|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2018 Хәвеф-хәтәр
"Коймага сыланганнар": Казанда куркыныч юл һәлакәте булган (ВИДЕО)Казанның Совет районында “Хендэ” һәм “Джили” машиналары бәрелешкән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында Агросәнәгать паркыннан ерак булмаган урында килеп чыккан. Шаһитларның берсе һәлакәтне видеорегистратор камерасына төшереп алган. “Татар-информ” язуынча, автомобильләрнең берсе икенчесен юлдан этеп чыгарып, тимер коймага китереп кыскан.
Шәһәр дәүләтавтоинспекциясе мәгълүматлары буенча, машиналарның берсен йөрткән 31 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләр алган һәм һәлакәт урыныннан хастаханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәтенең өстәмә мәгълүматлары ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|