поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.03.2018 Әдәбият

Чаллыда Нәҗип Мадьяровның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә булды

Чаллы шәһәрендә үзәк шагыйрь, прозаик Нәҗип Мадьяровның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә булды. Иҗатта да, тормышта да ихлас, гади, изге күңелле шәхесне искә алу чарасына Чаллы язучылары, сәнгать эшлеклеләре, мәктәп укучылары, студентлар килгән иде.

Китапханә залындагы һәркемнең күңеленә иң нык тәэсир иткән мизгелләрнең берсе – кичә башында Нәҗип Мадьяровның үз тавышы белән шигырьләр укуы булды. Шундый мөмкинлек тудырганы өчен бакыйлыкка күчкән бик күп каләм ияләренең тавышларын язмада кадерләп саклаучы шагыйрә Әлфия Ситдыйковага рәхмәт.
 
 
Шигъри сүз белән ачылып киткән кичәне Нәҗип Мадьяровның “Сабакташлар”  җыры дәвам итте. Бу искиткеч матур, мәгънәле җырны көй авторы үзе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров башкарды. Аларның уртак иҗат җимешләреннән булган “Сагыну”, “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” һәм башка җырлар Салават Фәтхетдинов, Газинур Фарукшин кебек танылган җырчыларның репертуарыннан төшми. Бу Нәҗип Мадьяровның  җырлап торган шигырьләр остасы икәнлеген раслаучы дәлил.  
 
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин да чыгышының башында ук игътибарны  нәкъ менә Нәҗип Мадьяровның җырларына юнәлтте: “Иҗатын, гомерен татар халкына багышлаган Нәҗип ага Чаллыда җырлары аша танылды, – диде ул. Сиксәненче елларда аның җырларын белмәгән, җырламаган яшьләр булмагандыр. Ул бихисап күп очрашуларга чакырулы иде. Һәм һәркайсында диярлек аңа бирелгән беренче сорау “Җыр ничек языла?” булды. Серле генә елмаеп, көйли-көйли, тыңлаучыларны авызына каратып, шигырь төзелеше, аһәң, моң турында  сөйләр иде шагыйребез...”  
 
 
Факил Сафин мәңгелеккә күчкән каләм ияләрен онытмыйча, иҗатларын барлап, олылап, искә алу кичәләре уздыручы үзәк китапханәгә, оештыручы, алып баручы Роза Хәмидуллинага, һәрбер чарада актив катнашучы язучыларга, укучыларга рәхмәтен дә җиткерде.
 
Аннан соң бер-бер артлы сәхнәгә менгән шагыйрьләр, язучылар Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхияр, Рубис Зарипов та Нәҗип Мадьяров турындагы якты  истәлекләре  белән уртаклаштылар. Каләмдәшләре, дуслары Нәҗип ага хакында сөйләгәндә: нечкә күңелле, талантлы, җор телле, ярдәмчел, көләч йөзле, юмор хисенә бай кебек эпитетларны бихисап күп тапкыр кулландылар һәм чын йөрәктән аны юксынуларын әйттеләр. Рубис Зарипов исә Нәҗип Мадьяров сүзләренә язылган, Казан каласының меңьеллыгына багышланган, “Казаным” дигән җырны да яңгыратты. Чыннан да, чын шагыйрь сүзләренә язылган җырларны тыңлау җан рәхәте! Бүген сәхнәдән, радиодан яңгыраган күп кенә җыр-такмаклардан аермалы буларак, ул шигырьләргә тирән мәгънә салынган. Алар стиль ягыннан камил, аһәңле.
 
 
1928 елның 3 мартында Әтнә районының Кызыл Утар авылында дөньяга аваз салган һәм гомере буе туган ягын өзелеп яраткан, табигатенә сокланып иҗат иткән, якташлары белән горурланып, аралашып яшәгән шагыйрьне искә алу кичәсе туган якны  данлаган  җыр белән тәмамланды. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова башкарды.
 
Кичәдә катнашучы һәммә кешенең уй-теләге бер иде: шагыйрь, журналист, прозаик, балалар һәм  олылар өчен нәшер ителгән утызга якын китап авторы Нәҗип Мадьяровның рухы шат булсын, әсәрләре онытылмасын, исеме киләчәккә барсын.   
 
Г. Абдуллина 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»