|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2018 Авто
Машинага дигән акчаны тычканнар ашаганАкчаң булу белән мени ул, җәмәгать, аны ышанычлы урында саклый белергә дә кирәк. Ставрополь краенда яшәүче яшь гаиләнең бу җәһәттән тәҗрибәсе булмагандыр инде, алар 200 мең сум акчаны гараж киштәсендә саклап, харап иткәннәр - акчаны тычканнар кимергән. “Акчабызны сакларга банкка илтмәвебезгә бик үкенәм,” - дигән яшь хуҗабикә Вера еларга җитешеп.
Моннан бер ел элек яшь гаилә юл һәлакәтенә очрап, машиналарын җимергәннәр. Хәзер менә бу акчаларыннан да колак какканнар.
Тычканнар 5 меңлекләрдән торган акча төргәген нәкъ уртадан кимергән. Банкта акчаның 4-5 купюрасын гына алыштыра алганнар. Калганнары яраксыз. Димәк, 175 мең сум җилгә очты дигән сүз.
--- |
Иң күп укылган
|