поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.02.2018 Спорт

Камка спартакиадасы колач җәя

“Саулык – иң зур байлык”, - ди халык. Чыннан да, сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба.

Менә  инде  ничә  еллар  дәвамында  яшүсмерләрдә  һәм яшьләрдә сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга юнәлтелгән һәм спортка мәхәббәт, Ватанга патриотик хис тәрбияләү максаты белән Камка мәктәбе базасында авыл яшьләре арасында традицион районара кышкы спартакиада үткәрелә. Быелгысы югары  оешканлык  белән  17  февральдә,  гадәттәгечә,  Әфган сугышында батырларча һәлак булган Марс Мангушевның якты истәлегенә багышлап һәм 23 февраль – Ватанны яклаучылар көне уңаеннан гөрләп узды.

Билгеләнгән  вакытка  мәктәп  спорт  яратучылар,  кунаклар белән тула башлады. Сергач, Кызыл Октябрь, Спас районнарыннан якынча ике дистә җыелма команда составында 220гә якын спортчы килгән иде, ә тулаем алганда, Камка мәктәбе бу көнне дүрт йөзгә якын кеше кабул итте.

Әлбәттә, өч район дип әйтеп, спартакиаданың никадәр масштаблы  икәнен  тиешлечә  аңлап  булмый.  Ә  менә  авыллап алганда,   Марсның  истәлегенә  багышланган  Камка  спартакиадасы быел колачын тагын да киңрәк җәйде дип, һичшиксез, әйтергә була. Шулай итеп, тугыз спорт төрендә - милли көрәш, волейбол, шашка, шахмат, гер күтәрү, армспорт, өстәл теннисы, чаңгычылар эстафетасы, ату буенча Сергач районыннан Камка,  Луговое,  Грибан,  Янау,  рус  Пожары,  Шөбиле,  Абаим,  Лопатин,  Печә,  Мөтеравыл,  Богородск,  Ачка  авыллары спортчылары, Сергач балалар спорт мәктәбе, балалар иҗаты үзәге  һәм  “Лидер”  физкультура-сәламәтләндерү  комплексы тәрбияләнүчеләре  катнашты.  Кызыл  Октябрь  районыннан спорт  мәктәбендә  тәрбияләнүче  Уразавыл,  Кече  һәм  Зур Рбишча  спортчылары,  шулай  ук  Чүмбәли,  Яндавишча  һәм Карга егет-кызлары, Спас районы Татар Моклокасы мәктәбен яклап килгән Тукай, Моклока һәм Бозлау спорт яратучылары чыгыш ясады. 
Хөрмәтле кунакларны икмәк-тоз белән каршы алгач, махсус урнаштырылган экранда Марсның тормыш юлына багышланган  “Син  безнең  йөрәкләрдә”  дигән  видеоролик  күрсәтелде һәм  бер  минут  тынлык  игълан  ителде.  Яңартылган  стендта һәркем Марсның биографиясе һәм сугышчан батырлыгын раслаган бүләкләр белән таныша алды.
 
Тантаналы  өлештә  спортчыларны  өлкә  татарлары автономиясенең  башкарма  директоры  Рамил  Салихҗанов, өлкә  билбаулар  белән  көрәш  федерациясе  президенты  Максут Сәмиуллин, Сергач районы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Курасова, спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе  Дмитрий  Блаженнов  һәм  башкалар  сәламләде, уңышлар  теләде.  Марсның  туганы  Рафек  Мангушев  та гаиләләре  исеменнән  спортчыларны  бүгенге  спорт  бәйрәме белән тәбрикләде, туганының истәлеген хөрмәтләп, ерак юлларны  якын  итеп  килгән  командаларга,  кунакларга,  чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
 
Мәктәпнең  7  класс  укучысы  Дамир  Мангушев  илебез  байрагын  күтәргәч,  ярышларга  старт  бирелде.  Билгеле,  һәрбер  спорт  төрендә  катнашучылар  бар  көчләрен  куеп,  җиңү  өчен ярыштылар.
 
Сергач  райпосы  җитәкчесе,  камкалы  Равил  Мангушев: “Елдан-ел спартакиаданың дәрәҗәсе үсә бару турында әйтер идем.  Быелгысы  тагын  да  югарырак  төстә  оешкан.  Безнең Камка  җирендә  шушындый  зур,  районара  спорт  чарасы  узу  - горурлык.  Әле  бер  генә  авылда  да  охшашны  уздырганнары юк, шуңа да без биредә улларым Марат һәм Айрат белән бик теләп катнашабыз, - диде. 
 
Билгеле  булганча,  иң  кызу  ярыш  көрәш  келәмендә  барды.  Аеруча  Сергач  спорт  мәктәбенең  яшь  тренеры  Рафаэль Арифуллинның  тәрбиячеләрен  билгеләп  үтәр  идек  -  шактый кыска вакыт милли көрәш белән шөгыльләнүләренә һәм рус егет-кызлары булуларына карамастан, егерме көрәшченең ун-бере призлы урынга лаек булды бу көнне. Ә кызлар арасында камкалы Регина Батыршина абсолют авырлыкта җиңеп чыкты, егетләр арасында Кышкы спартакиаданың абсолют чемпионы исеменә  атаклы  тренер  Зәки  Валемеевның  тәрбияләнүчесе, Кече Рбишчадан Азат Усманов иреште. Иң актив җанатарларның берсе булган Ханиф абый Курмаев: -  Үзем  күп  тапкыр  сабантуй  җиңүчесе  булганга,  бүгенге яшьләрнең көрәшүе турында түбәндәгене әйтер идем: милли көрәш  башка  хәзер,  элеккечә  матур  алымнар  күрсәтүчеләр бик аз. Егетләр бик тиз кызучан, ә менә кызлар, киресенчә, бик матур көрәш күрсәттеләр, - диде. 
 
Кыскасы, спартакиада быел зур оешканлык белән үтте. Призлы урыннар яулаучылар район спорт комитеты исеменнән грамоталар  һәм  исемле  медальләр  белән  бүләкләнде. Өлкә  билбаулар  белән  көрәш  федерациясе   һәм  РНКАТНО бүләкләре дә үз ияләрен тапты.
 
P.S.  Спартакиада  җиңүчеләренең  тулы  исемлеге белән “Туган як”ның “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә таныша аласыз.
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Румия ХАМЗИНА
Туган як
№ --- | 22.02.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»