поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.03.2018 Мәдәният

“Дуслык күпере” фестивале Россиянең унике шәһәре аша үтәчәк (ФОТО)

“Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале Россиянең унике шәһәрендә үтәчәк. Бүген бу хакта Татарстан халыкларының Дуслык йортында уздырылган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясен Ваһапов фестивале фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов алып барды, дип хәбәр итә Татар-информ.
 
 
Матбугат конференциясендә фестивальнең сопродюсерлары – Рифат Фәттахов белән Айдар Шәйдуллин, күренекле артистлар Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов катнашты.
 
 
“Фестиваль Мәскәүдә - төп сәхнәбез булган Кремль сараенда башлана һәм татарлар белән башкортлар яшәгән 11 төбәк аша уза. Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе һәм 18 апрельдә Казанда тәмамланачак, - дип таныштырып үтте фестивальнең сопродюсеры Рифат Фәттахов. – Фестивальнең үзенчәлеге шунда – ул дәүләт тарафыннан якланган иҗтимагый проект. Фестивальне беренче булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яклап чыкты. Яклаучыларның берсе - Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов”.
 
 
Рифат Фәттахов ике республика җитәкчесенә дә чакырулар тапшырылганлыгын әйтте. Аларның фестиваль концертларының берсен тамаша кылулары мөмкин. Әлегә аларның катнашуы-катнашмавы турында төгәлрәк мәгълүмат юк.
 
Фестивальдә танылган татар-башкорт артистлары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Илһам Вәлиев катнашачак. Программада - татар артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, ИлСаф, Иркә, Раяз Фасыйхов, Марсель Вагыйзов, Илсөя Бәдретдинова, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Айсылу Габдинова катнашачак.
 
 
Мәскәү һәм Казан концертларының махсус кунаклары – Ренат Ибраһимов, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Эльвин Грей һәм Халидә Бигичева. Тамашаның режиссеры – Радик Бариев.
 
Рифат Фәттахов фестивальнең татар һәм башкорт телләрендә барачагын ассызыклады.
 
 
Айдар Шәйдуллин фестивальнең гади концерт кына булмыйча, оркестр һәм ансамбь катнашкан зур тамаша булуын вәгъдә итә. Чыгышлар нигездә тере тавыш белән башкарылачак, әмма тулысынча түгел. 
 
Оештыручылар фестивальнең бюджетын әйтмәделәр.  

"Дуслык күпере"нең гастрольләр графигын исегезгә төшерәбез:
7 апрель – Мәскәү, Кремль сарае 
 8 апрель – Пенза , ЦКиД
 9 апрель – Ульяновск , ДК «Губернаторский»
10 апрель – Самара , ДК Кирова
11 апрель – Оренбург , Филармония
12 апрель – Стәрлетамак , ГДК
13 апрель – Уфа ,ГКЗ «Башкортостан»
14 апрель - Екатеринбург, КЗ им. Лаврова
15 апрель - Төмән,ДК «Железнодорожник»
16 апрель – Чиләбе, Театр ЧТЗ
18 апрель – Казан , КРК «Пирамида»
 
Фотограф: Александра Живушкина 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»