|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2018 Әдәбият
Чистайда Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар уза (ФОТО)Февраль ае Чистай районында – Гаяз Исхакый ае булып билгеләп үтелә. Төбәкнең төрле мәктәпләрендә күренекле язучының тууына 140 ел тулуга багышланган кичәләр, укулар, конференцияләр, язучы һәйкәленә чәчәкләр салу чаралары узды. 22 февральдә Наратлы елга урта мәктәбендә узган, Гаяз Исхакыйны искә алу һәм Туган телгә багышланган кичәдә драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, шагыйрә, С.Сәләйманова исемендәге премия лауреаты Рифә Рахман катнашты.
1 мартта Гаяз Исхакыйныңа туган авылы Яуширмәдә, язучылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә осталары катнашында, язучының тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы кичә була.
--- |
Иң күп укылган
|