поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
06.03.2018 Могҗиза

“Тизрәк чык, юкса харап буласың!”

Газетаның 1 февраль санында даими авторыбыз Рәҗәб Әхмәтовның “Монда авыртулар юк” дигән язмасын укыгач, Чистай районы, Исләй авылыннан Әфганстанда хезмәт иткән, хәтәр операцияләрдә катнашкан генерал Громовны йөрткән дустым Равил Әхмәтҗанов сөйләгән вакыйга искә төште.

– Әтием 1939 елда армиягә алынып, 1946 елда гына кайта, – дигән иде дустым. – Сугыш турында сөйләргә бер дә яратмый, Әфганстанда кайнар ноктада йөреп кайткангамы, эч серләрен миңа гына чишә иде. “Сталинград сугышында яраланып, медсанбатка эләктем, озак тотмадылар, яраларым бераз төзәлгәч, чыгардылар, – дип сөйләде әти бервакыт. – Үзебезнең полк ерак түгел иде, җәяүләп киттем. Күпмедер баргач, юан имән төбенә ял итәргә утырып, йокымсырап киткәнмен. Шулвакыт актан киенгән, башына ак чалма ураган, таяк тоткан бабай пәйда булды да: “Улым, монда озак утырма, тизрәк китүең хәерле”, – диде. Сискәнеп, күземне ачсам, янымда беркем юк. Тизрәк торып китеп бардым. Бераз баргач, мина сызгырган тавыш ишетеп, җиргә йөз-түбән капландым. Шартлау тынгач торып карасам, теге имән төбе-тамыры белән кубарылган иде...
 
Чистай районы, Татар Баганалысы авылыннан Рәфыйк дустым Сабиров та шаккаткыч хәл сөйләгән иде:
 
– Биләргә, “Изге чишмә”гә баргач, өйлә намазына бастык. Минем дин юлына кереп кенә барган чагым. Алда басып укучы имамыбыз: “Хәлем начарланды, Рәфыйк, намазны үз өстеңә ал”, – дип, кырыйга чыгып утырды. Каушап калдым. Шулвакыт янымда ак чапан, ак чалма кигән, ап-ак сакаллы карт пәйда булды. Мин белмәгән догаларымны да күңелемнән укып чыктым. Ахырдан ул бабайны чәйгә чакырырга теләдем, әмма тапмадым. Олылар: “Кешеләргә ярдәм итүче Хозыр Ильяс булган ул”, – диделәр.
 
Тагын бер вакыйга. Гомәр абзый шахтада эшләгәндә аскы яктан бер тавыш килә: “Тизрәк чык, юкса харап буласың!” Колагыма гына ишетелә ахрысы дип, ул эшләвен дәвам итә, әмма тагын шул ук кисәтүне ишеткәч, иптәшләренә: “Әйдәгез, чыгабыз, миңа хәбәр бирделәр, безгә куркыныч яный”, – ди. Әмма алар: “Ой, татарин, чего ты выдумываешь?” – дип, аны тыңламыйлар, эшләп калалар. Гомәр абзый чыгып, биш-алты минут үтүгә, шахта ишелеп төшә...
 
Тормышта мондый гайре табигый хәл-вакыйгалар бик күп, бүтән укучылар да белсәләр, язсыннар иде.
 
Фәнис НУРЕТДИНОВ. Чаллы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 05.03.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»