|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2018 Криминал
Казандагы атышның сәбәбе билгеле булды: һәлак булучылар барТатарстанның тикшерү комитеты Казанда ут ачкан ир-атның үлемен раслады. Бу хакта Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте. Кичә Казанда Авангард урамының бер йортында ир-атның ата башлавы турында язып чыккан идек. Күршеләре әйтүенчә, әлеге атучы еш кына үз йортында тавыш чыгарган һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.
Бу юлы ирнең хатыны белән булган конфликты ут ачуга сәбәп булган.
Тоткарлау операциясе вакытында ОМОН хезмәткәре, участковый һәм шушы йортта яшәүче бер кеше яраланган, дип хәбәр итә Татар-информ.
Соңрак билгеле булганча, алган яралардан ОМОН хезмәткәре вафат була. Росгвардиядә ОМОН хезмәткәренең үлемен расладылар.
Татарстанның тикшерү комитеты Казанда ут ачкан ир-атның үлеме турында хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|