поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.03.2018 Хәйрия

Күрмәүченең бәхете – Коръәндә: һәрберебез күрмәүчеләрне бәхетле итә ала (АКЦИЯ)

Моның өчен Казандагы “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды игълан иткән «Күрмәүчегә Коръән бүләк итеп, аны бәхетле ит!” акциясендә катнашу да җитә.Бу игелекле эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Акциянең максаты – Россиядә һәм БДБ илләрендә яшәүче 3500 күрмәүчене Брайль шрифты буенча бастырылган Коръәннәр белән тәэмин итү. Бик күп күрмәүче Изге Коръәнне укырга һәм өйрәнергә хыяллана.

Барыбыз да рухи яктан бай булырга омтыла. Коръән укып, рухи азык алу һәр мөселманга хас. Ә менә күрмәүчеләр Луи Брайль шрифты буенча бастырылган Коръәннәрне укып юана, яктылыкка омтыла. Коръән укырга өйрәнгән күрмәүчеләрнең фикерләве, дөньяга карашы үзгәрә. Өметсезлеккә бирелгән кешеләр яңадан тормышка кайта, үз бәхетен таба, яшисе килеп яши башлый. 
 
Һәр күрмәүченең үз язмышы. Алар кичергән җан әрнешен безнең беребез дә ахыргача аңлап та бетерә алмас. Кемдер яшьтән кояш нурларын күрүдән мәхрүм булса, кемдер операциядән соң, кемдер бала тапканнан соң, кемдер башка чит кешеләр гаебе белән сукырайган.
 
 
Дин кардәшләребез “Ярдәм”дәге  курсларга Изге Коръәнне укырга өйрәнергә дип максат куеп килә. Тернәкләндерү курслары программасы да бу изге максатка ирешерлек итеп төзелә. Чөнки Изге Коръәнне укырга өйрәнү җиңел түгел, зур тырышлык куярга кирәк. Бетмәс-төкәнмәс калкып торган нокталардан торган хәрефләрне бармак очлары белән капшап, тоемлап уку зарур.  Коръәнне укый-укый, менә шул калкып торган нокталар тигезләнә, юкка чыга башлый. Шуңа күрә Брайль шрифты буенча бастырылган Коръәннәрне дә яңартып торырга кирәк. 
 
“Ярдәм” фонды оештырган тернәкләндерү курсларында 2005 елдан бирле  Россиянең һәм БДБ илләреннән килгән 14 меңнән артык кеше белем алган һәм дәваланган, Коръән нурына коенган. Курслар тәмамлану белән аларга бик зур бүләк – Луи Брайль шрифтында басылган Изге Коръән бирелә. Күзләре күрүчеләр укый торган Коръән бер томнан торса, күрмәүчеләр өчен басылган Коръән 6 томнан тора, 10 килограммга җитә. 
 
 
Брайль буенча Коръәннәр “Ярдәм” фонды карамагындагы типографиядә бастырыла. Бер комплект 7500 сумга төшә. Коръән өчен махсус кәгазь чит илдән кайтартыла, кыйммәт. Күпчелек күрмәүчеләр өчен бу бик зур сумма. Әмма безнең һәрберебез кояш нурларын күрүдән мәхрүм булган, әмма күңелләре белән яктылыкка омтылган кешеләргә үзенең кулыннан килгән кадәр ярдәм итә, аның дөньясын Коръән нуры белән яктырта ала. 
 
 
Коръән укып юанган, шуның белән рухи, психологик яктан ныгыган, яшәргә җиңелрәк булган, сынауларны узарга көч тапкан бик күп кешеләр белән очрашырга туры килә безгә. Алар – дистә меңләгән. Сезнең игътибарга шуларның берсе  - яшьтән сукырайган, Алабуга шәһәре егете Алмаз Әхмәтвәлиев катнашындагы видеоны тәкъдим итәбез. 

 Күрмәүчеләрне Коръәнле итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар. 

Получатель платежа:
Национальный исламский благотворительный фонд «Ярдэм»
Банковские реквизиты
• ИНН 1658087725
• КПП 165 801 001
• ОГРН 1071600003530
Расчетный счет:
1)  Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк
БИК 049205603
Корр/сч. 30101810600000000603Р/сч. 40703810562000000971
2) ООО КБЭР «Банк Казани» 
БИК 049205844
Корр/сч.30101810100000000844  Р/сч. 40703810816010000250
Назначение платежа: Благотворительная помощь на печать Корана
Карта Сбербанк России: 4276620017428297
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.03.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»