поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
16.05.2008 Матбугат

"ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!": ЯҢА КӨНГӘ - ИЗГЕ НИЯТ БЕЛӘН!

Берьюлы өчәү! "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесенең "Хәерле иртә!" тапшыруында берьюлы өч яңа алып баручы барлыкка килде. Илшат Әюпов, Роза Әдиятуллина һәм Раил Өметбаев. Дөрес, Роза белән Раилне тамашачылар күреп белә инде, ә менә Илшат - каналның өр-яңа йөзе. Алар иртәнге программага нинди фикерләр белән килеп керде?

Илшат Әюпов: - Мин "Хәерле иртә!" тапшыруына кастинг аша эләктем. Дөресен әйтим: программаны моңа кадәр бик яратып карый идем һәм хәтта үземне алып баручы итеп куеп караганым да бар. Менә туры килдем бит, ә!

 

- Илшат, сез Яр Чаллыда яшисез. Гаиләгез дә шунда. Яңа шәһәргә ияләшү авыр барамы?

- Мин бит Казанга килмим - кайтам. Башкала минем өчен яңа шәһәр түгел. Мин биредә туганмын, студент елларым биредә үтте. Чаллыга күченгәч, Казанны ташлый алмадым. Атнага бер булса да Казаныма кайтып килмәсәм, нидер җитми башлый иде. Хәзер менә эш буенча йөрергә туры килә - Аллага шөкер!

 

- Роза, "Һава торышы"ннан киткәч, тормышыгыз каты үзгәрдеме?

- Бу үзгәреш кенә түгел,  ә тормышның 180 градуска борылуы дип әйтер идем! Соңгы тапкыр туры эфирда 18 яшемдә эшләгәнмен икән бит! Анысы да берничә минутлык кына тапшыру булды. Шушында тиргә-суга батып, дөр-дөр килеп дулкынлануымны күрсәгез!.. Хәзер исә 2 сәгать дәвамында туры эфирда эшләргә кирәк, һәм шунысы кызык: "Хәерле иртә!"дә үземне суда йөзгән балык итеп хис итәм.

 

- Раил, сезне кайда гына күрмәдек: "Татарлар" тапшыруында да, "Хәерле иртә!"дә "Пәрәвез" сәхифәсен дә алып бардыгыз. Соңгы арада "YZЕБЕZ" проектын эшли башладагыз...

- Аллага шөкер, эш күп! Эшләргә мөмкинлек булуына сөенеп туя алмыйм. "Хәерле иртә!" тапшыруына алып баручы булып килеп керүемә чиксез шатмын. Мин моны тамашачылар белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге итеп кабул итәм. Иртән торып меңләгән кешегә күтәренке кәеф өләшү - зур бәхет бит ул!

 

- Сезнеңчә, иртәнге тапшыру нинди булырга тиеш?

И.Ә.: - Тамашачыда яхшы, күтәренке кәеф булдырып, көн дәвамына җитәрлек позитив энергия бирү - "Хәерле иртә!"нең төп бурычы. Алып баручыларның кыяфәте, сөйләгән сүзләре, кунаклар белән әңгәмәләре кызыклы һәм файдалы сюжетлар белән гармониядә булырга тиеш.

Р.Ә.: - Иртәнге тапшыру бик дәртле, җиңел, киңәшләргә, юморга, мәгълүматка бай булырга тиеш. Иртән телевизор кабызган тамашачыда  тапшыруны баштан ахырына кадәр карап бетерерлек теләк туарга тиеш. Алып баручыларга килгәндә: елмаю - менә хикмәт нәрсәдә. Тамашачыны 32 тешлек елмаю белән каршы алсаң, барысы да шәп булачак! Без, алып баручылар, сезне, тамашачыларны, яратырга тиешбез. Фәкать шул очракта гына тамашачы һәм алып баручы арасындагы элемтә көннән-көн ныгыячак.  

Р.Ө.: - Иртәнге тапшыру - ул иртәнге булырга тиеш. "Хәерле иртә!" белән бергә яңа көн башлана, ә димәк, алда - вакыйгалар, яңалыклар, шәхесләр, ачышлар, шатлыклы һәм үкенечле хәбәрләр. Боларның барысына да тамашачыны без әзерлибез. Төн бетте! Уянырга вакыт! Эшләргә һәм хәрәкәтләнергә вакыт! Менә безнең девизыбыз! Иртән торып "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесен кабызган кеше позитив дулкынга эләгеп файдалы мәгълүмат диңгезенә килеп керерлек булсын.

 

- Иртән торып бөтен кешегә "Хәерле иртә!" дисез, үзегез ничек ял итәсез соң?

И.Ә.: - Атнага бер бассейнга йөрим. Бильярд уйнарга яратам. Соңгы елларда чаңгыда таудан шуу һәм парашютта сикерү белән шөгыльләнәм. Мәдәни чараларны калдырмаска тырышам - һөнәри тормышым шуның белән бәйле бит.

Р.Ә.: - Мин актив ялны кулайрак күрәм. Чит илгә барырга мөмкинлек туса, беренчедән, аквапаркка юл тотам,  андагы аттракционнардан онытылмаслык ләззәт алам. Бигрәк тә, канда адреналин бүленеп чыгуын яратам. Бу хис миңа кечкенәдән үк сеңгән кебек. Ник дисәгез, дөньяга беренче тапкыр аваз салган көнемдә тышта яшенле яңгыр яуган һәм давыл күтәрелгән иде - чынлап әйтәм!

Р.Ө.: - Тыныч кына диванда утырып, кайнар шоколад эчә-эчә китап укудан да әйбәтрәк нәрсә юк минем өчен! Монысы инде, әллбәттә, яңгырлы көзге һәм буранлы кышкы кичләрдә. Сәяхәт кылырга үлеп яратам! Җиңелчә генә киенеп, аркага рюкзак асып очкычка утырып сәфәр чыгу - менә минем ял! Тауларга үлеп гашыйкмын! Җае чыкса, быел җәен Себер якларына барып кайтырга исәп. Үзебезнең табигатькә ни тора!


Илһам ВӘЛИЕВ
ТНВ
№ --- | 16.05.2008
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»