|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2018 Хәвеф-хәтәр
Сүриядәге авиаһәлакәттә татарстанлылар булган дигән хәбәр кире кагылдыForumAvia авиацион тематик ресурсы Сүриядәге һәлакәттә татарстанлылар һәлак булган дип хәбәр иткән иде. 6 мартта Сүриядә Россиянең “Ан-26” хәрби-транспорт самолеты һәлакәткә очрау аркасында 39 кеше һәлак булды. Алар арасында Казан һәм Аксубай кешеләре бар диелгән иде. "Татар-информ" хәбәрчесе, Аксубай районына элемтәгә чыкты. Районда бу мәгълүматны инкарь иттеләр.
ForumAvia авиацион тематик ресурс администрациясе дә элегрәк урнаштырылган мәгълүматны кире какты. “Ресурс администрациясе форумда катнашучылар бастырган мәгълүматка мөнәсәбәте юк. Исемлекне расланмаганга алдык”, - дип белдерде форум администрациясе.
Ресурста дөнья күргән исемлектәге татарстанлыларның берсе, үз үлеме турындагы мәгълүматны кире каккан. Икенчесе күптән түгел “Вконтакте” аккаунтына кергән, хәтта үз үлеме турындагы хәбәргә репост та ясаган.
--- |
Иң күп укылган
|