|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2018 Фаҗига
Татарстанда яп-яшь егетнең мәетен баздан тапканнар11 мартта кичке җиденче яртыларда шәхси йортларның берсендә баздан 19 яшьлек егетнең мәетен табалар. Экспертлар фаразлавынча, ул 10 сәгатьләп элек үлгән. Ул үзе 8 Март урамында яшәгән, ә үле гәүдәсен Успенский тыкрыгындагы дача йорты базыннан тапканнар. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза. Хәзер тикшерүчеләргә аның дача йортына ничек килеп эләккәнен ачыкларга туры киләчәк.
Фаразларга караганда, үлем криминал белән бәйле, чөнки егетнең муенында пычак эзе бар. Якын арада бөтен экспертизалар үткәреләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|