|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.03.2008 Хатлар
ЕРТКЫЧ ӘХТӘМИнде күп сулар агып, байтак җилләр иссә дә, әлеге фаҗига бүгенгедәй хәтеремдә. Мөслим районының Октябрь җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган елым иде бу. Беркөнне авылда: "Габделгали Зәйнәбен үтергәннәр!" – дигән коточкыч хәбәр таралды. Зәйнәп апа ахирәте Шәмсебану апа белән Әндреш авылы янындагы урманга утынга барган. Кечкенә чаналарын юл читенә калдырып, урман эченәрәк кереп, коры утын җыя башлаганнар. Йөкне бәйләп кузгалганда, күктән иңгәндәй, яннарына Әндреш кешесе Әхмәт килеп чыккан. Озын, таза бәдәнле ир затын күрүгә, бераз каушап калган утынчылар. Җитмәсә, ирнең иңсәсендә ау мылтыгы да бар бит әле. Башта итагатьле генә исәнләшкән Әхтәм, "гөлкәйләрем" дип эндәшкән. Шуннан соң Шәмсебану янына килеп, аны үбә-коча башлаган. Шактый таза гәүдәле хатын Әхтәмне этеп җибәргән дә, читкә йөгергән. Инде чират Зәйнәпкә җиткән. Бу таза, матур хатынны көчләргә үк ниятләгән ерткыч. Ике арада тартыш башланган. Җан ачуы чыккан Зәйнәп, бер мизгелдә Әхтәм "ятьмәсеннән" ычкынган да, Шәмсебану артыннан йөгергән. Кинәт бөтен урман эчен яңгыратып мылтык аткан тавыш ишетелгән. ...Зәйнәпнең канга баткан үле гәүдәсен авыл клубына кайтарып куйдылар. Авылның яше-карты кайнар яшь түкте ул көнне. Урманга качып кына җәзадан котыла алмады Әхтәм. Эләктереп алып, ун елга ирегеннән мәхрүм иттеләр аны. Зәйнәпнең бердәнбер кызы Вәсимә әбисе белән бабасы тәрбиясендә үсте. ...Срогы тулар-тулмастан кайтып төште бит Әхтәм авылга. Акылга утыргандыр, дип уйлады авылдашлары. Юк икән шул. Бөкрене кабер генә төзәтә, диләр. Хактыр, мөгаен. Кайтуына ярты ел дигәндә, янә дүрт хатын-кызны көчләп-мәсхәрәләп, хөкем каршысына басты бәдбәхет. Соңгы эшен Татарстанның Югары суды карады. Җәмәгатьчелек гаепләүчесе буларак, суд утырышында мин дә катнаштым. Үзем белгән җинаятьләре турында энәсеннән җебенә кадәр бик тәфсилләп сөйләдем. Бу юлы Әхтәмне атарга хөкем иттеләр. ...Еллар үтте. Әлеге вакыйга инде онытылып та бара иде. Тик беркөнне: "Әхтәм исән, аны атмаганнар икән" дигән хәбәр таралды. Ул да түгел, куркыныч җинаятьче авылга үзе кайтып төште. Мин ул чакта мәктәп директоры булып эшли идем. Бер җирлектә яшәгәч, Әхтәм белән очрашырга да туры килә. Әмма минем аңа, аның миңа сәлам биргәнебез юк. Шулай да, бер тапкыр юлларыбыз кисешкәндә: "Кара әле, энекәш, синең судта сөйләгәннәреңне онытмадым әле мин, онытмаячакмын да!" – диде бу миңа. Инде шактый таушалган картның мәкерле кинаясенә әлләни игътибар итмәдем. Тормышым иминлегенә куркыныч тудырыр дип башыма да китермәдем, хәтта. Әмма ялгышканмын... Кыш иде. Кичке мәктәптә ике сәгать укытып чыктым да, берьялгызым Әндрештән кайтып барам. Тирә-як тып-тын. Кар өстенә тулган ай нуры сибелә. Менә Дусай елгасы аша салынган күпергә дә килеп җиттем. Чү! Ни булды? Атым, колакларын шомырайтып, тынычсызланып куйды. Шул мизгелдә чана үрәчәсенә күсәк белән суктылар. Ат алга ыргылды, мин өнсез калдым. 30-40 адымнар киткәч кенә туктата алдым күк алашаны. Шунда гына чанага ябышып килгән кеше гәүдәсен күрдем. Бу – Әхтәм иде. Чытырдатып чанага ябышкан кулларын аякларым белән типкәләп ычкындырдым да, атымны куаладым. Корбанын ычкындырган ерткыч юл уртасында басып калды. Бу турыда беркайчан да беркемгә дә сөйләгәнем юк иде минем. Куркыныч җинаятьче өстеннән шикаятьләр дә язып маташмадым. Чөнки безнең илдә кеше үтерүчеләрнең иреккә чыгып, кабат шундый ук гамәлләр кылып йөрүләре турында ишетеп тә, укып та яхшы белә идем инде.
Ягсуп МОРТАЗИН, Бөгелмә. |
Иң күп укылган
|