дигәндә нык кына тырыш, максатына ирешүчән халык. Муллыкка омтылучан.

 

Сарман

Азнакайның ызандаш күршесе  булса да, Сарманның табигате аерылып тора. Азнакайда  тау-калкулыклар күп. Мөгаен, шуңадыр, кешеләрнең холыклары да тигез генә түгел. Сарман исә тигезрәк ландшафтлы район, халкының холкы да тынычрак. Кызык инде - яшәгән җиренә карап кешенең холык-фигыле үзгәрә...

Сарман кешесе тыныч яшәргә ярата, тормыштан  зарлануны өнәми.  Шуңа да, Сарманнан редакцияләргә шикаятьләр аз килә. Әмма  катырак кыссалар, ул жалу гына язып калмый - ерак араларны якын итеп үзе үк килеп җитә. Хаклы икәнен сизсә,  азаккача көрәшә. Әмма вак-төяк өчен генә  тавыш чыгарып мәшәкатьләнми.

Сарман кешесе шактый  талантлы. Әмма табигый ялкаулык аркасында сирәге генә зур уңышларга ирешә. Хәер, сарманнар шөһрәткә артык кызыкмыйлар да бугай. Иң мөһиме, аларның җай гына агып барган тормышларына читтән килеп тыкшынмасыннар. Килгән кунакка бик мөкиббән  китү юк монда.  Ул бай яшәми, шуңа  бераз кысмыррак. Аны ярлы дип тә әйтә алмыйсың, чөнки байлык артыннан кумаса да, үзенә  җитәрлекне эшләп табарга сәләтле.

Сарманнар патриотлар - Илһам Шакиров якташлары булулары белән чиксез  горурланалар. Әгәр дә олуг  җырчы туган  авылның хәзер Тукай районына керүен исләренә төшерсәң, рәнҗиләр, аның үзләренеке булуын исбатлый  башлыйлар.

Кешеләрнең холкына яшәгән урыны гына түгел, күренекле якташлар да йогынты ясый. Әйтик, Тукай якташлары булгач, Арчадан иң күп язучы чыккан. Сарманнар исә җырга-моңга һәвәс.

Сарман кешесенең бик яхшы ягы бар - ул кылган яхшылыгыңны беркайчан да онытмый, ә менә начарлыкны искә төшермәскә тырыша. Бирелгән вәгъдәләр мәсьәләсендә сарманнар Азнакай кешесенә  охшаган - үтәп азапланмаска да мөмкин. Аның өчен  хәзерге минутта синнән котылып тору мөһим, ә  иртәгесен ишәк кайгырсын...

 

Мөслим

Мөслим кешесе бик нечкә күңелле, самими. Аны куандыру да, үпкәләтү дә  җиңел. Әмма ул ике хисен дә бик оста яшерә, битарафлык битлеге кия белә. Ул шәп әңгәмәдәш. Иң мөһиме, син аның шәхесенә кагылма, җанына тимә. Мөслим кешесе үзенең нечкә күңелле булуын юмор артына яшерегә тырыша. Кайвакыт ул юмор шактый  дорфа, әңгәмәдәшен кимсетерлек тә булырга мөмкин. Әмма аңа лаеклы җавап биреп, бу сүз уйнатуда җиңсәң, ул югалып кала һәм тулысы белән синең карамагыңа күчә. Шул ук  вакытта Мөслим кешесендә бераз тәккәбберлек тә бар. Әмма  монысы да нечкә күңелен яшерү өчен киелгән битлек кенә. Ул тәнкыйть сүзен авыр кичерә, димәк, тәнкыйть өчен сәбәп бирмәскә тырыша. Бу тырышлык кайвакыт нәкъ киресен   эшләп куя. Тәнкыйтькә юлыкмас өчен вәгъдәләрне сирәк бирә, әмма бирә калса, җиренә җиткереп үти. Мөслим   кешесенең холкында кунакчыллык  юк.  Чөнки ул чит-ятларны үз дөньясына, тормышына кертергә яратмый, килгән-киткәннән тизрәк котылу җаен карый. Әгәр уртак  тел  таба алсаң, ул яхшы дус та, шәп әңгәмәдәш тә була ала. Тик барыбер сүз көндәлек проблемалардан ерак китмәячәк - мөслимле күктән йолдыз чүпләп, хыялларга бирелеп утырмый, җир кеше булып күренергә тырыша. Югыйсә, аның гаярьлек битлеге артына яшерелгән нечкә күңеле  күренәчәк...

 

Актаныш

Актаныш кешесе тормышны  ничек  бар - шулай кабул итә белә. Ул җиңел яши. Юк, ТР Президенты М.Шәймиев якташы булган өчен  җиңеләйгән тормыш түгел бу,  ул үзе шундый. Дөньядан зарланмыйча, булганына сөенеп, югына артык көенмичә яши белү хас актанышлыларга. Байлыкка да артык исләре китми, хезмәт сөючәнлек белән дә аерылып тормыйлар. Ә менә күңел ачарга, кунак каршыларга булса, актанышлардан да шәп кеше юк.

Әгәр Робсон, Рабиндар, Маузер, Лемон, Лерон кебегрәк исемле кеше белән очрашсаң, туксан процент төгәллек белән аның Актаныш кешесе икәнен чамаларга була. (Ун проценты Азнакай һәм Мөслимгә кала). Хәзер анда Рево атлы бабайлар, Люция исемле әбиләр белән  очрашырга мөмкин. Ни өчен мондый исемнәр нәкъ менә бу төбәктә еш кушыла соң? Миңа калса, моның асылында актанышларның самими, һәр яңа эшкә энтузиазм белән алынуы,  җиңел ышанучанлыгы ята.  Иң кызыгы, бу  геннардан ук килә булса кирәк. Исбатлап карыйм.

Бу якларда күп авылларга Казан тирәсеннән,  чукындыручылардан качып килгәннәр нигез салган. Ә иң беренче чиратта кем күченгән? Яңа идеяне тиз эләктереп алучы, аңа җиңел генә ышанучы кешеләр. Бу самимилек буыннан-буынга күчеп килгән. Шуңа совет идеалларын да алар  җиңел кабул иткән, балаларына революцион исемнәр кушканнар: Лениза (Ленинские зоветы), Ленар (Ленинская народная армия), Энгель...

Актанышлыларның бик үк эшчән булмавы,  байлыкка кызыкмавы да бабаларыннан ук киләдер дип уйлыйм. Тормыш иткән  җиреннән кем җиңел генә күчеп китә ала? Әлбәттә, югалтыр әйберсе аз булган, ярлырак кешеләр. Ә кем ярлы? Әлбәттә эш дип үлеп  тормаган кеше. Геннарга каршы килеп булмый ул... Шул ук вакытта актанышлыларны ата ялкаулыкта да гаепләп булмый. Бигрәк тә уку мәсьәләсендә тырышлык зур.

Холык-фигыле буенча Актаныш кешесе керделе-чыктылырак - бүген ни сөйләгәнен иртәгә онытып җибәрергә дә мөмкин. Эчкерсез дип тә булмый үзләрен.  Бәхәсләшергә һәм өстен чыгарга ярата, сүз эзләп кесәгә керми. Бу як кешесе милләтпәрвәрлек белән аерылып тормый. Чөнки монда беркайчан да чукындыручы аяк басмаган, халыкка урыслашу янамаган. Хәер, актанышлар болай да кискен адымнарга бармыйлар - тынычлык сөяләр. Артык гаярьлек белән дә аерылып тормыйлар - аларда гади  җир кешесенә  хас  зирәклек бар. Ә бу исә бәла-казалардан коткара. Усаллык юк, әмма холкын бик  шома дип әйтеп булмый - бәргәләнү, үз гамәлләренә  бәя бирү, үз эчендә казыну хас.

 

Бөгелмә

Бөгелмә кешесенең холкында иң беренче күзгә чалынган нәрсә - зыялылык. Моның нигезендә, мөгаен, Бөгелмәнең элек-электән  өяз шәһәре булуы ятадыр. Монда халык кычкырып сөйләшми, атылып-бәрелеп каядыр чатыр чапмый. Тормыш акрын гына, үз агымы белән  бара кебек - аны ашыктыручы юк. Шәһәргә килеп керү белән аның бик пөхтә икәненә  игътибар итәсең. Хәтта каланың үзендә дә  зыялылык бар! Ә инде кешеләре белән аралашкач, аларның  яшәгән җирләре белән тулы рухи гармониядә икәнен күрәсең - алар бер ритмда яшиләр кебек.

Әмма бу зыялылык һәм  ашыкмаучанлык Казан кебек тиз ритмлы шәһәрдән килүченең ачуын чыгарырга мөмкин. Чөнки биредә, башка җирдә  өч сәгатьтә хәл итәсе проблеманың көне буена сузыласын көт тә тор. Аның каруы бөгелмәлеләр  эшне  җиренә җиткереп эшләячәк. Ә инде сүз бирсәләр,  һичшиксез үтәячәкләр. Әгәр берәр  гозер белән мөрәҗәгать итсәң, алар  төрле сылтаулар табып тормыйлар: була икән - була, юк икән - юк. Әмма үтенечеңне кире какканда үпкәләтмәскә, сәбәпләрен аңлатырга тырышалар. Килгән-киткән янында тел яшереп тору юк -  күптәнге танышлар кебек әңгәмә куерта башларга мөмкиннәр. ?Халыкны бай дип тә,  ярлы дип тә  бәяләп булмый - бертөслерәк күренә. Чөнки бөгелмәлеләр мактанчык түгел, булганын күрсәтеп, масаеп йөрмиләр - тыйнак кешеләр.  Бу тыйнаклык аларның эшендә дә чагыла - күп эшләп үлмәячәкләр...

Тагын күзгә чалынган бер нәрсә бар  - Бөгелмә картлар  шәһәре бугай. Биредә яшьләр күренми диярлек. Сәбәбе  гади - шәһәр бүгенге  тормыш ритмына җайлашмаган - яшьләр зуррак калаларга күчеп китәләр.  (Бөгелмә үзе дә кечкенә түгел, якынча 100 меңләп халкы бар диләр).

Мондагы халык тәртипкә шул чаклы ияләшкән,  юл аша чыкканда, "зебра"га аяк баскач як-ягына карап та тормый - үткәрәчәкләрен белә. Бер-ике тыкрык узып, ике-өч әбинең шундый кыланмышын күргәч, мин дә ирексездән җирле шоферлар кебек йөри башладым. Монда алар бөтенләй кагыйдә бозмый бугай - 40 дип язылган икән,  40 белән бара. Юл читеннән баручы җәяүлегә пычрак су чәчрәтеп, рөхсәт ителгәннән күпкә артык  тизлек белән чабучы  машинаны күрсәң, бел - бу килгән кеше. Бөгелмә шоферы алай эшләмәячәк. Монда  руль артында барганда да җирле  һәм килгән машиналарны аерып була. Бу каланың яшәү рәвеше башкалардан  шул чаклы нык аерыла.

 

Балык Бистәсе

Блокнотымны актарып утырам. Узган ел барганымда Балык Бистәсе кешесе хакында болайрак язып куйганмын: "Конфликтларга кермәскә тырыша, дипломатиягә ия". Быел баргач шуны сынап карадым - махсус бәйләнеп йөрдем. Ялгышмаганмын икән - гади халык та, түрәләр дә гауга чыгарырга теләмиләр, тизрәк тынычландырырга ашыгалар, хәтта ярдәм итәргә дә әзерләр. Ә бу бистәлеләр өчен зур күрсәткеч. Чөнки Балык Бистәсе кешесе бераз эгоистрак, үзе өчен генә яшәүче, башкаларны үзенә кирәктә генә искә төшерүче кеше. Ул беркем белән канга-кан дошманлашмаячак,  дус итеп артык якын да җибәрмәячәк - нейтралитет саклауны кулайрак күрә. Кызыклы әңгәмәдәш булырга мөмкин. Әмма эчендәгесен чыгарып салуына  өметләнмә. Усаллык юк, булса да ул аны яшерә, бераз астыртын. Тырыш кеше, тик ул тырышлык үз файдасына гына юнәлтелгән. Шөһрәт сөю дә юк түгел, аз гына мактанып алырга ярата. Ул үзе моны мактану дип түгел,  ә бары тик фактларны констатацияләү итеп кенә кабул итә. Үз-үзенә ышанган кеше. Нигезе дә бар - ул рухи яктан көчле. Тик  шактый астыртын буларак  хәтта көчен  дә яшеребрәк яши.

Мөгаен, моның нигезендә  озак вакытлар урыс белән иңгә-иң яшәү ятадыр. Бу якларга урыслар иң беренчеләрдән булып килеп урнашкан бит.  Әле ул чакта "толерантлык" идеяләре дә булмаган, татар кыерсытылган. Чулманнан рухи көч алган  халык, үзенең көчен дә, уй-фикерләрен дә яшерергә өйрәнгән. Башкаларны  күрмәмешкә салышу аша үзенең дәрәҗәсен саклаган, баш имәгән.

Әле дә Балык Бистәсе кешесенең беркемне дә күрмичә, хаксыз булса да үзен хаклы санап юлдан баруын карау  кызык. Бигрәк тә рульдә йөргәндә нык күзгә ташлана бу. Ул кагыйдә бозып, синең як полосага чыгып өстеңә килә,  җитмәсә утларын кабызып юл бирүне таләп итә. Әгәр  нервыларың нык түгел икән,юл  бирәсең. Әмма хаклы икәнеңне белеп  юл сапмасаң, кырыйга ала - конфликтларга керми ул. Әмма юлда ул хаклы икән, синең ярдәмгә мохтаҗ икәнеңне күрсә дә, хәлеңә  кермәячәк. Кайчакта ул ярдәм бераз гына тизлекне арттырып узып китүдән гыйбарәт була, син аның узганын көтеп бозлы  дамбадан менеп киләсең, туктарга ярамый... Юк, чукынса да тизрәк узып юл  бирмәячәк! Кеше  өчен кыл кыймылдату да аның планнарына керми. Үзенә ярдәм итүне исә тиешле гамәл буларак кабул итә.

Балык Бистәсендә халык бай яшәми. Бу ялкаулыктан түгел, монда  халык тырыш. Аны үзеннән көчлерәкләр килеп талыйлар - ул карышмый, шулай күнегелгән, конфликтларга  керергә  яратмый. Шикаятьләрне аз яза - белеп алулары бар. Әгәр дә белдертмичә генә эшли алса, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячак. Шуңа күрә  Балык Бистәсе  районында (күп районнардан аермалы буларак) сайлауларның ничек узасын алдан әйтеп кую кыен - яратмаган кешесенә үлсә дә тавыш бирми. Бер елны район хакимен дә шулай алып аттылар.

Биредә вәгъдә бирергә яратмыйлар -  дипломатлыкларына каршы  килә - әгәр үти алмасаң үпкәләүләре бар, ә үпкәчел кешенең үчле булуы да бик мөмкин...

Бистәлеләр, башкаларга артык  өмет  багламый гына үз көннәрен үзләре күрә белүче кешеләр.  Иманым камил, мондый кеше кая гына барса да югалмаячак, аның рухы, үзәге нык. Ул Чулманнан көч, табигый зирәклек, мәкер алган...

 

Саба

Саба кешесенең тышкы кыяфәтенә карап б  хаталанырга мөмкин - ул  бик  гади күренә.  Әмма син аның күзләренә кара - алар сине чишендереп, үтәли тишеп карыйлар.  Бу карашны, хәтта, бераз оятсызрак дип тә бәяләп була. Аның самими, гади генә  йөзенә,  үз-үзен  тотышына бу күзләр  бөтенләй ят кебек.

Мин Саба якларында күп тапкырлар булдым, блокнотларга шактый күзәтүләрем язып куелган. Кайбер язмаларымда бераз үзгәрешләр дә бар, әмма күз карашы хакындагысы барысында да бер үк. Саба  кешесе шактый самими, нечкә күңелле, ихлас тоела.  Тик эчтән ул бөтенләй башканы уйларга, сине сынап карарга мөмкин. Кайчагында дорфа гына сорау да биреп куя һәм бу сорау нәкъ син теләмәгәне булып чыга. Бу усаллыктан түгел, сынауның бер  өлеше генә. Әгәр сынауны узсаң, ул сине чын күңелдән якын күрә, бөтен эч серләрен сөйли. Сынауны узмавыңны да сиздерми - бары тик карашы гына шул килеш кала.

Хәер, Сабалар белән дус булу әллә ни зур байлык түгел. Үзенә кирәктә ул сине үз алдыңда ук сатарга да мөмкин. Катлаулы кешеләр. Бер яктан карыйсың - ярдәмчел, кунакчыл, ачык чырайлы,  җор телле, икенче яктан карыйсың - эчтән генә ул үзен синнән күпкә өстенрәк саный.

Саба кешесе гайбәткә керүдән, сүз чыгудан шүрләүчән. Монысы да катлаулы холкының бер чагылышы. Гадәттә, башкаларга өстәнрәк караучылар кеше теленә керүдән курыкмыйлар. Урысның "хитрый татарин" дигән гыйбарәсе Саба кешесенә тулысынча туры килә - ул хәйләкәр.  Үз файдасына дигәндә теләсә кемне алдарга  мөмкин.

Казан ханлыгын урыс яулап алганнан соң, беренче чукындыручылар бу төбәккә килеп  төшкән. "Чукындыручы  көндәлеге"нә караганда, Сабадагы байтак авыллар  җиңел генә чукынганнар. Тик Әби патша дин иреге бирү белән, инде ике-өч буын керәшен булып яшәгәннән соң, кире Исламга кайтканнар. Алар бу очракта да дошманны алдаганнар.

Саба кешесенең нечкә күңелле булуын әйтеп уздым. Ул спектакльне дә чын күңелдән, бирелеп, сәхнәдәге вакыйгаларга ышанып карый ала. Тик эчтән барыбер кырыслыгын, ныклыгын  җуймый. Әле генә елый-елый мелодрама карап утырган кешенең күзләренә карап әллә  нинди гаеп  ташла, әшәке сүз әйт - кызарып та чыкмаячак, бары тик сынап, үтәли  тишеп караячак кына. Аны чыгырыннан чыгару  шактый авыр эш бугай. Ул, мөгаен, яуда дошманын  ачуланмый гына, елмаеп кына үтерә алгандыр...

 

Теләче

 Теләче кешесе Сабаныкыннан әллә  ни аерылмый. Шул ук караш, шул  гамәлләр. Башкаларга өстән карау гына кимрәк һәм бераз куркаграк кына бугай. Анда югарыдагы начальствога хәбәр итмичә бер эш тә эшләнми кебек. Үтә милләтпәрвәр дип тә әйтеп булмый - чиста татарныкы дигән Теләчедә татар  кешеләренең үзара урысча сөйләшүен күреп шактый гаҗәпләнәсең. Тырыш, уңган халык, эшне  җиренә җиткереп эшли беләләр. Уен-көлке сөяләр, әллә нинди проблемалар белән баш катырырга яратмыйлар. Хәер, болар барысы да Саба халкына да  хас сыйфатлар инде...

 

Лениногорск

Лениногорск яшь  шәһәр һәм яшьләр каласы. Шуңа да бераз гына демократрак. Монда вак-төякләргә әһәмият биреп тормыйлар бугай - яшьлек вакчыллыкны күтәрә алмый. Халкы ачык йөзле һәм кунакчыл. Иң мөһиме - толерант дип таптым. Ничә  тапкыр табын артында урыслар, татарлар бергә утырып, татарлар үзара татарча, урысларга  кагылышлы булса гына урысча сөйләштек. Иң гаҗәбе, берәү дә моны гайре  табигый хәл дип кабул итмәде. Башка җирләрдә гел бер сүзне  ишетеп ияләнгән идем: имеш, "это неприлично" ("Неприлично"ның ничек булганын аңлатып та  туйдым).

Лениногорск каласы бик кызу  темпта яши - яшьләр байлыкка, матур тормышка омтылалар. Иң мөһиме - уңышка ирешәләр. Мишәр ягы булгач, бераз усаллык, хөсетлек тә юк түгел. Кешеләр бер-берсеннән көнләшеп байлык туплый. Минем сабакташларым арасында гына да алар   өчәү  иде. Гел акча турында сөйләштеләр. Бу тема аларның йөрәгенә якын  булса кирәк. Әлеге төбәккә үз гомеремдә  өч-дүрт тапкыр килдем һәм һәркайсында  акча хакында әңгәмә куертучы шул сабакташларым белән очрашкандай булдым - күпчелек бер үк темага сөйли.

Лениногрск халкын сүзгә саран дип булмый, сөйләшәләр. Әмма аларга кызыклы темалардан тайпылсаң, синең барлыгыңны да оныталар. Кунакка килеп  төшсәң дә  шулай - хәл-әхвәл сорашып, бер кат сыйлап алгач, үз ирегеңә куялар. Монда кеше ирек сөючәнрәк, башкаларга бәйләнергә, үзләрен көчләп тагарга яратмыйлар. Ярдәм сорамавың хәерлерәк - мең сәбәп табып кире кагачаклар.

Тулаем алганда, тормыштан бик канәгать халык дип тә әйтеп булмый - зарланырга, кемнедер сүгәргә, тәнкыйтьләргә яраталар.  Тик бу аларга күңел ачып  яшәргә комачауламый. Ә бәйрәмнәрне монда яраталар бугай. Чөнки ике килүемдә бәйрәмгә эләктем һәм күңелле  генә ял итеп киттем. Нефть өстендә утырган каланың каралмаган, урамнары чистартылмаган булуы гына кәефемне кырды. Әмма биредә мондый вак-төяккә генә  игътибар итмиләр.

Аннан соң, бу төбәк кешесенең холкын билгеләү дә авыр - нефть ягы булгач килгән кешеләр күп. Алар  исә һәр җиргә  үз гореф-гадәтләрен алып киләләр. Бу җирле халыкка да йогынты ясый. Әмма бер якларын  төгәл генә  әйтеп була - холык керделе-чыктылы, бик тиз кызып китәләр һәм шулай ук тиз суыналар да. Үпкә, үч саклап йөрмәсәләр дә, җае чыкканда төрттереп алалар. Телгә-сүзгә шактый үткеннәр, чаялар...

 

P.S. Бусы соңгы араларда еш булып, күп кешеләр белән аралашып  йөрүдән алган тәэсоратларым иде. Һәркем дөньяны үзенчә күрә бит, мин дә кешеләрне шушылай күрдем. Әмма моны әле  төп-төгәл диагноз дип әйтеп булмый, бары тик һәр төбәкнең уртача кешесенең холык-фигылен үземчә бәяләдем. Үпкәләштән түгел, усаллык белән язмадым..

 

Фотода: Үзеңнең районың халкына хас булган үткенлек сыйфатлары хәтта тракторчыны бакча сукаларга "разводить" иткәндә дә кирәге чыга (Данил Сәфәров фотосы).


Искәндәр СИРАҖИ
Татарстан яшьләре
№ 60 | 15.05.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»