|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2018 Фаҗига
Татарстандагы өч кеше һәлак булган янгынның сәбәбе ут төртү булырга мөмкинЮгары Ослан районында өч кеше янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. 4 март кичендә Татар Борнашы авылындагы бер йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килә.
Урынга янгын сүндерү командасы, шулай ук 8 һәм 112нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килә, дип яза агентлык.
Күршеләр ут белән көрәшүчеләргә йортта кешеләр булырга мөмкин икәнлеген әйтә. Ялкын телләре өйне тулысынча камап ала, йортның түбәсе җимерелеп төшә. Янгынның мәйданы 45 квадрат метр тәшкил итә.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгать эчендә сүндерә. Кисәүләрне аралаган вакытта 66 яшьлек ир-ат, шулай ук 59 һәм 82 яшьлек хатын-кызларның мәетләрен табып алалар.
Янгын ут белән белән саксыз эш итү һәм кемнеңдер ут төртүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дип фаразлана.
--- |
Иң күп укылган
|