|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.03.2018 Фаҗига
Казанда ОМОН хезмәткәре Денис Иванченконы соңгы юлга озаттыларБүген Росгвардия идарәсенең махсус билгеләнүдәге отряды (ОМОН) даими дислокация базасында Казанның Авангард урамындагы атышта һәлак булган спецназ сугышчысы прапорщик Денис Иванченко белән хушлашты. Аның өч улы ятим калды. Денис Иванченко 15 мартта Мәскәүдә туган. Тагын ике атнадан соң аңа 39 яшь тулган булыр иде. 2006 елның мартыннан ул Мәскәү өлкәсе Эчке эшләр бүлегендә ведомстводан тыш сак бүлекчәләрендә хезмәт итә.
2013 елның февралендә аны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына күчерәләр. 2015 елда ул махсус билгеләнүдәге отрядта хезмәт итә башлый, дип хәбәр итә Татар-информ.
Иванченко 28 февральгә каршы төндә Авангард урамындагы бер йортта атыш оештырган ир-атны кулга алу операциясе вакытында һәлак булды. Исерек хәлдәге ир подъездда мылтыктан ут ача, полицейскийны һәм әлеге йортта яшәүчене яралый. Иванченконың муенына тигән пуля спецназ сугышчысының гомерен өзә.
Денис белән хушлашырга ОМОН сугышчылары, Росгвардия авиациясе һ.б. бүлекчәләрнең пилотлары, полиция хезмәткәрләре килде.
Денис Иванченко Самосырово зиратында җирләнде.
--- |
Иң күп укылган
|