|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2018 Мәдәният
Композитор, баянчы Фәрит Хатыйпов: "Җырлыйсы да калган икән"Сәхнә кадере, җыр кадере, иҗат кадере. Күптән түгел 70 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәргән композитор, баянчы Фәрит Хатыйпов белән әнә шул хакта сөйләштек. Сәхнәнең бизнес урынына әйләнүе, җырлар “урлану”ның гадәти хәлгә әверелүе җәһәтеннән олпат шәхеснең үз фикере бар. Ул кайбер фикерләре белән хатыны, Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллина белән бергәләп үткәргән 70 яшьлек юбилей кичәсендә дә бүлешкән иде инде. Бүген әңгәмәне дәвам итәргә булдык. – Фәрит абый, хәзер кем иренми, шул эстраданы тәнкыйтьли. Ә сезнең вакытта эстрада ни хәлдә иде? Тәртипкә салу ничек оештырылды?
– Элек сәнгатькә караган кайсы гына оешманы алма, анда комиссия эшли иде. Һәрбер әсәр, һәр чыгыш иң элек комиссиягә тәкъдим ителде. Телевидение, радио, филармония – һәрберсенең үз сәнгать советы бар иде. Дөрес, кайчагында бу оешмалар тискәре нәтиҗә дә бирде. Әйтик, кайбер әйбәт җырлар алар аша үтә алмыйча, халыкка шактый урау юллар үтеп кенә ирешә алды. “Җомга”ны гына алыйк, заманында аны да худсовет үткәрмәде. Бу оешманың җиле миңа да кагылды. “Гармунчыга” (Никифор Тукмачев сүзләре) дигән җырым “Җомга” язмышына дучар булды. Ул хәзер бик популяр, күп җырчы җырлый аны. Ә теге вакытта ни өчен бу җырның худсовет аркылы үтмәвен беләсе килә, күңелне гел шул сорау бимазалап тора. Миләүшә Айтугановадан, ни өчен үтмәде, дип сорадым. Ул журналны ачты да, фольклор турындагы фәлән исемле китапның фәләненче битендәге җырга охшаган дип язылган, ди. Ул китап миндә бар иде. Кайтып карадым, бернинди охшашлык тапмадым. Күрәсең, бу юлы көнләшү үз эшен эшләгәндер. Чөнки худсовет Композиторлар берлеге әгъзаларыннан гыйбарәт иде. Ә мин анда исәптә тормыйм. Шулай да ул чакта ике җыр арасында бернинди охшашлык булмавын раслый алдым. Филармониядә дә минем җырларны программага кертергә ашыкмадылар. Җырчылар аларны гастрольләрдә генә җырлыйлар иде.
– Шул ук вакытта Әнвәр Шәрәфиев, композитор буларак, Фәрит Хатыйпов җырларын консерваториядә укучы студентларга композиция җәһәтеннән үрнәк итеп куяр идем, ди...
– Андый хәлләр күп булды. Әйтик, Рөстәм Яхин Мостафа Ногманга: “Шигырьләреңне Фәриткә тапшыр әле. Аның “Һаман яратам” җырын мин романс дип әйтер идем”, – дигән иде.
– Алайса нишләп, соңрак булса да, югары белем алу турында уйламадыгыз?
– Укырга чакырсалар да, уйламадым шул. Шамил Монасыйпов, Шамил Шәрифуллин да күргән саен укырга кыстый иде. Ә минем белән баян буенча бер курста укыган Шамил Тимербулатов тәвәккәлләде. Бер өзелгән белем өзелә икән ул. Музыка училищесында укыганда ук төрле бригадаларга аккомпаниатор итеп чакыралар иде. Укып бетерү белән филармониягә эшкә алдылар. Аннан гел юллар, гастрольләр. Яшьлек белән, мин болай да популяр, дип тә уйлыйсың бит ул. Чөнки “Һаман яратам” (Зөлфәт сүзләре), “Гөлнарым” (Гамил Авзал сүзләре) кебек популяр җырларны училищеда укыган вакытта ук яздым. Композицияне белгәч, нишләп вакыт үткәреп укырга кирәк дип уйланылгандыр. Консерваторияне тәмамлап та, саллы әсәрләр яза алмаучылар шактый. Теоретик яктан яза ул аны, ләкин тыңлап булмый... Халыкка аңлаешлы түгел. Нәҗип Җиһанов иҗатын карагыз сез! Ничек саллы һәм халыкчан аның симфонияләре. Хәтта урыс композиторлары арасында да аның кадәр симфония язган кеше юк дип әйтер идем. Рөстәм Яхинны алыгыз. Аның романслары бөтен халыкка да аңлашыла. Ә бездә яза белмәүчеләр имеш классиканы халык аңламый дигән сылтау таба. Аңларлык итеп язарга кирәк. Элек композиторлар үз эшләренә шул дәрәҗәдә мөкиббән һәм соңгы сулышына кадәр җыр дип яшиләр иде. Сара апа Садыйкова соңгы көннәренәчә җыр язды. Хәзер Луиза Батыр-Болгари, Рим Хәсәновларны карап торам да, ничек язмыйча түзә ала икән болар, дип шаккатам. Элек гөрләделәр, хәзер яңа җырлары ишетелми. Иҗат кешесенә туктарга ярамый юкса.
– Мәдәният министрлыгы коллегиясендә худсовет оештыру турында да сүз булды. Ничек уйлыйсыз, бу эшнең уңай ягы күп булырмы, тискәресеме?
– Мин бу эшне барып чыгар дип уйламыйм. Худсовет аркылы үткәрәсе булса, бездә җырлаучысы да, җыры да калмас иде. Җырлаучы дигәннәренең күбесе тавыш көчәйткеч аркасында гына җырчы булып йөри. Җырларның күбесе аннан-моннан урланган. Элек җырчыга тавыш көчәйткеч кирәкми иде. Бер баян белән өч сәгатькә якын концерт бирә идек бит. Хәзергеләр шулай җырласа, халык аларны микрофонсыз ишетә алмас иде. Эстрадага аяк басучыларны микрофонсыз халык җырын җырлатып карар идем мин. Башкара алса, җырчы атын күтәреп йөртә алыр иде.
“Үзгәреш җиле” дигән фестиваль дә эстраданы алга җибәрү өчен эшләнгән эш түгел. Татар халкына кирәкле түгел ул. “Үзгәреш җиле” – җырны үзгәртү, халыктан читләштерү, ягъни моңны, телне бетерү белән бер. Сәнгатьнең кайсы гына тармагын алма, алар барысы да халык өчен булырга, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Нишләп безнең “Уел”, “Гөлҗамал” чит илгә чыкмаслык булсын? Аларны үзгәртергә дә, заманчалаштырырга да кирәкми. Халык җыры, нинди телдә генә яңгыраса да, аңлашыла ул. Халыктан аерылу исә – телдән аерылу. “Үзгәреш җиле” җырчыларның тавышын тикшереп карар өчен генә ярады. Мин дә, кара әле, бездә ике октава алырлык җырчылар бар икән, дип тыңладым.
– “Үзгәреш җиле”н оештыручылар классик җырларга тукталуларын заманча саллы әсәрләр булмавы белән аңлата.
– Ләкин бу, әйтик, Рөстәм Яхин музыкасын бозуга сәбәп була алмый. Яхинны берничек тә бозарга ярамый. Анда бит көйнең тәртибе дә, моңы да югала. Ул шулай язылган бит инде, ничек бозасың аны?! Хәзер андый композиторлар юк дигән фикер белән исә килешеп була. Яшьләр, теориягә таянып, академик музыка яза әле. Ләкин ул еш кына халыктан ерак булып чыга. Укып кына композитор булып булмый шул, Ходайдан бирелгән талант кирәк.
– Яшьләрдән композитор Эльмир Низамов бар. Аның иҗаты хакында Сез нинди фикердә?
– Ул Казанга багышланган чараларга, фестиваль, олимпиадаларга гимн булырлык заманча музыканы яхшы яза. Андый әсәрләр дә кирәк. Чөнки алар татар музыкасының киңлеген күрсәтә.
– Совет чорында бер төркем яшьләр Мәскәүдә укып кайтып эстраданы күтәрде. Бәлкем, хәзер дә яшьләрне Мәскәүгә җибәреп укытырга кирәктер.
– Әлбәттә, кирәк. Шул ук вакытта үзебездә дә тирән белемле укытучылар җитәрлек. Безгә музыка факультетларын бетерү урынына укыту мәсьәләсен җайларга кирәк тә.
– Сезнең буынны эшләреннән вакытсыз бүленгәннәр дип йөртәләр...
– Без бит – акча эшләүнең ни икәнен белмичә, үзебезне сәнгатькә багышлаган, авырлыкларны уйламаган, көн-төн эшләгән буын. Менә шул буынны, үзгәртеп кору дигән булып, эстрада бүлеген юкка чыгарып, эштән кудылар. Миңа пенсиягә чыгарга 4 ел калган иде. Шуннан соң авырый башладым... Әле менә концерт вакытында филармониядә 33 ел эшләде дигән мәгълүмат әйттеләр. Ә бит законлы рәвештә эшкә урнашканчы ук, ике ел филармония җырчылары бригадалары белән гастрольләргә чыгып китә идем. Усман Әлмиев белән йөрдем. Галия Гафиятуллина белән икебез генә концерт куеп йөргән чаклар булды. Аннан Таһир Якупов, Рабига Сибгатуллина белән яшьләр бригадасы төзеделәр. Монда инде филармония хезмәткәре булып исәпләнә идем. Бөтен Союз буйлап, Урта Азияләрне иңләп гастрольләрдә йөрдек. Кирәксезлек – тәмам төшенкелеккә төшерә... Бәхеткә, гаиләбездә икебез дә эшсез калмадык. Рабига әле пенсия яшенә җиткәч тә, өч ел эшләде.
– Рабига апа белән сәхнәдә таныштыгызмы?
– Рабиганың тавышына беренче ишеткәч тә гашыйк булдым. Мин аңа яңа җырларны өйрәтә, үземнең җырларны да аңа бирә идем. Ул – шулкадәр чиста, куәтле, көчле тавыш иясе. Хәер, Илһам абый да җырны минем башкаруда тыңлап өйрәнергә яратты.
– Илһам абый Сезнең үзегезгә җырларга да кушкан бит әле. Җырласаң, татарның Бернесе буласың, дигән.
– Кечкенәдән сәхнәдә булдым, мәктәптә укыган чакларда җырлый идем. Ә бит үсмер чакта малайларга бик җырларга ярамый, тавыш ярыларына зыян килә. Миңа аны әйтүче булмаган. Җырлауга нокта шулай куелды. Илһам абый җырлавымны болай ишетте. Ул яңа җыр алганда, магнитофонга үзең җырлап яздыр әле, композитор буларак һәрбер сүзгә нинди мәгънә салуыңа төшенәсем килә, ди иде. Мин кассетага яздырам да илтеп бирәм. Шуннан, кара, шулкадәр матур җырлыйсың бит син, нишләп җырламыйсың, дия башлады. Марк Бернес белән чагыштыруы да хак. Ул заманында бик популяр, түгәрәк кенә битле җырчы иде. Соңрак, җырлыйсы калган икән, дип тә уйладым. Ул чакта вакыты үткән иде инде.
– Җырларыгызның барысы да озын гомерле...
– Үземне белә башлаганнан бирле сәхнәдә, халык арасында. Халыкка нәрсә якын булуын, нинди җыр кирәклеген тою, сиземләү көчле булды. Беркайчан да үзем өчен язмадым, халык өчен язарга тырыштым. Халыкка нинди ризык кирәк, нинди моңны кабул итә? Кулга баян алганчы, үземә һәрчак әнә шул сорауны бирәм. Шунысы кызык: хәзер минем җырларны халык җыры дип игълан итәләр. Беркөнне Зөһрә Сәхәбиева шалтырата. Хәйдәр җырлаган “Җилфер-җилфер”еңне (Әхмәт Ерикәй сүзләре) Хәмдүнә Тимергалиева халык җыры дип игълан итә икән, ди. Фәрит җыры ул, дип әйттем, ди. Бәширә Насыйрова, “Арча” җырын халык җыры дип җырлап йөрим, дип үзе әйтте. “Синең нурың”ны (Хәсән Туфан сүзләре) радиодан инде күптән халык җыры дип әйтәләр. Үзем барып әйткәч кенә, хатаны төзәттеләр. Көй урлау, сүз чәлдерү – үзе бер аерым тема. Шулай бер көн “Мәйдан” каналын ачып җибәргән идем, Зәйнәп Фәрхетдинова “Җилфер-җилфер” көенә башка сүзләр салып җырлый. Шаккаттым. Клип та төшергәннәр. Юкса Зәйнәп бу көйне танырга тиеш кебек. Аны Хәйдәр Бигичев җырлады, Башкортстанда Гали Хәмзин шушы җыр белән популярга әйләнде. Җырчыга шалтыраткан идем, миңа аны Башкортстан композиторы Илдар Магданов бирде, ди. Хәзер интернет заманы бит, кирәк кешең ялт итеп килеп чыга. Илдар Магдановның да сәхифәсен бик тиз таптык. “Җилфер-җилфер” аның сәхифәсендә “Суларда сал тибрәлә” дип атала икән. Бу егет белән сөйләштек. Ул бу җырны юкка чыгарды. Радио-телевидениедә дә хатаны төзәттеләр инде.
Сара Садыйкова өчен йөрәгем әрни. “Керфегеңә тамар идем” дигән җырын урлаганнар икән. Сара апа көенә башка сүзләр урнаштырганнар да яңа җыр килеп чыккан. Лилия Миңгулова җырлый, Рәсим Ильясов оркестры уйнап тора. Юкса Рәсим ул көйне танырга тиеш иде. “Мәйдан” каналының сәясәте тагын да кызыклы булып чыкты. Алар җырларның авторларын күрсәтми, кем җырны алып килә, шуның исеме белән чыгаралар икән.
– Җырчылар, сәхнә – бизнес урыны, диләр. Сез моның белән килешәсезме?
– Алай дип әйтүчеләр сәхнәгә туй, банкетлар аша килделәр. Башта туйларда, юбилейларда шомардылар. Соңрак сәхнәдә туй ясый башладылар. Үкерәләр, кычкыралар, аякларын күтәрәләр. Бу бит – сәхнәнең дәрәҗәсен төшерү, милләтеңне түбәнсетү. Халык та концертка җыр тыңларга килми хәзер. Ул анда дуслары белән очраша, тегеләрнең маймылланганын карап кәеф күтәрә. Ләкин, ничек кенә димә, халык барыбер орлыкны – кибәктән, чын җырны бушыннан аера белә.
– Җыр дигәннән, хәзер сәхнәдә авторларны да әйтә башладылар кебек.
– Кебек, әйе, кебек...
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|