поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.03.2018 Язмыш

"Яшәү тугел, җан асрау инде бу"

Көн туса тормыштан зарлану яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара бугай инде. Әле бүген дә түләү кәгазьләре тотып чират торганда колакка тоташ аһ-зар агылды, төп сүз һаман шул инде: “Әй, авыр ла бу тормышлар! Яшәргә акча җиткереп булмый!” Олы гына апалар инде, өс-башлары да сәләмә түгел.

Мин дә әңгәмәләренә кушылып, аеруча зарланганыннан:
 
– Апа, сез ничәнче елгы? – дип сорадым.
 
– 1954нче елгы. Нигә ул?
 
– Сезнең бала, үсмер чакларыгыз да әллә нинди бай елларга туры килмәгәндер инде, исегезгә төшерегез әле.
 
Апаларым, көрсенеп, авыр сулап куйдылар.
 
– Юк, инде, кая ул? Ашарга да, кияргә дә юньле кием юк иде, – диештеләр. Ә миңа шул җитә калды.
 
– Бүген ашарыгызга да, киярегезгә дә бармы, – дип сорадым. Баш кактылар.
 
Әйе, шул! Тамагыбыз тук, өстебез бөтен, өйләребезгә газ, су кергән. Күпләребездә икешәр, өчәр машина. Бар эшебез автоматикага көйләнгән. Затлы мебель белән тулы, күп бүлмәле “хан сарайлары”нда яшибез. Ә үзебез һаман зарланабыз. Бу уңайдан әниебез урынына калган апам сөйләгәннәрне сезгә дә җиткерим әле.
 
– Сугыштан соңгы еллар иде, – дип сүз башлады апа. – Кечкенә генә келәт кадәр өйдә тугыз җан яшибез. Яшәү тугел, җан асрау инде бу. Әти, әни, әнинең абыйсы, аның тормыш иптәше, без – биш бала. Әтиебез сугыштан соң урын өстендә бик озак ятты. Мантып китә алмады. Кышка яңа туган бәкәйләр, савар өчен сыер да шул өйгә керә, ә почмакта – бозау, чөнки җылы сарайлар юк. Иртән торуыбызга идәнне бәкәйләр чуарлап бетерәләр. Ә инде язга таба өйдә, кәрзиндә каз утырыр иде. Бервакыт казыбыз чыга башлаган бибиләрен ашый торганга әйләнде. Мин шул бәбкәләрне саклап, каз оясын кочаклап йоклый идем. Ашарга да әллә ни юк, кияргә дә... Мин алтынчыда укыган вакыт. Әтиебез урын өстендә, әниебез берәүләргә барып, 2 сумга өй юып йөри. Әтиебезнең безнең белән мәңгелеккә хушлашу көннәре якынайган иде. Әнием килде дә: “Гасыйм, җаным, җибәрәсеңме мине өй юарга?” – дип сорады. Әтиемнең җибәрәсе килмәде. Мин: “Әни, бар, энекәшемә баш киеме булса да алырбыз, әти янында мин бар бит”, – дисәм дә, әни әти яныннан китмәде. Шул көнне әтиебез якты дөньядан өзелде.
 
Шулай итеп, әниебез 40 яшендә биш баласын кочаклап тол калды, җитмәүчелеккә толлык ачысы да өстәлде. Олы баласы 16 яшьтә, кечесенә биш яшь иде. Ул вакытларның авырлыклары... Көн дими, төн дими мал ашатырга кирәк. Әнигә без дә ияреп баргаладык. Тау башына менеп үлән чабып, тутырылган капчыкны сыртыбызга асып кайтулар, аның авырлыклары... Чанага салып утын ташуларга беләкләр ничек чыдаган дип хәйраннар калып уйлыйбыз хәзер туганнар белән. Мал ашатырга, өй җылытырга кирәк. Ә мал ач булса, без дә ач. Өй салкыны үзәкләргә үтә, җанга төшә. Без күргәннәр – әле баласы гына, чөнки безнең абыебыз (әнинең абыйсы) булды, ул михнәт күрсәтмәскә, авырлыкны өстенә алырга тырышты.
 
Ә безнең әнкәйләрнең бала-чагы тагын да аянычрак булган бит!
 
Менә шулай. Бүгенге көннең рәхәтлегенә сөенеп, Аллаһы Тәгаләмә шөкер итмәгән чагым юк. Догаларымны укып илебезгә иминлек, якыннарыма тигезлек, саулык сорап Аллаһыма ялварам. Нинди зарлану? Без оҗмахта яшибез бүген, балакайларым! Кадерләрен белегез!
 

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА, Азнакай
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.03.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»