поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
01.03.2018 Җәмгыять

Наилә Фәйзуллина: “Хайваннарны кызганмаска өйрәнә алмадым”

Кешеләр белән тыгыз бәйләнештә бик кызыклы мохит – хайваннар дөньясы тереклек итә. Кошларда да кеше язмышлары дигәндәй, яшәеш охшаш: хайваннар да туалар, үсәләр, балалар тудыралар, авырыйлар, картаялар, үләләр... Кайгыра, сагына, шатлана беләләр, үз телләрендә аңлашалар.

Кыргый хайваннар үз кануннарына буйсынып яшәсә, йорт хайваннарының игелекле кулларга эләккәннәре рәхәт гомер кичерә, ә сукбайлары ни кыргый, ни хуҗасыз хәлдә үз көннәрен үзләре күрә.
 
Бүгенге кунагыбыз – шәһәр кызы булса да, Казан дәүләт ветеринария институтында эшләүче әнисе янына килеп, хайваннар дөньясында кечкенәдән кайнап үскән, алар турында барысын да диярлек белүче, аларны яратып, кызганып дәвалаучы, тәрбияләүче белгеч-табиб – Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең хирургия кафедрасы доценты, академиянең дәвалау-консультация үзәге мөдире Наилә Зариф кызы Фәйзуллина.
 

– Наилә ханым, исеменнән аңлашылганча, сезнең үзәк хайваннарны тикшерү, дәвалау белән шөгыльләнә. Киңрәк аңлатып үтегез әле, гомумән, сезнең эш нидән гыйбарәт?
 
– Безнең дәвалау-консультация үзәге – ветеринар академиянең клиник бүлеге санала. Бездә өч бүлек бар – хирургия, терапия һәм диагностика бүлекләре. Төп максатларыбыз икәү – укыту процессын тәэмин итү һәм академиягә аз булса да матди ярдәм күрсәтү. Ягъни, ветакадемиянең терапия, хирургия, акушерлык һәм диагностика кафедралары безнең үзәккә китерелгән хайваннарны практик дәресләргә алалар. Студентлар аларны дәваламыйлар, ә бары тик ветеринария галимнәренең төрле процедуралар үткәрүләрен, операция ясауларын карап, өйрәнеп торалар. Хайваннарын практик дәресләр өчен биргән кешеләргә исә ташлама ясыйбыз. Хәзер бушлай хезмәт күрсәтүче ветеринария клиникалары юк, шул исәптән, безнең дәвалау-консультация үзәге дә түләүле. Ягъни, безне академиянең укыту-коммерция тармагы дип атарга да була. Шулай да бүтән клиникалардагыга караганда бездә бәяләр арзанрак, аннан аз керемлеләрнең, урам этләрен яки мәчеләрен дәваларга алып килүчеләрнең хәлләренә керәбез, ташлама ясыйбыз.
 
– Сезнең тармак академия белән бергә “тудымы”?
 
– Безнең үзәк сиксәненче еллар азагында оешты. Ул чакта бик кечкенә бер бүлмәдә берничә табиб эшли идек. Ә хәзер Европа стандартлары таләпләренә җавап бирүче клиникада 15 табиб хезмәт күрсәтәбез. Кабул итү, диагностика, операциягә әзерләү, операция бүлмәләребез бар.
 
– Европа стандартлары дисәгез дә, клиникагыз бик гади күренә...
 
– Әйе, без фәлән миллион сумнар бәяләнүче заманча диагностика, дәвалау аппаратлары белән мактана алмыйбыз, юк алар бездә. Кешеләрне нинди югары технологияле җайланмаларда тикшерсәләр, дәваласалар, хайваннар өчен дә шулар кирәк. Әйтик, бездә заманча хирургия, анестезиология, кардиология, диагностика аппаратлары булса, кафедра галимнәре аларда рәхәтләнеп эшләрләр, студентларны өйрәтерләр, хайваннарга диагноз кую һәм аларны дәвалау күпкә сыйфатлырак булыр иде. Әйтик, без авыру хайваннарның тизәкләрен, каннарын микроскоп аша тикшерәбез, югыйсә аларны инде хәзер махсус аппаратларда тикшереп була. Дөрес, академия карамагында лаборатория ачылырга тора, ул безнең эштә зур ярдәмче булыр дип көтәбез. Шунысы игътибарга лаек, без бик дәрәҗәле, югары квалификацияле ветеринария галим-табиблары белән мактана алабыз. Алар ярдәмендә клиникадагы УЗИ, рентген, гематологик анализ ясау аппаратларыбыз белән хайваннарга дөрес диагноз куеп, мөмкин кадәр сыйфатлы дәваларга тырышабыз.

– Сезгә күбесенчә нинди хайваннар алып киләләр?
 
– Нигездә эт-мәчеләр. Шулай ук куян, тиен, әрлән, декоратив күселәр, тутый кошлар, күгәрченнәр, каргалар, чәүкәләр, карлыгачлар алып киләләр. Бик зур бөркет алып килгәннәр иде, ул бездә ярты еллап яшәде. Кошларның гадәттә канатлары сынган була, алар күбесенчә электр чыбыкларына бәрелеп имгәнәләр. Зоопарк белән дә эшлибез, аларның үз профессиональ табиблары бар, әмма диагностика аппаратлары юк, шунлыктан без УЗИ аппараты белән анда барып, чирләп киткән хайваннарны тикшерәбез. Безгә шулай ук төрле киңәш, ярдәм сорап, этләр асрау, үрчетү, дрессировкалау белән шөгыльләнүче кинологлар да мөрәҗәгать итә.
 
– Авыл җирендә эт-мәче үз иркенәрәк куелган. Аларны, билгеле, ашаталар, этләрне җылы ояларда яшәтәләр. Әмма авырсалар яки үлеп китсәләр, хуҗалары үкереп елап йөрми, авырганының гомере беткәнен көтә, үлгәнен каядыр илтеп күмә. Шәһәрдә бүтәнчәрәк: эт-мәче асраучылар алар белән бер савыттан диярлек ашыйлар, бер урын-җирдә йоклыйлар...
 
– Әйе, фатирларында хайван асраучылар аларга гаилә әгъзасы итеп карыйлар. Үзләре белән бергә яшәүче этләргә, мәчеләргә гаиләдәге һәркем шулкадәр ияләшә, алар авырып китсә, безгә, тәмам хәсрәткә батып, бөтен гаиләләре белән киләләр. Катлаулы операция ясарга кирәк дип хәбәр иткәч, кайбер хуҗалар, аеруча ирләр, хәтта аңнарын җуеп егылалар.
 
Хәзер шулай ук авылларда да хайваннарга мөнәсәбәт нык үзгәрде. Халыкның ветеринария мәсьәләсендә аңы артты. Инде авылларда да этләрне, мәчеләрне бала тудырмаслык итәргә – стерильләштерергә кирәклеген аңлыйлар. Юкса, элек эт яки песи балаларын суга батырып үтерүгә яисә каядыр илтеп адаштыру кебек кыргый адымга кадәр барып җитәләр иде бит. Авылларда да йорт хайваннары чирләсә, сыерлары-бозаулары агуланса, эчләре китсә, җәрәхәтләнсәләр, тояклары зарарланса мал табибын чакырталар. Соңгы вакытта безгә Казан авылларыннан кәҗәләр алып килүчеләр күбәйде. Кәҗәм йөккә уза алмый яки бәтили алмый дип, атнага берничә тапкыр токымлы кәҗәләрне алып киләләр. Бәти имезүче кәҗәләрдә мастит булгалый, шул мәсьәлә буенча киләләр. Алар авыл кәҗәләреннән аерыла. Кайберләренең хуҗалары әйтүенчә, алар бик акыллы, күзгә генә карап торалар, диванда йоклыйлар, тәмле, чиста ризык кына ашыйлар.
 
Шулай ук каз, үрдәк асраучылар: “Нишләп каурыйлары коела? Нишләп аксый? Нишләргә?” – дип чылтыратып сорыйлар. Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш, Биектау, Питрәч кебек Казанга якын җирләрдән дә кечкенә малларын безгә алып килүчеләр шактый, Баулыдан, Минзәләдән килүчеләр бар, хәтта күрше республикалардан да киләләр.
 
– Казан тирәсендә сыер, бозаулар асраучылар да бар, аларны ук алып килмиләрдер инде?
 
– Юк, аларны өйләренә барып тикшерергә кирәк, әмма безнең алай йөрү мөмкинлегебез юк. Мөгезле эре терлек буенча ярдәм, киңәш сорап еш чылтыраталар, без һәрвакыт элемтәдә.
 
– Кешеләрдә хәзер инсульт, рак киң таралды, хайваннарда да шулай укмы ул?
 
– Элек, 90нчы елларда, чит илләрдән токымлы этләр, мәчеләр алып кайту, аларны үрчетү шаукымы булып алды. Әмма аларның күбесе чирле иде һәм йогышлы чирләр күп таралды. Чума, вируслы энтерит чирле хайваннарны конвейер кебек китереп торалар, без аларга капельница куеп өлгерә алмый идек. Ашказанын, эчәкләрне эштән чыгаручы вируслы энтерит чирле этләр канлы тәрәт белән эчләре китеп үләләр, кырылалар гына иде. Трансмиссив саркома дигән бик йогышлы, венерик чир киң таралган иде. Ә хәзер болар бөтенләй юк диярлек.
 
Мин 1993 елда Германиягә баргач, андагы ветеринария клиникасын күреп, әкият дөньясы бит бу дип хәйран калган идем. Хәзер үзебез шул әкияткә якынлашып киләбез. Соңгы егерме ел эчендә хәл шактый үзгәрде, ветеринария тармагы алга китте. Мал табиблары, зооинженерлар саны артты, төрле вакциналар, көчле дарулар барлыкка килде, ветеринар ярдәм күрсәтү хезмәте киң таралды, халыкның аңы үсте. Мәгълүмат табу мөмкинлеген әйтәсе дә юк, интернет ярдәмендә хәзер теләсә-нинди эшкә өйрәнеп була, хайваннарның аерым чирләренә багышланган зур конференцияләр үткәрелеп тора. Кыскасы, ветеринария искиткеч үзгәрде. Нәтиҗәдә, без хайваннар арасында элек киң таралган шактый чирләрне җиңүгә, ә йогышлы чирләрнең күбесен бетерүгә ирештек.
 
Әйе, хәзер бүтән чирләр барлыкка килде. Яман шешле хайваннар күп. Аеруча күкрәк яман шеше еш очрый. Моның үз сәбәпләре. Элек хатын-кызлар җидешәр-унар бала тапкан. Хәзер исә бер-ике бала табалар да, туктыйлар. Ә бала тудыру, имезү органнары һәрвакыт эшләргә тиеш, тиешле функциясен үтәмәгәч, күкрәктә кисталар, шешләр барлыкка килә. Токымсыз эт-мәчеләр белән дә шулай, аларны стерильләштерү, бер яктан, бик әйбәт – үрчем булмый. Әмма тискәре ягы да бар – стерильләштерелгән хайваннар тазара башлыйлар, иммунитетлары какшый, төрле органнарына шешләр чыга... Күкрәгендә, эчәгендә яман шеш булган, йөрәк чирле, сулыш юлларына яки үпкәсенә салкын тигән эт-мәчеләрне алып киләләр. Машина бәрдереп киткән хайваннарны алып килүчеләр шактый. Гадәти сырхауханәдәге кебек, аларны башта тикшерәбез, кайсына операция ясыйбыз, гипс салабыз, сынган сөякләрен махсус тимерләр белән тоташтырабыз.
 
– Биредә хайваннар ятып, стационарда да дәваланалармы?
 
– Юк, бездә стационар юк, дәвалыйбыз да, өйләренә озатабыз, аннан кабат килеп ярасын бәйләтергә, тикшертергә кушабыз. Әмма безнең клиника ерактарак урнашкан, шуңа дәвалануны үзләре янындагы ветклиникада дәвам итүчеләр дә шактый.
 
Бездә кафедраларда гына стационарлар бар. Академия җирлегендә сыерлар, сарык, дуңгыз, кәҗәләр яши. Студентлар алар ярдәмендә орлыкландыру, бозаулату, бәрәнләтү процессларын өйрәнәләр, имтиханнар тапшыралар. Зоопарктан картайган, тояклары тузган-таушалган мулны (качыр, кыргый ишәк) китергәннәр иде, ул да стационарда яши. Ортопедия кафедрасында аның тоякларын үлчәп, дәвалап, ярыйсы ук рәткә китерделәр.
 
– Ягъни, кешеләр белән нинди белгечләр эшли, хайваннар белән дә шундый ук табиблар шөгыльләнә. Шулай да хайваннар арасында иң киң таралган чирләр нинди?
 
– Җәрәхәтләнү, шешләр, шул исәптән күкрәк шешләре һәм салкын тию.
 
– Хәзер кешеләрнең буыннарын да алыштыралар, күзләрен дә “өр-яңа” итәләр, биредә хайваннарга андый катлаулы операция ясау мөмкинлеге юк инде, әйеме?
 
– Казанда әлегә юк. Мәскәүдә, Санкт-Петербургта эт-мәчеләргә ясалма буыннар да куялар, катаракта, глаукомадан операцияләр дә ясыйлар.
 
– Картлык чирләре хайваннарга да хасмы?
 
– Әйе. Шунысы мәгълүм – хәзер хайваннар озаграк яши. Элек бу сирәк күренеш иде. Хәзер 17-18-20шәр яшьлек песиләр еш очрый. Һәм, кешеләрдәге кебек үк, озаграк яшәгән саен, чирләре дә арта: тешләре коела, колаклары ишетми, күзләре күрми башлый, йөрәк-кан тамырлары чирләре барлыкка килә. Бер вакыйганы еш искә алам, сезгә дә сөйлим әле. Бервакыт ыспай гына киенгән, шактый олы яшьтәге апа килеп керде. Куенына песи тыккан икән, бераздан гына күреп алдым. “Песиемнең тешен чистартасы иде”, – дип, өстәлгә коточкыч ябык сиам песиен китереп салды. “Сездә нинди наркоз, сыйфатлымы?” – дип кызыксынды. “Бу песинең әтисе былтыр наркоздан үлде”, – диде. Күрәм, песи көчкә хәрәкәтләнә, күрми дә кебек. “Күптән күрмиме?” – дип сорадым. “Җиде еллар”, – ди. “Ул сезнең һәрвакыт шулай акрын кыймылдыймы?” – мин әйтәм. “Юк, соңгы биш елда гына”, – диде апа. “Ә аңа ничә яшь соң?” – мин әйтәм. Аның җавабы мине һушсыз итте: “Егерме җиде яшь!” Песинең авызын ачып карасам, казналары ризыклы-ташлы катлам белән томаланган, тешләре бөтенләй күренми. Әлеге ханым песиенә инде биш ел үзе чәйнәп каптырып ашата икән. Песинең авызын кый-мылдатырлык та хәле калмаган. Шулай да махсус аппаратта чистартып, без аның исән калган берничә тешен “эзләп таптык”.
 
– Этләрнең дә тешләрен дәвалыйлармы?
 
– Билгеле. Элек казналары, тешләре дөрес урнашмаган этләр бик күп иде. Тешләрен тигезләү өчен без аларның авызларына тимерчыбыктан каркас ясап куя һәм аны даими тарттырып тора идек. Бу – нәселдән килүче кимчелек. Кинологлар бик яхшы эшлиләр, андый этләрне үрчетмиләр, күрәсең, һәрхәлдә соңгы елларда безгә мондый проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр юк.
 
Аннан соң элек, матур булсын, басып торсын дип, токымлы этләрнең колакларын кистерәләр, койрыкларын кыскарттыралар иде, хәзер мондый хезмәтләргә дә ихтыяҗ бетте.
 
– Клиникага килүчеләр күпме?
 
– Көненә 25-30лап кеше килә. Элек күбрәк иде, шуңа тәүлек әйләнәсе эшли идек. Ник дигәндә, без әле эшли генә башлаганда Казанда нибары өч ветклиника бар, шуның берсе безнеке иде. Ә хәзер, белүебезчә, шәһәрдә мондый клиникалар 50 тирәсе, бәлки, артыграктыр да.
 
Ноябрь-декабрь айларында килүчеләр яртылаш кими, яңа елдан соң, яз-көз айларында күп киләләр. Язын-көзен талпан кадалудан чирләп киткән этләрне, мәчеләрне алып киләләр. Аеруча көз көне клиника ишек төбенә иясез мәчеләрне күпләп ташлап китәләр. Кызганып, салкыннарда биредә калмасыннар дип, бакчаларыннан алып кайталар, күрәсең. Аларны студентлар аша урнаштырабыз. Күбесе авыл балалары бит, алып кайтып китәләр.
 
– Поши, кабан дуңгызы кебек кыргый хайваннар алып килгәннәре юкмы?
 
– Юк. Бик күптән инде каты имгәнгән кыр кәҗәсен алып килгәннәр иде: зур юлга чабып чыккан, ә юлның икенче кырыендагы кар көрте аша сикереп чыга алмаган. Куып килгән машина аны ялгыш бәрдергән. Шуннан йөртүче аны безгә алып килде. Әмма коткарып кала алмадык, мие селкенгән, күп җирдән сөякләре сынган иде, бер сәгатьтән үлде... Караңгыда юлда бәрдерелгән керпеләрне, куяннарны алып килгәлиләр. Бервакыт сурикат дип аталган хайван алып килгәннәр иде, әмма безгә килеп җиткәнче эчәгесе тышка чыгып беткәнлектән, без аны коткара алмадык. Кыргый хайваннарны дәвалау катлаулырак, алар дару-уколларны бүтәнчәрәк кабул итәләр, гадәттә күбесе авыр хәлдә китерелә һәм үлә.
 
Киек кошларны алып киләләр. Бервакыт үзем дә урамнан узып барганда бер күгәрченне каргалар өере чукып маташканын күреп, йолып алдым. Клиникага алып килдем, дәваладык, терелгәнче шушында асрап тордык. Кызганыч бит. Мин 30 елдан артык биредә эшләп, хайваннарны кызганмаска тәки өйрәнә алмадым. Дәвалаганда да бик кызганам. Инде өйрәнергә вакыт иде, югыйсә. Бу яктан яшьләр ныграк, алар йөрәкләренә якын алмыйлар һәм мин аларга бик кызыгам.
 
– Кеше организмы дуңгызныкына охшаган диләр, шулаймы?
 
– Әйе, биологик билгеләре буенча дуңгыз кешегә иң охшаш хайван. Аның ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары системасы, бөерләре кешенеке кебек. Әмма студентлар кеше һәм хайваннар физиологиясен тулысынча этләрдән өйрәнәләр. Моның өчен махсус ясалма эт тә тора, аңа төрле чирләр программалаштырылган, әйтик, йөрәк зәгыйфьлеге. Студентлар эндоскоп белән тыңлап, сәламәт һәм зәгыйфь йөрәкле этнең йөрәк тибеше нинди булырга тиешлеген беләләр.
 
Хайваннарны яклау турындагы закон буенча хәзер тере этләрдә сынау-тәҗрибәләр үткәрү тыела. Мин эшли генә башлаганда андый тәҗрибәләр әле үткәрелә иде. Эт – кешегә иң якын хайван, кешенең дүрт аяклы дусты санала, шуңа әлеге тәҗрибәләрне этик, әхлакый яктан чыгып тыйганнардыр дип фаразлыйм. Йорт хайваннары бик акыллы бит алар. Безнең фатирда да мин дәвалаганнан соң биредән алып кайткан ике эт яши. Бик акыллылар үзләре. Берсе икенчесенең уенчыгын алса, уенчыксыз калганы яныма килеп бармагымнан эләктерә дә, теге эт янына алып барып, төртеп күрсәтә: уенчыгымны алды, бирсен, ярдәм ит, янәсе.
 
– Хайванның терелүгә өмете юк икән, аны нәрсә эшләтәләр?
 
– Анысын хуҗа хәл итә: яки үз вакыты җиткәч, үз үлеме белән китәргә тиеш дип, этен яки мәчесен өенә алып кайта, яки биредә йоклатып, аннан яндырырга ризалаша. Күбесенчә үзләре белән алып китәләр һәм, хайван үлгәч, аны үзләре теләгән җиргә күмәләр, гәрчә мин бу хәлгә каршы – моны санитар нормаларны бозу дип саныйм. Диагноз куелганнан соң эт яки мәчегә операция ясаганда аның барлык органына яман шеш таралганын күрсәк, без бу хакта хайванның хуҗасына әйтәбез, теләсәгез, кереп карагыз дибез һәм, корсагын тегеп куеп, газаплы үлемгә дучар итүгә караганда, аны йоклату хәерлерәк дип киңәш бирәбез. Тулысынча параличланган яки умыртка баганасы берничә җирдән сынган, эчәкләре эшләмәгәнлектән тизәкләре бөтенләй чыкмый, яки теләсә-ничек коелып йөри, сидеге чүмечтән аккан кебек агып йөри торган хайваннар була. Әгәр аларның хуҗалары үзләре дә көчкә йөрүче өлкән кешеләр икән, хайванны нигә газапларга? Бу очракта, билгеле, хайванны мәңгелеккә йоклату хәерлерәк. Билгеле без эт-мәче хуҗаларына үз фикеребезне көчләп тага алмыйбыз, әмма кагыйдә буенча хайваннар биредә калырга, яндырылырга тиеш. Әгәр алар бу адымга ризалаша икән, хайванга зур дозада анестезия бирелә, башта аның мие эшләүдән туктый, аннан йөрәге, ул шуннан бүтән уянмый, йоклаган килеш үлеп китә. Аннан без аны крематорийга озатабыз. Казан тирәсендә хайваннарны яндыра торган өч крематорий бар, берсе – Биектауда. Безнең академиянең дә Биектаудагы фәнни-тикшеренү институты белән төзелгән килешүе бар, шундагы крематорийда яндырабыз.
 
Ә этебез яки мәчебез үз үлеме белән үлсен дип, аны ахыргача асрау өчен өйләренә алып китүчеләргә, хайваннары бик сызланмасын дип, авыртуны баса торган дарулар тәкъдим итәбез. Кайбер ветклиникалар йоклатып үтерү ысулын кулланмыйлар.
 
– Йоклатыгыз, бүтән асрый алмыйм дип, яхшы гына йөреп торган эт яки мәчеләрен алып килүчеләр дә бармы?
 
– Булгалый. Ләкин бу соңгы адым бит, хайван бик карт һәм өметсез чирле булганда гына аклана торган адым. Без шуны аңлатып карыйбыз, карарларын үзгәртмиләр икән, хуҗалары өчен кирәксезгә калган этләр яки мәчеләрне үзебезгә алып калабыз. Биредә эшләүче һәр табиб өендә икешәр-өчәр “ятим” эт яки мәче яши. Берсе дә диярлек сатып алынмаган, чөнки без токымлы эт-мәчеләр асрарга өлгермибез – ташландык, иясез калган, хуҗалары баш тарткан гади маэмайлар, песиләр күп. Питрәч районында иске йортыбыз бар, анда шулай ук ташландык ике песи яши, көн аралаш яки ике көнгә бер кайтып, аларны ашатып киләбез.
 
Безнең клиникага машина бәрдергән сукбай этләрне алып киләләр һәм уколлар, операция өчен түлиләр дә, бездә калдыралар. Дәвалап, аякка бастырганнан соң без ул этләрне йә үзебезгә алып кайтабыз, йә таныш-белешләргә әйтеп, сорашып, яхшы кулларга тапшырабыз. Яки урамга чыгарып җибәрергә мәҗбүр булабыз. Шәһәрдә сукбай этләргә вакытлыча яшәү өчен кечерәк кенә, әйтик, 50шәр башка исәпләнгән берничә приют ачсалар, бик яхшы булыр иде. Аларда этләрнең терелүгә өметсезләрен йоклатырга, бүтәннәрен дәвалап, вакциналар ясап, стерильләштереп, кабат урамга чыгарып җибәрергә булыр иде. Ул приютларда студентлар – булачак биологлар, ветеринарлар волонтер булып эшли алырлар иде.
 
– Котырган хайваннар да очрыймы, соңгы елларда котырган төлкеләр күбәйде дигән мәгълүмат бар?
 
– Котыру чирле икәнлеге күзгә бәрелеп торган хайваннарга юлыкканыбыз юк. Ә шикле күренгәннәре бар, аларны дәүләт клиникаларына озатабыз. Безнең барыбызга да котыру чиренә каршы прививка ясалган, аны өч елга бер тапкыр ясатып торабыз. Роспотребнадзор таләпләре буенча һәр ветеринар котыру чиренә каршы прививка ясатырга тиеш.
 
Бервакыт кайсыдыр авылда котырган төлке дүрт йортка рәттән кергән, дүртенчесендә азиат токымлы эт аны буып үтергән иде. Хуҗа төлкенең тиресен салдырган, аннан: “Мин дөрес эшләдемме икән?” – дип безгә чылтыратты. Без аңа төлкене алып, тизрәк дәүләт ветклиникасына барырга куштык. Шуннан алар гаиләләре белән котыру чиреннән укол ясатып йөрделәр, авылдагы барлык этләрне мәңгегә йоклатырга туры килде. Ә котырган төлкене буып үтергән эткә берни булмады, чөнки аңа котыру чиренә каршы прививка ясаткан булганнар.
 
Без котыру чиренә каршы вакцина ясыйбыз, махсус журналга барысын да теркәп, исәбен алып барабыз, Роспотребнадзорга хисап тотабыз. Котыру чиреннән аерым вакцина да бар, аны бүтән вакциналар белән бергә дә ясатырга була. Дәүләт карамагындагы ветклиникалар ветеринарларында әлеге вакцина бушлай, бары аның эше һәм шприц өчен генә акча түлисе. Эт асраучылар дүрт аяклы дусларына котыру чиренә каршы вакцина салдыруга җаваплы карасыннар иде, чөнки ул дәваланмый торган бик куркыныч чир.
 

Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.02.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»