|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2018 Фаҗига
Татарстанда бүгенге юл һәлакәтендә кем гаепле булуы ачыкланды (ФОТО, ВИДЕО)М7 трассасында ике кешенең үлеменә китергән авариядә «Форд» микроавтобусы шоферы гаепле, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Моңа кадәр агентлык бүген иртән Мәскәү-Уфа юлының 1016нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде.
Башлангыч фаразларга караганда, «Форд Транзит» пассажир микроавтобусы юл читендә торган «Валдай» автомобиленә килеп бәрелгән. Бу вакытта автобус салонында алты кеше булган.
Авария аркасында «Форд» шоферы һәм авария вакытында юл кырыенда басып торган «Валдай» пассажиры һәлак булган. Төрле тән җәрәхәтләре алган тагын алты кешене хастаханәгә озатканнар.
Юл-транспорт һәлакәте булган урында оператив-тикшерү төркеме эшли.
--- |
Иң күп укылган
|