поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.03.2018 Мәдәният

Казанда Әнәс Галиуллинны соңгы юлга озаттылар (ФОТО)

Бүген, 12 мартта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Әнәс ага Галиуллин белән хушлаштылар. Олуг артистны соңгы юлга озатырга якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм күпсанлы тамашачылары килгән иде.

Матәм чарасында шулай ук Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм аның беренче урынбасары Эльвира Камалова катнашты.

“Әнәс Галиуллин республиканың театр җәмәгатьчелегендә, хезмәттәшләре арасында зур абруй казанган, гомере буе театрга һәм актерлык сәнгатенә тугры булган зур шәхес иде. Талантлы артистның якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр”, – диде Эльвира Камалова һәм театр коллективына, мәрхүмнең гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
 
 
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов Әнәс Галиуллиның сәхнәгә, театр дөньясына җаны-тәне белән бирелгән шәхес, үз эшенең остасы булуыннан тыш, игелекле, яхшы күңелле кеше булуын билгеләп үтте.
 
 
“Якты дөньядан киткән хезмәттәшләребезне, артистларыбызны искә алу, аларның каберләрен чистарту, матурлау эшләрендә Әнәс абый һәрчак башлап йөрүчеләрдән булды. Менә бүген үзен дә соңгы юлга озатабыз. Урының оҗмахта булсын, Әнәс абый! Без сине онытмабыз!” – диде ул.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова исә Әнәс Галиуллин белән якташлар булуын, бер мәктәптә белем алуларын һәм гомер буе бер театрда хезмәт куюларын билгеләп узды. “ 1963 нче елдан бирле, без аның белән кулга-кул тотынышып эшләдек. Кышкы салкыннарда, көзге пычракта арба-чаналарда, трактор әрҗәләрендә селкенеп, авылдан авылга йөреп спектакльләр куйдык, халыкка хезмәт иттек. Әнәс театрыбызны биналы итүгә дә үзеннән зур өлеш керткән артистларыбызның берсе иде. Ул иҗат иткән образлар, аның осталыгы, сәнгатькә мәхәббәте – боларның барысы да яшь буын артистларыбызга үрнәк булырлык”, – дип сөйләде ул.
 
 
Матәм чарасында шулай ук Татарстанның халык артистлары Ләлә Миңнуллина, Хәлим Җәләй, Әсхәт Хисмәтов, Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының татар республика оешмасы  рәисе Альбина Сабитова һ.б.лар мәрхүм турында хатирә уртаклашты.
 
 
Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин бүген Казанның Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнде.
 
 
Олпат артистыбызның, яраткан хезмәттәшебезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 12.03.2018
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»