поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.02.2010 Интернет

НАИЛ САФИУЛЛИН: ИНТЕРНЕТТА АЧЫК АВЫЗ БУЛМАГЫЗ!

Интернетта www.tatarblog.com cайты эшләп килә. Ул татар интернетына һәм, гомумән, алдынгы технологияләргә багышланган. Мондагы һәр язма татар телендә. Чөнки сайтның хуҗасы – татар өчен янып йөрүче егет Наил Сафиуллин.

–  Наил, син белемең буенча кем? Программистмы?

 

–  Юк, мин Казан дәүләт энергетика университетын тәмамладым. Белемем буенча инженер.

 

–  Синең “Татарблог” сайты шактый популяр. Ә аннан тыш нинди мактанырлык эшләрең бар?

 

–  Казан турында kazan-city.com сайтын ясадым. Аны хәзер яңа “движок”ка күчерәбез (“движок” – интернетчылар телендә “сайт белән идарә итү системасы” – ред.). Планда тагын унлап проект бар. Берничәсен төркемебез белән, кайберләрен үзем генә эшлим. Мин Саба районы Мичәнбаш авылыннан. Соңрак Шәмәрдәнгә күчеп, мәктәпне шунда тәмамладым. Туган авылымда мәчет төзелә башлагач, michanbash.ru сайтын эшләдем.

 

–  Пәрәвездә сине нинди никлар, кушаматлар аша танып була?

 

–  Ооо... Мин шәхси “брендинг” белән шөгыльләнмим (көлә), шуңа күрә никларым бик күп. Хостинг-форумнарда бер ник белән утырсам, домен-форумнарда, урыс телле “татар” форумнарында башка исем белән. “Твиттер”да –  @qazan, урыс блогларында –  Казанский татарин... “В контакте”да hәм Facebook-та –  Наиль абый Барсили.

 

–  Интернет белән беренче очрашуың ничек булды?

 

–  2001 елда бөтен кеше “интернет, интернет” дип сөйләшә... “Нәрсә икән ул?” дип кызыксынып, “Рамблер”да электрон почта теркәргә булышыр өчен группадашымны интернет-салонга алып бардым. Шуннан башланды кызыксыну.

 

–  Бүгенге татар интернетын ничек бәялисең?

 

–  Минемчә, татар интернеты ул – бары тик татарча ясалган сайтлар. Сайтлар татарлар турында урысча яки инглизчә булса – рунет яки инглиз интернеты була. Татар татар булып калырга тиеш, дип уйлыйм. Кызганычка каршы, интернетта татар теле бик киң таралмаган. 100 татардан 5-6 кеше генә ана телендә аралаша. Телне белгәннәр дә күбрәк рус телле сайт ясыйлар. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән телебезне ихтирам итмәү. Икенчедән, татар веб-мастерларның күбесе Мәскәү, Казан, Уфа кебек зур калалардан, ә анда яшьләр күбрәк русча аралаша. Өченчедән, татар сайтларына халык әлегә бик күп керми, шуңа күрә аларны коммерция ягыннан уңышлы итү авыр. Дүртенчедән, татар теле ул җылы тел, күңелгә якын тел, гаилә теле, дин теле, мәхәббәт теле, әмма интернет теле түгел. Татарда техник терминнар бик аз, кызганычка каршы.

 

–  Килешми мөмкин түгел...

 

–  Әйе. Ә социаль ресурсларны алыйк. Мәсәлән, “Дуслар.ру” сайты. Анда 99 процент халык урысча сөйләшә. Сайтның интерфейсы да рус телендә. “Кычытмаган җирне кашымыйлар” ди халык. Әмма бүген интернетны “татарчалаштыру” бик мөһим дип саныйм. Безгә эшләргә дә эшләргә әле...

 

–  Көн дәвамында нинди сайтларга керәсең?

 

–  Тwitter.com сайтында IT-яңалыклар белән танышам, “Матбугат.ру”га кереп чыгам. “Яндекс” яки “Лента.ру” кебек сайтларда кирәкмәс яңалыклар укып утырмыйм. “Хабр”га язылдым. Вaltasi.ru форумыда булам, интернеттан “Яшьләр радиосын” тыңлыйм, “В контакте”га да кереп чыгам. Чит ил сайтларын еш карыйм.

 

–  Яшь компьютерчыларга ниләр киңәш итәсең?

 

–  Интернеттагы һәр нәрсәгә ышанмагыз. Сайтның абруйлыларын гына сайлагыз. Бүген интернетта чүп күп. Акыллыбашлар ачык авызлар хисабына шактый акча эшли. Ачык авыз булмагыз!



Сабантуй
№ 8 | 20.02.2010
Сабантуй печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»