|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2018 Язмыш
“Мин — инвалид”, — дип, өйдә мүкләнеп утырмыйм...Тормышында зур сынауларга дучар булып та, сынмаган-сыгылмаган кешеләр бар. Шундыйларның берсе Башкортостанның Чакмагыш районы Таскаклы авылында гомер кичерә. 36 яшендә эштә имгәнү аркасында аяклары йөри алмас хәлгә җитеп, I төркем инвалидына әйләнгән Илдус Йосыпов, язмышы белән килешеп, яңача яшәргә өйрәнгән. Йөрәк әрнүенә чыдап булмаслык чакларында кайберәүләр кебек кулына шешә түгел, гантель алган ул. Әнә шул тимер кисәкләрен кулында уйната-уйната физик көчтән тыш, рухый ныклыгын да арттырган...
Илдус абыйны инвалид коляскасына утырткан бәхетсезлек очрагы 2001 елда килеп чыккан. Авылда эш юк, бераз акча эшләп кайтыйм дип, Сургутка киткән, шунда бораулаучы булып урнашкан. Бораулау вышкасының баскычында аягы таеп егылып төшкән һәм шуннан соң аягына баса алмаган...
Илдус абыйның һәр иртәсе күнегүләрдән башлана: гантельләр күтәрә, идәнгә ятып мүкәләп йөри, аякларын селкетергә тырыша. “Шулай итмәсәң, булмый, тәнне язып тормасаң, ката”, — ди. Физик күнегүләр ярдәмендә йөри алмас инвалидтан сәламәт кешегә әйләнгән Валентин Дикуль турында да күп укыган икән, бәлки, шул да этәргеч ясагандыр.
— Гел утырып торган кешенең кан йөреше бозыла, — ди көчле рухлы әңгәмәдәшем. — Ә кан начар йөрсә, әгъзаларга килеп җитми, шуңа ничек тә хәрәкәтләнергә кирәк. Шушы хәлгә төшкәч, дөресен әйтим, башта ялкаулык басты. Үзеңне кулга алып, күнегүләр ясый башлау бик авыр. Әмма бөтен ихтыяр көчемне туплап, тотындым һәм спорттан көч алып булуын аңладым... “Мин — инвалид”, — дип, өйдә мүкләнеп утырсаң, күңел төшенкелегенә бирелү озак түгел.
Кеше белән аралашу коткара. Бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә чакырсалар, барабыз, андый җирдә бөтен дөнья онытыла бит. Элек “унбишле” машинасы алган идек, хәзер “Lifan”да йөрим, кул белән идарә итәм. Коляска белән автомобиль янына килеп, үзем күчеп утырам, колясканы салырга гына булышучы кирәк. Аллага шөкер, күршеләребез бик яхшы, ярдәм итәргә генә торалар. Ягулык станцияләрендә дә булышалар, мәрхәмәтле кешеләр күп...
Язмышлардан узмыш юк, диләр, бернәрсәне үзгәртеп булмый — килешергә кирәк. Элек тернәкләндерү курслары үтеп, дәваланып йөргән идем, хәзер хастаханәгә барганым юк. Йөреп китә алырмын дип өметләнмим, арка миенә зур зыян килгән. Инде сәламәтлек башка яктан сынатмасын, бүтән әгъзалар сау булсын, дип телим. Аллага шөкер, башым, кулларым эшли, кайбер эшләрне башкарам. Урын өстендә җәфаланып ятучылар да күпме бит! Шуларны күрәсең дә: “Әле мин Аллага шөкер икән”, — дип үзеңне тынычландырасың. Минем хәлгә төшеп, коляскада утыруга калганнар да бихисап. Андыйлар беренче чиратта бетеренмәсен, тормыш гамен югалтып, эчүчелеккә бирелмәсен иде. Аяклар йөрми дип, яшәү бетми бит. Аек акыл белән уйларга, көчле булырга кирәк.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|