поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.03.2018 Мәдәният

“Казан”ның “Бөек ефәк юлы”

Үткән ял көннәрендә Самараның Киров мәйданындагы Иҗат йортында “Казан” бию ансамбле бик матур концерт белән чыгыш ясады. Бу ансамбльне 1996 елда талантлы хореографлар талантлы артистлар өчен булдырганнар. Шушы чорда ансамбль күп иҗади уңышларга ия булган.

Хәзер Татарстанның атказанган артисты Чулпан Закирова җитәкчелегендәге “Казан” төркеме күпмилләтле Казан шәһәренең визит карточкасы. Моны ансамбльнең иҗат җимешләреннән дә кү¬рергә була: биредә татар халык фольклорына да, Россиядә генә түгел, бөтен җир шарында яшәүче халыкларның бию¬ләренә дә зур игътибар бирелә. 

Самаралыларга күрсәтелгән яңа программалары “Бөек ефәк юлы” дип аталган иде. Бу бик зур тема һәм илебездә генә түгел, чит илләрдә яшәүче күпсанлы милләтләр иҗатын үз эченә ала. Бөек татар классигы Кәрим Тинчуринның җыр һәм бию теленә күчерелгән “Зәңгәр шәл” хореографик күренеше, татарларның “Казан читеге”, русларның “Калинка”сы, Кавказ халыклары биюе, Шәрыкъ биюе, Ирланд халкының степ биюе - барысы да урынлы, барысы да югары дәрәҗәле булды.

Программада вокаль но¬мерлар да күп булды. Татар¬станның халык артисты Равил Харис башкаруында Робертино Лоретти репертуарыннан алынган “Бесаме муче”, “Голубка”, Мөслим Магомаев җырлаган “О море, море” популяр эстрада җырларына залдагылар да кушылып җырлады. Равил Харис залга төшеп, халык арасында да йөрде, бәрхет утыргычка ялтырап торган концерт туфлилары белән басып, зал белән дирижировать та итте. Карале, татарлар рус һәм испан җырларын да бик яраталар һәм беләләр икән!
 
Ә менә Халыкара премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева башкаруындагы композитор Алябьевның “Соловей” җырына без кушыла алмадык, әлбәттә. Бик югары ноталар, бик оста тавыш белән башкарылды ул. Монда уку гына аз, Гөлшат кебек сандугач булып туарга кирәктер.
 
“Зәңгәр шәл” хореографик композициясендә Майсәрә ролен башкарган Халыкара конкурслар лауреаты Гөлназ Гафурова  һәм Булат ролендәге искиткеч баритон иясе Рөстәм Нәсыйбуллинның чыгышы да Самара татарлары өчен бер зур ачыш булды.
 
...Залдан чыкканда тамашачылар концертның кыска булуына уфтандылар. Ә сәгатькә карасаң, шул ук ике сәгать ярым вакыт үткән икән. Шулай инде, яхшы концерт ялыктырмый, киресенчә, кәефләрне күтәреп җибәрә, яшәргә һәм эшләргә көч бирә, “Казан” ансамбленең югары сәнгать җимешләрен көтеп калабыз!
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 04.03.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»