|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2018 Спорт
Равил Хәйруллин: армиядә беренче көнне үк берсенең ике кабыргасын сындырдымТатарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин ротага килгән беренче көнендә үк бер дембельне көрәш алымы белән җилкәсе аша алып аткан. Тегесе госпитальгә эләккән. Равил Хәйруллин бүген барлык көрәшче егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Дөрес, үзе ул элеккечә бу бәйрәмне Совет армиясе һәм хәрби-диңгез флоты көне дип атый. «Илебез көчле, тормышыбыз тыныч, егетләребез һәрчак әзерлекле булсын иде. Сер түгел, безнең илнең дуслардан да бигрәк дошманнары, көнләшеп караучылары күбрәк. Ә көрәшчеләребез — ил сакчыларының мөһим бер өлеше булып тора», диде ул көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Әлбәттә, Равил Гарифулловичтан армиядә булган берәр хәл турында сораштык. «Андый кызыклы, истә калган моментлар китап язарлык бит ул, — диде ул көлеп. — Ротага килеп урнашкан көнне үк башланды андый хәлләр».
Тәфсилләбрәк сорашам. » Ротага килеп төшкән көнне үк бер дембельне алып очырдым. Отбой булгач та, ятарга әзерләнә башладым. Берзаман чишенгәндә берсе җилкәмнән тотып алды. Минем исә көрәшкәндә коронный алымым бар: через плечо. Монда да аны-моны уйлап тормадым, алдым да җилкә аша идәнгән салдым моны. Мин 60 килолы егет, ә бу 80 килолы Пермь егете булып чыкты. Һәм бөтен казармаган кычкыра башлады бу. Җыелдылар, 12 «дед» чорнап алды мине. Берсе — Житомирдан килгән украин егете прапорщик урынына калган. Әгәр берәр ЧП булса, моңа эләгәчәк инде. Ярый, шунда тынычландырды бу. Ә теге егетне госпитальгә алып киттеләр. Әлбәттә, төнлә нидер булырга тиеш иде. Йокламаска тырышып ятсам да, йокыга кителгән бит. Төнге бердә дүртәү уяталар болар мине һәм каптерга алып киттеләр. Арттан суга күрмәсеннәр дип, шунда ук почмакка бастым. Сорашалар, «мин бит үзем һөҗүм итмәдем, сакландым гына» дим. Шуннан «спортсменмы әллә?» диләр. Армиягә китер алдыннан гына Воронежда яшьләр арасында «Урожай» беренчелеген откан идем, шунда КМС булдым. «Әйе» дигәч, бар йокларга ят, безне сугышырга өйрәтерсең», дип, җибәрделәр болар мине. Шуннан спортзалда боларга төрле алымнар күрсәттем, көрәшергә өйрәттем.
Ә теге егет бер айдан госпитальдән кайтты. Ике кабыргасы сынган икән. Аңлаштык, гаебен таныды, дуслар булып аерылыштык. Әле госпитальгә эләккән өчен рәхмәт тә белдерде. Медсестралар янында ял итеп алган икән бу».
Радик САБИРОВ |
Иң күп укылган
|