поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.03.2018 Язмыш

Мәдәния Заһидуллина: «Унысы да үз баламдай кадерле»

Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында «Акчарлак» приюты барлыгы газета укучыларының күпчелегенә мәгълүмдер дип уйлыйм. Әлеге авылга баргач, безне шушы приютта эшләүче, ун баланы опекунлыкка алган Мәдәния Заһидуллина белән таныштырдылар.

– Югары Тегермәнлеккә 1981 елда килен булып төшкән идем, – дип сөйләде ул үзе турында. – Ул чагында миңа 20 яшь кенә иде. Өйдәге эшнең рәтен дә белеп бетерми идем. Каенанам бик әйбәт кеше булды. Барысын да җайлап кына аңлата иде. Бер авыр сүз дә әйтмәделәр. Иптәшем Кашап белән ике балабыз туды. 17 ел торгач, һич көтмәгәндә, ирем үлеп ките. Аның артыннан ук кызым, аннан соң каенанам белән каенатам да бакыйлыкка күчте. Бер-бер артлы никадәрле кешене җирләргә туры килде. Шулай итеп, улым белән үзем генә калдым. Озакламый ул да, унберенче сыйныфны тәмамлап, Казанда юристлыкка укып чыкты.
 
Мәдәния апаның өе әллә кайдан ук күзгә ташланып тора. Зур, матур, төзек йортның капка, ишек төпләре чип-чиста итеп көрәлгән.
 
– Элек безгә кунаклар күп кайта иде, шуңа күрә өйне зур итеп салдык. Һич уйламаганда, болын кадәрле йортта берүзем утырып калдым, – ди ул.
 
Кагыйдә буенча, «Акчарлак» приютында балалар алты ай гына яшәргә хокуклы. Шуннан соң аларны йә ата-аналары кабат үз гаиләләренә алып китә, яки инде балалар йортына эләгә. Беренчеләре – бертуган Михаил белән Иванның Мәдәния ханымда яшәп калуы да һич уйламаганда була.
 
– 2011 елның көзендә малайларны приюттан әниләре килеп алырга тиеш иде, ләкин ул билгеләнгән вакытка күренмәде. Михаил белән Иванның да балалар йортына китәселәре килмәде. Шуннан соң әниләре килеп алганчы дип кенә үземә алып кайтырга булдым, – дип искә ала ул чакларны киң күңелле ханым.
 
Әни дигән кешенең генә балаларда гаме дә, кайгысы да булмый. Ул арада инде яшүсмерләр дә апаларына, ә апалары аларга тәмам ияләшеп бетә. Шулай итеп, бертуганнар Мәдәния апада торып кала.
 
Күпмедер вакыт узгач, Михаил белән Иван артыннан тагын ике баланы алып кайта ул. Олыраклары мәктәпне тәмамлап, кайсы Казанга эшкә, кайсы укырга китеп урнашкан. Һәрвакыт элемтәдә торалар, кунакка кайтып йөриләр. Әлеге вакытта Мәдәния апа янында дүрт малай яши. Милләтләре буенча рус булсалар да, татарча бик яхшы итеп сөйләшәләр. Татар теленнән «4»легә баралар, ди.
 
Әнисенең карарын Казанда яшәүче улы Илназ белән килене Ралина да хуплаган. Ярдәм кирәк булганда, алар да кайтып булышалар икән. Алты баланы опекунлыкка алган, социаль өлкәдә эшләүче кешеләргә машина бүләк итү программасына эләккәч, Мәдәния апа машина йөртү таныклыгын да алган әле.
 
– Алар миңа барысы да үз балаларым шикелле. Яхшы, тәртипле булсыннар, мәктәпкә дәресләрен әзерләп барсыннар дип борчылам. Киемнәре чиста, пөхтә булсын дип тырышам. Һәр ата-ана кебек үк, ачуланган чакларым да була. Дәрес әзерлиселәре килми, күбрәк компьютерда утыралар. Менә быел икесе тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Имтихан тапшырасылары бар. Шуңа борчылып торам инде, – ди Мәдәния апа.
 
Ярдәм кирәк булганда, малайлар үзләре дә апаларына булыша. Кар көрәү, ватылган-сүтелгән урыннарны ямап, ясап кую – малайлар өстендә.
– Кар яву белән, ишегалларын ялт итеп көрәп куялар. Бездән ерак түгел генә яшәүче бер ялгыз бабайның да капка төпләрен көрәп киләләр. Ял көнне дә эшлисе эшләре бүленгән, – ди ул, горурланып.
 
– Әниләре балалар белән кызыксынамы соң? – дип сорыйм яңа танышымнан.
 
– Килегез, балаларыгызны күреп булса да китегез, дип шалтыраткан чакларым еш була. «Мин гаепле», – диләр дә, шуның белән эшләре бетә, – дип җаваплый ул. – Балаларның ничек тә әйбәт булганнарын күрәсе килә шул. Имтиханнарын яхшы гына биреп, үз юлларын табып, үз көннәрен үзләре күрерлек булсыннар иде. Аллага шөкер, күрше-тирәләр белән бик тату яшибез. Бу да зур нәрсә. 14-15 яшь – малайларның авыр чаклары. Зур мәшәкатьләр тудырсалар, бик читен булыр иде. Бу яктан, шөкер, тыныч. Буш вакытларында өстәл теннисы уйныйлар. Барыбыз бергә җыелышып, хоккей карыйбыз. Гаилә белән бергә район, республика күләмендә уза торган чараларда катнашабыз.

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.03.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»