|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2018 Шоу-бизнес
Дилә Нигъмәтуллина әле дә кызына дәү әнисе үлгәнен әйтә алмый: "Төркиядә ял итә, монда салкын бит" димБу ел башы җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм популяр аранжировщик Марат Мухин гаиләсенә кайгы алып килде. Гыйнвар аенда Диләнең каенанасы Халидә апа вафат булды. Бу хакта Дилә Инстаграм битендә: "Бары тик сезнең җылы алкышлар күңелемне юатты", - дип язган иде. Инде берничә ай узган булуга карамастан, Дилә үзендә кечкенә кызына бу күңелсез хәбәрне әйтерлек көч таба алмаган. Күптән түгел биргән бер әңгәмәсендә ул: "Әни оныгын бик ярата иде. Сафинә дә дәү әнисе өчен үлеп торды. Бала белми, аңа стресс булыр дип куркам. "Дәү әниең Төркиядә ял итә. Монда салкын бит", дим. Белмим, ничек әйтәсе булыр?!" - дип уртаклашкан ул Лилия Йосыпова белән.
--- |
Иң күп укылган
|