поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.03.2018 Мәдәният

Тинчурин театры Әлмәткә гастрольләргә җыена (АФИША)

22-24 март көннәрендә Әлмәт шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре узачак. Гастрольләр афишасында – 3 спектакль. Аерым алганда, тинчуринлылар тамашачы хозурына “Кияүләр”, “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедияләрен, "Ефәк баулы былбыл кош" мелодрамасын тәкъдим итәчәк. Спектакльләр Әлмәт Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтелә.

22 мартта әлмәтлеләр Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” музыкаль комедиясен карый алачак. “Кияүләр” – тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән, театр репертуарындагы иң күңелле спектакльләрнең берсе. Музыкаль комедиянең премьерасы 2011 елда булды. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Җырлы-биюле әлеге спектакль көлкеле вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли.
 
23 мартта узган сезон премьерасы – күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясе күрсәтелә. Дүрт дус егетнең җәйге маҗаралары турындагы әлеге заманча спектакльне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерде. Комедия яшьлек дәрте белән сугарылган җырларга бай. Аларны артистлар төрле музыка уен коралларында уйнап, “тере” тавышка башкара. 
 
24 мартта тамашачыларга шулай ук узган сезон премьерасы — күренекле татар язучысы һәм драматургы  Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасы тәкъдим ителәчәк. Спектакль Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Район картлар йортында тәрбияләнүчеләр язмышын сурәтләгән әлеге спектакльдә мәхәббәт, изгелек һәм мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек кыйммәтләр темасы күтәрелә. 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 20.03.2018
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»