поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.02.2018 Язмыш

Ул мине көткән: 37 елдан соң очрашу (ЯЗМЫШ)

Абыең Әгерҗегә кунакка барды бит әле, диделәр авылга кайткач. Аптырап калдым: Әгерҗедә кем бар безнең? Балтач белән Әгерҗе сәфәре солдат елларына бәйле булып чыкты. 37 ел күрешмәгән дуслар күптән түгел очрашып, яшьлекләрен искә төшерде.

Республиканың ике читендә яшәүче Сөнгатулла Нурмөхәм­мәтов белән Рәсим Ялаловны 1978 елда армиягә алалар. Гру­зиягә эләгә алар. Күпмедер вакыт узганнан соң Сөнгатулланы башка частька күчерәләр. “Бү­генгедәй хәтеремдә: кичке тугызынчы яртыда берүземне алып киттеләр. Ул частька барып кер­гәч, исем китте. Андагы чисталык, тәртипне, әйтеп аңлата торган түгел. Аптырадым. Кая эләк­кәнемне аңламый тордым. Бак­саң, яшерен часть икән бу. Биредә хезмәт итүче поляк егетенең чит илдә туганнары булуын ачыклаганнар да тиз арада алмаштырырга булганнар”, – дип искә ала абый. 
 
Яңа солдатны бик тиз үз итәләр. Кайсы яктан булуы белән кызыксыналар. Монда синең якташың да бар, диләр. Әгерҗе егете Рәсим Ялалов булып чыга ул. Менә шулай якын дуслар булып китә алар. Татар егетләренең икесе дә автобус йөртүче булып хезмәт итә. Кайтыр вакытлар якынлашкан саен, хыялга бирелә башлыйлар. Кайткач, Әгерҗе белән Балтачта чиратлашып кунак булу турында хыялланалар. Тик...
 
Кайтыр вакыт җиткәндә Сөн­гатулланы Октябрь революциясе парадында катнашыр өчен Әр­мәнстанга алып китәләр. Ереванда парад узу белән кайтарып җибә­рәбез, дисәләр дә, тоткарлыйлар. Ул кире әйләнеп кайтканда якын дусты туган ягына юл тоткан була. Билгеле, бу хәлгә аның кәефе төшә. 
– Соңыннан белдем: Рәсим дус мине көткән. Кайтырга фәр­ман чыккач та китмәгән, көткән, – ди абый.
 
 10 көннән артык торган солдатны часть командиры куалап диярлек җибәрергә мәҗбүр булган. Рәсим, дустымны көтим инде дип, ялварса да, тыңлаучы булмый. Ялгызы гына кайтып ки­тәргә мәҗбүр була ул. Менә шулай ике дус аерылыша.
 
Яшь барган саен, Сөнгатул­ланың армия дустын күрү, аның хәлен белү теләге арта төшә. Балаларына, Рәсимне интернет аша эзләп карагыз әле, ди. “Аның Исәнбай авылыннан икәнен белә идем. Шуннан чамалап бер кызга хат язарга булдык. Ялалов Рәсим Сабир улын эзлибез, сезнең әти түгелме, дип яздык”, – ди абый. Озак та үтми, Айгөлдән хат килеп төшә, эзләгән кешенең әтисе булуын яза ул. Бу хәл узган елның май аенда була. Быелның гыйнвар аенда 37 елдан соң беренче тапкыр кү­решәләр. 
 
Шунысы кызык: Рәсим дә Сөнгатулланы эзләгән булып чыкты. Тик авылны бутаган. Безнең Бөрбаш авылы Шәмәр­дәнгә якын урнашканга, элеккеге заманнарда тормыш әлеге станция белән нык бәйле була. Сөй­ләшкән вакытта Шәмәр­дән сүзен күп кулланганмындыр, ди абый. “Эзләтеп тә карадым, Шәмәрдән­дә андый кеше юк, дип җавап бирделәр”, – ди Рәсим абый. Язмыштыр инде, Ялаловлар киленне Арча ягыннан төшерәләр. Шулай итеп, кодалары янына кунакка дусты яшәгән Бөрбаш аша узып йөриләр...
 
 
Авылдан Ижауга машина баруын белгәч, Сөнгатулла юлга кузгала. Ике дус олы юлда очрашырга сүз куеша. Гаиләсе зурдан кубып әзерләнеп авылда көтеп тора. Юл чатында бер-берегезне таныдыгызмы соң, дип сорыйм 37 ел күрешмәгән солдат дуслардан. Икесе беравыздан: “Ничек танымаска инде, чәчләр генә агарган, йөреш, чалымнар, күз карашлары үзгәрмәгән”, – дип, икесе бер үк җавапны бирде алар.
 
Сөйләшеп сүзләр бетмәде, ди балалары ярдәме белән табышкан солдат дуслар. Яшьлек дусларын искә төшергәннәр, бер кочак фотоларны караганнар. “Ар­миядә төшкән фотолар миндә киткән иде бит”, – ди Рәсим абый. Хәзер аны гаиләсе белән Балтачта кунакка көтәләр.

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.02.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»