поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.02.2018 Мәдәният

Казанда Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллиналарның юбилей концерты узды

2018 елның 26 февралендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театрында күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов һәм Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме» булды.

Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллина 30 елдан артык Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган сәхнә ветераннары. Бүген дә «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы оештырган концертлар, кичәләр, сәяхәтләрдә актив катнашалар. 2017 елның 3 октябрендә аларның юбилей елларына атап филармония паркында исемле чыршылар да  утыртылды.
 
 
 
Юбилей концертында Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Фәтхи, Лена Бичарина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Бәширә Насыйрова, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов; Илшат Вәлиев, Ринат Гыйләҗев, Рәфинә Ганиуллина, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алинә Сафиуллина, Рисәнә Мостафина, Чулпан Йосыпова, Илназ Минвәлиев һ.б. башкаруында Фәрит Хатыйповның төрле елларда иҗат иткән җырлары яңгырады.
 
 
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова юбилярларга Татарстан Президентының «Рәхмәт хаты»н тапшырды.
Татар дәүләт филармониясе исеменнән бәйрәм хуҗаларын филармониянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов тәбрикләде.  
 
 
Юбилярларны шулай ук якташлары – Арча һәм Теләче районы җитәкчеләре котлады һәм «Рәхмәт хатлары» тапшырды.
 
 
 
Бәйрәмгә Уфадан килгән кунаклар – социология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Равил Насыйбуллин һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы Фәүдәт Гыйлаҗев – юбилярларның иҗатташ дуслары. Кичәдә Фәрит Хатыйповның Равил Насыйбуллин сүзләренә иҗат иткән җырлары да яңгырады.
 
Юбилей кичәсендә шулай ук Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле,  «Сәйдәш» бию театры, музыкантлар Ринат Вәлиев, Люция Камалова чыгыш ясады.
 
 
Концертны Кәрим Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова һәм  Артем Пискунов алып барды.
 
Сценарий авторлары – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин һәм Татарстанныд атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева.
 
Юбилей концертын «Яңа гасыр» каналында язмада күреп булачак.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»