поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.03.2018 Шоу-бизнес

Скрипкачы Иркә ни өчен узган гасыргы скрипкасын алыштырырга җыенмый? (ФОТО)

Тамашачы соңгы айларда скрипкачы Иркә ГАЙНЕМӨХӘММӘТОВАны күздән югалткандыр. Әле кайчан гына җырчы Илсөя Бәдретдинова белән көн саен гастрольләрдә йөри иде, тик кинәт Иркә эштән туктады. Моңа бик җитди һәм яхшы сәбәбе булды — ире Марат белән бәби көтәләр иде — уллары Булатка сеңелкәш алып кайттылар...

— Иркә, җырлы гаиләдә туып-үскәнеңне беләбез... 
 
— “Сәхнә артында туган бала”, — диләр мине. Әти-әнием гел гастрольдә, абыем Ирек тә алар белән. Әти 40 ел чамасы элек Түбән Камада “Ләззәт” ансамбле оештырды, анда 30 лап кеше җыйды. Ансамбльгә халык исеме бирелде. Мин сәхнә артында үстем. 3 яшьлек чакта зур сәхнәдә берничә кешене алыштыра идем: биим, җырлыйм, шигырь сөйлим, курайда уйныйм, синтезатор артына басам... Әтием курайны үзе ясап биргән иде. Ул, скрипкадан кала, бик күп уен коралында уйный. Шуңа мине скрипкачы итеп күрәсе килде. 5 яшемнән музыка мәктәбенә бирде, беренче скрипкамны да шул елны алдылар... 
 
— Скрипкалар коллекцияң баймы? 
 
— Өйдә ике скрипкам бар: электр һәм акустика. Акустикада уйнавы җиңелрәк, ул терерәк, җанлырак кебек. Электр скрипкасын запас вариант итеп тотам. Скрипка нык кыйммәт тора. Еллар үткән, күбрәк уйнаган саен бәясе арта. Ул гомер буе хезмәт итә ала. Үзем училищеда чакта алган, 1961 елда эшләнелгән скрипка белән уйныйм. Музыкантлар гел текәрәген ала. Миндә андый теләк юк. Ияләшкәнмен, эшләсен генә. Әле ремонты да кыйммәт. Шуңа саклап йөртергә туры килә. 
 
 
 

 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 09.03.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»