поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.02.2018 Экология

Яз җитә – өшемәгез: Татарстанда 31 градуслы салкыннар көтелә

Узган якшәмбедән дүшәмбегә каршы төн быелның иң салкын төне булып истә калыр, мөгаен. Казан федераль университеты метеостанциясе галимнәре бу төнне соңгы еллар өчен аномаль температураны теркәгән – 23,5 градус салкын.

Дөрес, һава торышы төрле җирдә төрлечә булган. Әйтик, Авиатөзелеш районында салкынлык 29 градуска кадәр җиткән, Кама Тамагы районында яшәүче газета укучыларыбыз: «Авылда көндез дә 34 градус күрсәтә иде», – дип шалтыраттылар. КФУның Метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, февраль азагында мондый суык моннан ун ел элек күзәтелгән.
 
Сүз уңаеннан, 2007 елның 25 февраль төнендә 26 градус суык теркәлгән, 1990 елда 3 градус җылы булган.
– Атна башында аномаль суык көннәр торды. Һава температурасы уртачадан ун градуска түбәнрәк иде. Яз иртә килмәячәк. Мондый чын салкын кыш атна азагына кадәр торыр, – дип фаразлый Юрий Переведенцев.
 
Аның аңлатуынча, барысына да Арктика ягыннан килеп кергән циклон «гаепле». Аның каравы көннәр кояшлы, күк йөзе аяз.
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь дә киләсе атнада җылы вәгъдә итми.
– Календарь буенча, яз 1 марттан килә, климатик норма буенча, гадәттә март азагында башланырга тиеш. Әмма алдан фаразлап булмый. Су басулар була икән дигән сүзләр дә имеш-мимеш кенә. Язга, җәйгә фаразлар 23 мартта гына билгеле булачак, – диде ул.
 
Синоптиклар әйтүенчә, 7 мартка кадәр һава температурасы нормадан 4-5 градуска салкынрак булачак. Киләсе ике көндә һава температурасы көндез 17 градуска кадәр суытса, төнлә урыны белән 31 градуска кадәр суык көтелә. Җирнең магнит кыры тыныч.
 
Суыкта нишләргә?
 
Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, авыл җирендә, урамда 23 градус суык булганда, башлангыч сыйныф укучыларына мәктәпкә бармаска рөхсәт ителә. V-IX сыйныф укучылары – 25 градус, X-XI сыйныф укучылары 30 градус салкында өйдә кала алалар.
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә суык көннәрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, җылыткыч җайланмаларны саклык белән кулланырга киңәш итә. Төнгә электр мичләрен сүндерергә, фатирларны газ плитәсе кабызып җылытмаска, өйдә тәмәке тартмаска кушалар. Атна башында республикада электр җайланмаларын саксыз куллану аркасында ун янгын очрагы теркәлгән.
 
Кичәге мәгълүматлар буенча, соңгы дүрт көндә Казанда өч кеше өшегән, 20 кеше, каты туңып, ашыгыч медицина ярдәме чакырткан. Казанның 12нче шәһәр хастаханәсендә травматология пункты җитәкчесе Владислав Нагматуллин әйтүенчә, салкыннарда өшүдән сакланырга кирәк. Өшүнең дүрт дәрәҗәсе була. Күпләр җиңелчә өшеп мөрәҗәгать итә.
 
– Бу вакытта тән кызара, азрак шешәргә дә мөмкин, агарып чыга, сизми башлый. Өшегән урынны тән сизә башлаганчы уарга, шул урында сулы кабарчыклар барлыкка килсә, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди табиб.
 
Тирләгәндә өшү куркынычы ике тапкырга күбрәк. Җилле көнне кеше өшегәнен сизмәскә мөмкин. Бер өшегән урын икенче юлы суыкка ныграк бирешә икән. Шуңа да салкында дөрес киенергә, урамга чыгар алдыннан яхшылап ашарга, салкында озак булырга туры килгәндә, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Җылыныр өчен спиртлы эчемлекләр кулланмагыз.

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.02.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»