|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2018 Хәйрия
Авариядән соң ул берни дә хәтерләми, аңламый, сөйләшә дә алмый“Ватаным Татарстан”ның 19 гыйнвар санында “Кайсыгызның кулы җылы?” сәхифәсендә Гөлзәйнәп Шәрипованың “Ярдәм кирәк” дигән язмасы чыккан иде. Шул көннән бирле редакция телефоны тынып тормый. Кайдан гына шалтыратмыйлар?! Кемдер әзерләп куйган ярдәмен килеп алуыбызны сорый, кайберәүләр үзләре үк килеп җитә. Казанда яшәүче Рәшит әфәнде гаиләсе әлеге кешеләр өчен бик күп кием-салым бирде. Сания исемле укучыбыз да күчтәнәчләрен әзерләп куйган. Ә Гөлфия ханым ике капчык кием, ике тартма күчтәнәч белән улларын җибәргән.
Гөлзәйнәп Шәрипова гаиләсе белән Кукмара районында яши. Күчтәнәчләрне аларга үзебез алып кайтып бирергә ниятлибез. Гөлзәйнәп ханым үзләренең авыр хәлдә яшәүләреннән уңайсызлана. Шуңа да элемтә өчен үзебезнең телефон номерын куйдык.
“Дөресен әйтәм, хатыма җавап булмас, дигән идем. Хәзер бит һәр кешенең үз кайгысы, үз тормышы, үз мәшәкате. Күпләр кредит түли, минем кебекләргә ярдәм итмәсләр, дигән идем. Сезнең хәбәрегезне ишеткәч, күңелгә рәхәт булып китте. Ул кешеләргә Алланың рәхмәте яусын!”– диде Гөлзәйнәп.
“ВТ” һәрвакыт кешеләр язмышына битараф калмыйча, аларга ярдәм оештырырга тырыша. Кемгәдер киемләтә, ризыклата, уку кирәк-ярагы белән булышсак, дусларыбыз ярдәме белән хәйрия концертлары да оештырабыз. Чираттагысы 28 март көнне Казандагы “Юность” мәдәният йортында узачак. Ниятебез – юл фаҗигасенә юлыгып инвалид калган 25 яшьлек Ленар Галимуллинга ярдәм итү.
Ленар эштән кайтканда, авариягә очрый. Бик күп операцияләр кичерә. Табиблар өметләндермәсә дә, әнисе һәм әбисе ярдәме белән ул бераз тернәкләнә. Тик берни дә хәтерләми, бер кешене дә аңламый. Сөйләшә дә алмый. Улы бәлагә юлыккач, әтиләре йөрәк авыруыннан үлеп китә. Тормышның бар авырлыгы әнисе Роза ханым җилкәсенә калган. Ленарның сыйныфташлары, дуслары аның терелүенә ышаналар. Һәрчак хәлен белеп, булдыра алганча ярдәм итәләр. Бу чараны оештыруны да алар сорады. Сез дә әлеге концертка килеп, Ленарга ярдәм итә аласыз.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|