поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.03.2018 Шоу-бизнес

Нурзадә: Әле хәзер генә яңадан аякка басып киләм

Җырчы, мәҗлесләр алып баручы Нурзадә тормышында соңгы елларда зур вакыйгалар җитәрлек булды: кайгылысы да, шатлыклысы да... Күңеллесе — шактый тырышканнан соң, ул үз куышын булдырды, Казан читендәге Көек бистәсеннән фатир сатып алды. Бу — иң зур хыялларының берсе иде.

Озак еллар башкалада гомер иткән җырчы Питрәч кызы булып куйды. Күптән кунакка чакыра иде. Шушы көннәрдә, ниһаять, “Светлый” торак-комплексында Нурзадәнең фатирында булып кайттык... 
 
— “Мәйдан” каналында “Яшьлегем чишмәләре” тапшыруын алып бара идең. Хәзер күренмисең? 
— Бу хакта үземнән дә еш сорыйлар. “Нишләп эшләмисең? Ярата идек”, — диләр. Җитәкчелек: “Форматын үзгәртергә”, — дигән фикергә килде. Үзем дә анда вазыйфамны яратып башкардым. Һәр әңгәмәдәш белән тапшыру әзерләр алдыннан архив, китапханәләрдән кайтып керми идем. 

 
— Китапханә, дигәннән, өеңдә китаплар күп икән... Аеруча нинди әдәбиятны яратып укыйсың? 
— Китапларны гел сатып алам. Китапханәгә дә йөрим. Татарча шигырьләр, урысча әдәби әсәрләр, психология китаплары, тарихый романнар яратам. Бу көннәрдә Рөстәм Зәкуан шигырьләрен, Мөсәгыйть Хәбибуллинның “Атилла”сын укыйм. 
 
— Иң якын кешеңне югалткач, иҗатың тукталды, концертлар куймадың. Хәзер эшләр ничек? 
— Иҗат, чыннан да, тукталды. Ниһаять, үземне кулга алып, бер ел да ике-өч ай узганнан соң гына, бу көннәрдә бер җырыма аранжировка ясатырга бирдем. Концерт та оештырмадым. Бер ел да куймыйча калганым юк иде. Әни үлеп, елы җиткәнче, үземдә бөтенләй көч тапмадым. Башта төрле идеяләр дә бар иде, режиссер белән дә сөйләштем. Тик кулдан эш китте. Әле хәзер генә яңадан аякка басып киләм. Яңа җырлар яздырырга җыенам. Әлегә яңа клип күренми. Аны төшерергә бер чыгымлансаң, телевизордан күрсәтсеннәр өчен, өч-дүрт тапкыр күбрәк акча чыгарырга кирәк. Ул хәтле баемадым әле. Туй-юбилейларга, төрле чаралар алып барырга еш чакыралар, шунысы сөендерә... 
 
— Иркен фатирың бар. Яныңда терәк булырдай берәр яр да табылса... 
— Белмим инде... Игътибар күрсәтүчеләр бар. Бүген-иртәгә кияүгә чыгам, дип әйтә алмыйм. Насыйбым табылса, тамашачым белми калмас. 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 16.03.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»