поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.03.2018 Авыл

Активларны җәлеп итик

Шулай ди Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, чирек гасыр Сафаҗайның Киров исемендәге СПКсын уңышлы җитәкләүче һәм милли хәрәкәттә актив кайнаучы, күп кенә милли-мәдәни һәм рухи вә спорт чараларына финанс ярдәм итеп килүче танылган җәмәгать эшлеклесе шамил ага Нуриманов Казанда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашып кайткан Нижгар делегациясе турында.

Татарстан  хөкүмәте  татар авылларын  саклап  калыр  өчен җиденче  ел  рәттән  бик  мөһим һәм  файдалы  чара  оештырып килә,  әмма  ләкин  безнең  арадан  шушы  җыенга  битараф  караучылар,  үз  мәнфәгатьләреннән  чыгып,  анда  кәеф-сафа  корып йөрүчеләр  төбәгебез  абруен хуҗалар  алдында  нык  төшерә. 
 
Шуңа  күрә  киләсе  җыенга  делегатларны туган нигезләренә,  авыл көнкүрешенә  куйган  фидакарь хезмәтләреннән  чыгып  сайлыйсы иде.  Бу  мәсьәләгә  җитди  карарга кирәк,  очраклы  кешеләрнең  анда ыштан  туздырып  йөрүләреннән файда  юк.  Әлеге  мәсьәләне  без “Бөтенроссия  татар  авыллары” иҗтимагый  оешмасы  Советының шушы  җыен  кысаларында  узган утырышында  да  күтәреп  чыктык, чөнки бездәге аяныч күренеш башка кайбер төбәк делегацияләрендә дә күзәтелә икән.
 
Ни  кызганыч,  Россия  төбәкләрендә  яшәүче  татарларны  бер үк  проблемалар  бәйли,  бер  үк мәсьәләләр  берләштерә  һәм  борчый – һәр җирдә дә балаларыбыз ана  телен  онытып  бара  һәм  бу бигрәк куркыныч хәл. 
 
Татар  гомер-гомердән  азбарында  кош-кортын,  мал-туарын чалган.  Хәзер  моны  тыймакчы булалар,  һәрхәлдә,  бу  шартлар Киров  өлкәсендә  гамәлгә  кертелә башлаган  инде.  Милли  һәм  рухи йолаларыбызны  саклап  калу,  сабантуйларыбыз  дәрәҗәсен  һәм әһәмиятен  үстерү  турында  да җитди  сөйләшүләр  алып  бар-дык.  Өч  сәгать  эчендә  бик  күп мәсьәләләргә  тукталдык,  әмма җитә алмаганнары да шактый калды. Шуңа күрә “Бөтенроссия татар авыллары”  иҗтимагый  оешмасы Советының  бер  актив  әгъзасы булган  Рәшит  Сәнҗапов  быел Чабаксарда  үтәчәк  федераль  сабантуй  алдыннан  безне  үзендә җыярга  булды  һәм  шунда  әлеге Совет  эшчәнлегенә  дә,  составы-на  да  үзгәрешләр  кертәчәкбез, дип  килештек.  Шәхсән  мин  бу Советка  әгъза  итеп  Зур  Рбиш-ча  администрациясеннән  бер эшлекле  һәм  хәлле  якташымны тәкъдим  итәргә  җыенам,  -  дип уртаклашты  үз  фикере  белән  Ша-мил Әнәсович.
 
 
Белгәнебезчә,  күренекле  якта-шыбыз,  авыл  хуҗалыгында  оста һәм  тәҗрибәле  җитәкче  Казанда 2012  елдан  уздырылып  килгән татар  авыллары  эшмәкәрләре җыеннарында  безнең  төбәкнең  алыштыргысыз  делегаты  булып тора һәм һәр сәфәреннән Шамил әфәнде  үз  хуҗалыгы  яки  авылы өчен яңарыш алымнар үзләштереп кайта,  яңа  мөмкинлекләр  белән кораллана,  ә  иң  мөһиме  –  эшлекле  элемтәләр  барлый  һәм аларны  туган  авылы  файдасына куллана.  Шамил  Әнәсовичның бу  казанышларын  һәм  туган нигезенә,  газиз  милләтенә  куйган эчкерсез  иҗтимагый  эшчәнлеген югары  бәяләп,  Татарстан  прези-денты  Рөстәм  Миңнеханов  узган җыеннарның берсендә аны үз куллап Рәхмәт хаты белән бүләкләде, олы рәхмәтләрен белдерде.
 
VII  Бөтенроссия  татар  авыллары эшмәкәрләре  җыенының  беренче көнендә  (1  март)  Россиянең  якын-ча  40  төбәгеннән  җыелган  800ләп   делегат  өчен  5  төштә  дискуссион мәйданчыклар  эшләде,  Татарстан фәннәр  академиясендә  “Татар авылларының  социаль-икътисади нигезен булдыруда эшмәкәрләрнең роле”  дигән  темага  зур  сессия булып  үтте  һәм  кич  белән  матур мәдәни  чарада  кунак  булдык.  Ә икенче  көнне  иртән  безне  җайлы зур  автобуслар  белән  Әлки  районына  алып  киттеләр.  Иң  беренче тукталышны  бу  районның  үзәге булган  Базарлы  Матак  авылында  ясадык,  зур  һәм  матур  “Алина” спорт  комплексында  безне  җылы каршы алдылар, чәй өстәле артында  сыйладылар.  Бу  спорт  сараен якташларына күренекле гимнастка Алина Кабаева бүләк иткән (фотода). Ул үзе Ташкентта туган булса да,  әнисе  бу  яклардан  икән.  3-4 төркемгә  бүленеп,  берничә  авылга  чыгып,  җирле  эшмәкәрләрнең, фермер һәм шәхси хуҗалыкларның эшчәнлекләре  белән  якыннан  та-нышкач,  төшке  ашны  да,  әйбәт кенә  концертны  да  безнең  өчен шушы  “Алина”  спорт  сараенда оештырдылар. Юл уңаеннан әйтеп үтик  әле,  шунда  Татарстанның  халык артисты, безнең Шөбиле кияве Мирсәет  Сөнгатуллин  якташлары үтенече  буенча  бик  матур  концерт бирде  һәм  безнең  шәхсән  арала-шу  вакытында  ул  үзенең  җылы сәламнәрен  Нижгар  татарларына җиткерүебезне  үтенде.  Әйтергә кирәк,  Татарстанның  атказанган артисты,  грибанлы  Ринат  Вәлиев та  безнең  аша  җылы  сәламнәрен газиз  якташ-милләттәшләренә  юл-лады.
 
Автобуста  әлеге  район  буенча йөргәндә,  гидлар  торак  пунктлар белән  таныштыра  барды.  Бер мәлне  без  Иске  һәм  Яңа  Камка авыллары  тирәсеннән  дә  уздык. “Тарихи  документлар  раслаганча, әлеге авылларга Нижгар өлкәсенең Сергач  ягыннан  килеп  төпләнгән хезмәтчел татарлар нигез салган”, - дип  искәртте  гид.  Димәк,  безнең авыллар, чынлап та, күпкә иртәрәк барлыкка килгән булып чыга.

Әлки районында 20 меңгә якын кеше яши, шуның 13 меңе - татар, 4 меңе - чуаш, 3 меңе - рус. Район  үзәге  Базарлы  Матакта халык  саны  ел  саен  үсеп  тора һәм  бүген  анда  6300  кеше  яши, шуның 71% - татар.
 

Олег ӘНДӘРҖӘНОВ
Туган як
№ --- | 16.03.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»