поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.02.2010 Спорт

КЕМ ГАЕПЛЕ? БЕЗ ТҮГЕЛ!

Эстафетада үз этабын узгач, көндәшләреннән шактый арага калышкан чаңгычы кызга журналист кеше: “Уңышсызлыкның сәбәбе нидә булды?” – дип сорау бирә. “Чаңгыма әллә ни булды. Шумыйлар”, – дип җавап бирә спортчы. Моны пәнҗешәмбе көнне телевизордан күрсәттеләр. Ә узган атнада “Большие гонки” тапшыруыннан өзекләр карарга туры килде. Шунда Россия командасы, оттыргач, нәтиҗәне шик астына алды. Бәхәс озакка сузылды. Ачуы чыккан бер рус тамашачысы: “Россия һәрвакыт һәркайда да беренче булды! Ә монда бәрәннәр белән мәш килергә мәҗбүрбез!” – дип кычкырды. Спорт ул, бер караганда, ярыш, тамаша гына да кебек. Шул ук вакытта ул кешенең, хәтта аерым бер халыкның милли хасиятләрен ачык күрсәтергә мөмкин. Менә Ванкувердагы Олимпиада да Россиянең бәласенә әйләнгән милли үзенчәлекләрне ачык күрсәтте. Болар: гаеплене читтән эзләү, хатаңны танымау, артык шапырыну.

Без җиңелә белмибез. Дөресрәге, матур итеп җиңелә белмибез. Шоу-бизнес әһеленә әйләнгән реклама “йолдызы” Евгений Плющенко көмеш медаль белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр булгач, үзен бер дә ирләрчә тота белмәде. Беренчелеккә ирешә алмагач, күпме шау-шу күтәрде ул: беренче урынны алган америкалы Плющенко кебек дүрт тапкыр сикерә дә белми, бу спорт төре боздагы балетка әверелгән, судьялар дөрес хөкем итми, гомумән, чыгыш ясауга бәя кую системасы дөрес түгел икән һ.б., һ.б. Россия спортчысы үзенә кидерелгән көмеш медальне тизрәк салып ташларга, бүләкләү тантанасыннан китәргә ашыкты. Плющенкога, горур бул, базардагы хатыннар кебек талашма, дип әйтүче бездә табылмаган. Киресенчә, аны куәтләп, уңышсызлыкта башкаларны гаепләүчеләр, шапырынучылар күп иде. Ирина Роднина гына, Евгений Плющенконың чыгышы чыннан да йомшаграк булган, дип таныды.

 

Матур итеп җиңелә белмәү көндәшләрне хөрмәт итмәүгә генә кайтып калмый. Лаеклы оттыру ул – хатаңны тану, аның өчен тәүбә кылу. Россиядә исә олимпиячеләрнең җиңүгә ирешә алмауның мең төрле “сәбәбен” атадылар: беренче көнне Нодар Кумариташвилинең һәлак булуы безнекеләргә аеруча нык тәэсир иткән, чана шуу трассасында старт ноктасын үзгәртү нәкъ менә безнекеләргә зур зыян эшләгән, һава торышы начар, кар артык күп яисә, киресенчә, азрак яуган, ашау – такы-токы, боз – артык тайгак һәм башкалар... Ни өчен ошбу сәбәпләр нәкъ менә безнекеләргә аеруча нык йогынты ясаганлыгы гына бик аңлашылып бетми. Югыйсә бөтен спортчылар да бер төрле шартларда чыгыш ясый. Әнә Словения чаңгычысы Петра Майдич спринт узышларында аркасын һәм кабыргаларын имгәтеп тә, ярыштан баш тартмады, ә авыртуларга түзеп, финишка өченче булып килде һәм, сызлаулардан аңын югалтып, карга ауды. Чын мәгънәсендә спорт батырлыгы үрнәген күрсәтте.

 

Быел судьяларны гаепләүләр бик ишетелмәде әле. Элекке елларда исә аларга шактый эләгә иде. Хәтта безнең спортчылар допинг куллануда тотылса да, моңа нишләптер судьялар гаепле булып кала иде. (Быел допинг кулланучылар табылмады. Безнекеләрнең ота алмавы шуңа бәйле дигән күңелсез нәтиҗә килеп чыга.)

 

Хоккей буенча җыелма команда тренеры Вячеслав Быков Канадага оттыру белән күңелне төшерсә дә, моңа уенчыларын гаепләмәве, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алуы белән чын ир кеше икәнлеген күрсәтте. Уңышсызлыклар өчен башы белән җавап бирергә теләүчеләр бүтән юк шул. “Ванкувер-2010” Россиянең спорт тарихында иң уңышсыз Олимпиада икәнлеге ачыклангач, матбугатта бу өлкә өчен җаваплы түрәләрнең бер-берсен фаш итә торган аңлатмалары пәйда булды. Россия Олимпия комитетының, Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгының, төрле спорт федерацияләренең эшсезлекләре ачыкланса да, беркем дә үз гаебен танымый, сәбәпне башкалардан эзли. Җылы кәнәфиләрдән төшәселәре килми, билгеле. Ә бездә кайчан башкача булганы бар? Россиядә йә гадәттән тыш зур фаҗига булганда гына кемдер китәргә кирәклеген аңлый, йә мәнсез чиновникны аннан югарырак торучы башка җитәкче эштән җибәрә. Әмма, кагыйдә буларак, бер “крайний” табыла да, лаеш шулпасын шуңа эчерәләр. Бу Олимпиададан соң да шулай булырга мөмкин.

 

Уңышсызлыкларда, хата җибәрүдә, җиңелүдә уңышсызлыкка дучар булган, хата җибәргән, җиңелгән кеше бездә беркайчан да гаепле түгел. Россия тарихында күпме сәяси хаталар җибәрелгән – аның өчен беркем дә беркайчан да гафу үтенмәгән, хатаны танучы булмаган. Һәм булмаячак та. Халыкара сәяси мәйданда да нәкъ спорттагы кебек. Имеш, бөтен дөнья безнең көчле булуыбыздан шүрли, бөтен илләр берләшеп безгә каршы мәкерле планнар төзи, финанс кризисын китереп чыгаралар, безгә тагын нинди зыян эшләргә микән, дип баш ваталар ди. Чынлыкта Россиянең бүгенге хәле спорттагы кебек үк: элеккеге көч югала, чөнки аны үстерүгә нигез юк. Фәкать шапырыну гына элеккеге дәрәҗәдә калды. Артык шапырынган кешене үз урынына утырткач исә ул моны бик авыр кичерә. Шуңа күрә бу Олимпиададан соң да Россия халкына бик тә авыр, ифрат авыр.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 355 | 27.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»