|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алганТатарстанда ерак юлга йөрүче исерек шофер үзе белән рейска алты яшьлек улын алган. Әлеге хәл бүген Мамадыштан ерак түгел җирдә, М7 трассасының 971 чакрымында килеп чыга. «Татар-информ» язуынча, "МАЗ" йөк машинасын йөртүченең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була, ә машина кырыйдагы сул полоса буйлап хәрәкәт итә. Ул шуның белән ЮХИДИ инспекторларының игътибарын җәлеп итә. Тәртип сакчылары фураны тукталар. Тикшерү барышында шоферның исерек икәнелеге ачыклана. Шулай ук кабинада тоткарланган ир-атның алты яшьлек малае да була.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә тәртип бозучы тоткарлана, ә машина штрафстоянкага куела.
--- |
Иң күп укылган
|