поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.02.2010 Матбугат

ӘЙТСӘҢ СҮЗ...

Мин гомерем буе балалар укыттым. "Татарстан яшьләре"н гел алдырам, күңелгә охшаган мәкаләләрне кисеп алып, төпли барам. Яхшы әсәрләргә сөенәм, аларны алкышлыйм. Ләкин вакытлы матбугатта, радио-телевидениедә урынлы-урынсыз шыксыз сүзләр, чит-ят телдән туры тәрҗемәле шөкәтсез гыйбарәләр еш очрый. Алар Ана телендә тәрбия алган шәхесләрнең эчен пошыра. Андый шыксыз сүзләрне "гәзитәгә җибәрермен әле" дип җыеп бара идем. Җибәрергә кыймадым. Ялгышларны төзәтү һичкайчан да соң һәм зыянлы булмас дигән максаттан чыгып, элегрәк теркәп куйган бу мисалларны бүген Сезнең гәзитәне укучылар игътибарына тәкъдим итәм. Хаталар элек басылса да, гыйбрәт буларак, әле алар искермәгән.

Хөрмәтле редакция!

 

Газетагызда "чыктым аркылы күпер"ләрне күрсәткәләп торучы берәр рубрика ачыгыз әле. Бетерәләр бит телебезне! Бу хакта дәшми калырга ярамый! Әгәр  кирәк санасагыз, минем түбәндәге тупланмаларымны бастырырсыз. Кирәк дип тапсагыз, тагын  җибәрермен. 

 

Хөрмәт белән,  Варис Мираслы.

 

* * *

 

Аяныч ки, соңгы вакытта татар әдәбиятының классик әдәби теле пычрана, зәгыйфьләнә бара. Мин күрсәтәчәк ялгышлар турында вакытлы матбугатта Адлер Тимергалин, Илдар Низамов, Рабит Батулла кебек олы-олы язучыларыбыз язып чыккан иде инде, аларга рәхмәт, ләкин Ана телебезнең хәле мөшкел чакта кат-кат "каравыл" кычкырырга, аны коткарырга тырышу кирәктер. Минем максатым: каләм ияләре үзләренең эш коралы – Ана телен яхшы белсеннәр иде, һәр  җөмләгә, һәр сүзгә  игътибарлы булсыннар иде.

 

Радиодан диктор Фәйзүзә Исхакова һәр көнне:

 

– Вакыт – җиде сәгать утыз минут! – дип сөйли.

 

Юкса, "җиде сәгать утыз минут" дип кенә әйтсә дә, вакыт икәне  аңлашыла, ләбаса. Монда дикторның гаебе юк дәрәҗәсендә, редакторы шулай язып биргән,  диктор җөмләне төзәтергә кыймаган.

 

* * *

 

Урысчадан татарчага тәрҗемә фильмында (ТВ, 1989, 12 ноябрь) каһарман:

 

– Барыгыз, урамга чыгып, һава иснәп керегез! – ди.

 

Юкса, Ана телендә һаваны иснәмиләр, сулыйлар. Хушбуйны гына иснәп карыйлар.

 

* * *

 

Ана телебезнең пычрануына матбугат, телевидение, язучылар үзләре дә шактый өлеш кертә. Еш кына каләмчеләр "лаек, мәгълүмат, каеш" дип язасы урында "лаеклы, мәгълүматлар, ремень" дип язалар, сөйлиләр. Кеше бу бүләккә "лаеклы" түгел "лаек" кына. "Мәгълүмат"  гарәп сүзе, үз эчендә күплекне дә тота. Каләмче Сәрмәдия Сөләйманның туган ягында "каеш" сүзе юк, ахрысы. "Мәдәни  җомга" гәзитәсенең 2004 елның 1 октябрендә басылган мәкаләсендә ул "ремень" дип яза.

 

 * * *

 

Соңгы елларда "уңышлыклар" теләүчеләр күбәеп китте.

 

Юкса, "сиңа уңыш, уңышлар телим" җөмләләре телебезне бозмас  иде.

 

* * *

 

"Идел"нең 2003 елгы 3 нче санында Гыйматдинова һәм  "Казан утлары"ның  2010 елгы   2 нче санында Мирхәйдәров "Табын артында, өстәл артында, конкурс" дип язалар. Юкса, үз кесәбездә генә "табын янында, өстәл янында, ярыш, бәйге, уңыш" кәлимәләре тулып ята. 

 

* * *

 

"Энә җепләү" дип яза Р. Абдуллов әфәнде ("Чаян", 2004, №13).

 

Юкса, Ана телебездә энәне саплыйлар.

 

* * *

 

"Мәдәни җомга"да (2005, 7 гыйнварында) басылган "Танымаганга сабышты" әсәренә күз салгач, шуны аңлыйсың: хикәядә сүз танымаган булып кылану турында икән. Юкса, Ана телебездә танымаганга салышалар, авыруга  сабышалар.

 

"Салыша" белән "сабыша" сүзләрен хәтта тәҗрибәле язучыларыбыз да бутап яза (Мөсәгыйт Хәбибуллин – "Сөембикә-ханбикә", Камил Кәримов – "Күрше  авыл кызы").

 

* * *

 

"Казан утлары"ның, 2005 елгы,  1 нче санының, 124 нче битендә берәү "Кинофильмнар тудырырга" өнди.

 

Юкса, Ана телебездә кинофильмны тудырмыйлар, ә иҗат итәләр яки   төшерәләр.

 

* * *

 

Халисә Ширмән. "Кыргыйлык", хикәя ("К.У." 2009, № 6). Халисә ханым! Аш пешерүче "пешекче" түгел  бит инде, "ашчы". Пешекче – ул ашчының ярдәмчесе, тавык, каз, бозау-сарык башы пешекләп, йонын йолкып, суган-бәрәңге әрчеп, кара эш башкаручы гына.

 

* * *

 

Әхәт Гаффар. "Пәрәвезле көзнең бер чите", хикәя. ("М.Җ." 2009, 27 ноябрь). Әхәт Гаффарның хикәясендә тел һич тә начар түгел, бу язучы хикәяли белә, бөтен язучылар да "аның каравы" дип хата язганда Гаффар дөрес итеп "аның каруы" дип яза. Чөнки дөресе шулай, алдагы фикернең киресе булган очракта, каршы фикер буларак, "аның каруы" дип сөйләшә торганнар иде без сабый чакта. "Каруы" – "каршы фикер" мәгънәсендә. Каравы – "не смотря на то" түгел. "Карулаша, карыша" кәлимәләренең нигезендә "кару" тамыры ята.

 

* * *

 

Рашат Низами. "Сәйдәшнең соңгы елы" ("К.У." 2010, №1).

 

"Кыйсса" дип аталган бу әсәрнең беренче җөмләсендә ук сука ташка терәлә. "Тышта март тамчылары чурлый..."

 

Җәйге кичләрдә ишегалдында  җир бакасы чурлый, "эчем чурлый" диләр, тамчыларның чурлаганын күзаллавы шактый кыен. 59 нчы биттә Рашат әфәнде "Күзләрен җетерәк ачып" дип яза, күзләрне ничек итеп җетерәк ачып була икән? "Җете кызыл" гыйбарәсе Ана телебездә бар, ләкин "җетерәк ачу" юк. 60 нчы биттә "Кремль астына... Ташаяк төрмәсенә бардылар" дигән  җөмләгә очрагач, тагын аптырап каласың. Кремль астында бит  җир асты юллары һәм шәһит киткән батырларның сөякләре генә. Бу очракта "Кремль янындагы төрмә" дип язарга кирәк иде. Аннан соң Ташаяк төрмәсе юк, Ташаяк ярминкәсе булган, ләкин ул  гел икенче тарафта, Кремльнең стадионга караган ягында. 62 биттә автор "аның иманы дөрес уйлый" ди. Бу җөмләне дә күңел кабул итә алмый. Иман үзе уйның, фикернең бер шәкеле бит, иман – уйлый торган әгъза түгел, ул адәм баласының инанычы.

 

* * *

 

"Бәхеткә каршы, үсмерләр аз" ("Т.Я.", 2010, 4 февраль, 1 нче бит). Бәхеткә каршы булгач, ул бәхетсезлек була, "бәхеткә" яки "бәхеткә күрә" дөрес булыр.

 

* * *

 

Матбугатта да ("Чаян", 2010, № 1), хөкүмәт әһелләре дә утырышларда "инаугурация" дигән сүз куллана. Әйтергә кыен,  җиде ят сүз урыс теленә, аннан Ана телебезгә дә килеп керде инде. Бу инглиз сүзе илбашын (президентны) тантаналы рәвештә вазифага тәсдыйк итүне аңлата. Ана телебездә урта гасырларда "Хан күтәрү" йоласы булган. Әйдәгез, матбугат әһелләре, бүгеннән үз сүзебезне гамәлгә куйыйк. Март аенда Татарстанның икенче илбашын тәкъдир итү тантанасы булачак. Нургали улы Рөстәм Минлехановны бер тавыштан илбашы итеп күтәрик!



Татарстан яшьләре
№ 23 | 20.02.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»