поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
24.02.2010 Җәмгыять

МЕТРЛАР ЛИФТКА КЕРМӘЯЧӘК

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр өчен азрак түләячәк. Атна ахырында Татарстан Хөкүмәте башлыгы имзалаган карар бәяләрне төшерергә мөмкинлек бирәчәк. Үзгәрешләр 1 марттан гамәлгә керә. “Барсы да халыктан акча каерырга тели, – дип сөйләде премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратов шул уңайдан махсус уздырылган матбугат очрашуында. – Әмма бу теләкләрне юкка чыгарачакбыз”.

Яңа елның башы күпләр өчен үзгәргән тарифлар белән истә калды. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кайбер шәһәрләрдә 30-50 процентка ук артты. Халык зарланды, матбугат шаулады, түрәләр исә үзгәрешләрне үзләре дә аңлата алмый аптырады. Нәтиҗәдә Министрлар Кабинетында әлеге хәлне тикшерү буенча махсус эш төркеме оештырдылар. “Закон буенча, коммуналь хезмәтләргә тарифлар билгеләү өчен муниципаль берәмлек һәм әлеге хезмәтне күрсәтүче оешмалар җавап тота, – дип сөйләде шимбә көнне узган очрашуда Равил Моратов. – Әмма без мәсьәләне кулланучы күзлегеннән тикшердек. Әйтергә кирәк, түләүләр буенча аңлашылмаган бик күп нәрсәләр барлыгы ачыкланды. Эш барышында аларны хәл итәргә тырышачакбыз”.

 

Җомга көнне Татарстан Хөкүмәте башлыгы тарафыннан имзаланган карар иң элек лифт һәм каты көнкүреш калдыкларын ташу мәсьәләләрен тәртипкә сала. 1 марттан әлеге түләүләрне ике өлешкә бүләчәкләр. Чүпне җыйган һәм лифтны эшләткән өчен һәркем – фатир мәйданы буенча түләячәк. Ә инде калдыкларны ташыган һәм лифтта йөргән өчен түләнәсе сумма фатирда яшәүчеләр санына карап билгеләнәчәк. Беренче һәм икенче катта яшәүчеләр лифтта йөргән өчен бөтенләй акча түләмәячәк. Гамәлдәге тарифлар исә барсы өчен дә фатир мәйданы буенча түләргә мәҗбүр итә. “Әлеге гаделсезлекне бетердек. Моннан соң лифтта квадрат метрлар йөрмәячәк”, – дип аңлатма бирде Моратов. Коммуналь хезмәтләр өчен түләнәсе айлык сумманың күпмегә кимисе билгеле түгел. Шулай да лифттан гына да республикада 263 миллион сум акча янга калыр дип көтелә.

 

Тик әлеге карар эшнең яртысы гына әле. Чөнки коммуналь хезмәтләр өчен түләнәсе суммаларның күпме булуы идарәче компанияләргә дә бәйле. “Ә аларга сорауларыбыз хәйран җыела, – дип сөйләде Равил Моратов. – Чөнки идарәче компанияләр теге яки бу хезмәт күрсәтү мәсьәләсен үзләре хәл итә. Халык исә берни аңламаса да, түләргә мәҗбүр була. Акча кая китә? Йорт белән идарә иткән өчен һәр квадрат метрдан җыелган акчаны биш сумга күтәрә башлаганнар. Сумманы шул кадәр арттырырлык нәрсә үзгәрде соң?” Саннарга ачыклык кертү максатыннан республикада махсус эш алып бармакчылар. Хезмәт күрсәтүче ширкәтләр суммаларның каян килеп чыгуын аңлатырга тиеш булачак. “Әлбәттә, алар инвестицияләр, ягъни үзләре тоткан чыгымнарны тиз арада акларга омтыла, – диде беренче вице-премьер. – Бу хакта алар безгә дә әйткәннәр иде. Әмма компанияләрнең чыгымнарны 3-4 ел эчендә акларга тырышуы халык кесәсенә бәрә. Ә бу дөрес түгел һәм без алай килешмәгән идек”.

 

Сораулар һәм шикләр булмасын өчен исә коммуналь хезмәт күрсәтүче ширкәтләргә электрон сәүдә системасы буенча эшләргә тәкъдим ителәчәк. Равил Моратов ассызыклап үткәнчә, тарифларның нигезлеме-түгелме икәнлеген тикшерү законга каршы килми. “Бары тик компанияләр тарафыннан тәкъдим ителгән материалларга анализ гына ясыйбыз һәм аларның аңлашылып җитмәгән урыннарга ачыклык кертүне сорыйбыз, – диде ул. – Әгәр юлыбызда артык үҗәт компанияләр очраса, тикшерүгә рөхсәт алу өчен прокуратурага мөрәҗәгать итәчәкбез. Әмма бу тикшерүләрнең нәтиҗәләре компанияләр өчен бик җитди тәмамланырга мөмкин”.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ | 23.02.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»