поиск новостей
  • 20.05 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 26.05-27.05 Премьера! "Тимур һәм Комета",6+,13:00, Кариев театры
  • 31.05 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.06 "Бәхетле көнем", 3+, 13:00, Кариев театры
  • 02.06 "Нигез ташлары",12+, 18:30, Кариев театры
  • 06.06 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 07.06 "Матур CITY", 12+, 18:30, Кариев театры
  • 15.06-16.06 Премьера! "Йосыф",12+, 18:30, Кариев театры
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Июль аеннан гостинка снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын! Ватсапка языгыз: 89872312932
  • Ике булмәле квартирада тору өчен иптәш эзлим, Авиатөзелеш районы) 89274287185 ватсап языгыз
  • Яшь гаилә яки хатын-кыз өчен Авиатөзелеш районында 12 кв.м.лы бүлмә сатам. Бүлмәдә ремонт ясалган, яхшы хәлдәге мебель һәм техника (холодильник, кер юу машинасы) бар. Бәясе 1600000 сум. тел.89093080784
  • Сыер сатып алам! Бер ике тапкыр бозаулаган, саудыра торган! 89393650117
  • Казанда бер булмале квартира снимать итам,2 егет тору очен .Метро якын булса яхшы булыр иде.Энергоинститут,Москоский район или Аметьева тираларе ярый: 89656083354
  • Дуслар! Соңгы кыңгырау көненә кызлар өчен көрән төстәге мәктәп формасы кирәк иде. 1 көнгә прокатка биреп торучы табылса, бик шат булыр идек. Күлмәге озынрак кирәк.Зинар, ярдәм итегез. Тел.: 89274173110
  • Торле порода Сарыклар , Саулыклар , Тэкэлэр , Бэкэйлэр , Буаз Сарыклар сатыла. Балтач . Тел . +79874245531 (ватсап)
  • 2 чилэк бэрэнге бар кемгэ кирэк?89372803818
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ! 89196271171
  • Хәләл 3 үрдәк түшкәсе сатыла, Казан, 8 927 40 592 02
Архив
 
22.02.2010 «Яшьти» әдәби сәхифә

ЯШЬТИ РҮЗӘЛ МӨХӘММӘТШИН

Тулы исеме: Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы

 

Туган ягы: Кукмара

 

Туган көне: 25 май 1989

 

Укый: ТДГПУ

 

Яраткан китабы/авторы: Мәгънәле китапларның барысы да.

 

Аны борчый: “Вакытында бик күп нәрсә борчый иде, хәзер һәммәсенә дә пофигистик (нейтраль) карарга тырышам. Кызганыч... Ләкин нәрсәнедер тыя алмыйсың икән, аңа буйсынырга туры килә”.

 

"Мин язам, чөнки...: Язмый торып булмый – чирем бу минем.

 

* * *

 

Син зәңгәрсу төтен куенында...

Хисләреңә нокта куя тор:

Безнең вакыт кимеп бара бугай...

Казан. Кабан күле. Театр. –

 

Бу – сиңа аш, сиңа илһам, тәхет.

Бу – шифаң да синең, чирең дә...

Гүя Цветаева апаң үзе

Шигырь сөйләп йөргән биредә.

Син монда шат, ахры...

Син канәгать,

Син килмисең монда – кайтасың.

Син монда – юк, әмма булган вакыт

Ике тапкыр ешрак тартасың –

Син яңадан төтен куенында...

Җыена тор, берни калмасын...

Күпме яшик тагын?

Җавабымны

Үпкәң белән тоя аласың...

 

Мин кем сиңа? Без кем? Күләгәләр...

Ут сүнде дә, кабат кавыштык...

Казан. Кабан күле. Спектакль бара...

Һәм җанөзгеч ютәл тавышы...

 

28 октябрь 2009

 

* * *

 

Мин – бер шагыйрь, Дәрдмәнд...

Җай чыкканда

Шигырь язган булам – бит буйыйм...

Һәм, нигездә, сүгәм һәммәсен дә...

Бездә бүген башкача булмый...

 

Безнең бүген күзләр тонык,

Хисләр

Йөрәк кысаларын тарсына.

Түбәтәйне салып ыргыттык та

Хуҗабызның аяк астына,

Якты чырай өмет итеп аннан;

Кан суынды, тындык, сүнде дәрт.

Чиркәү кыңгыравы тәэсирендә

Махмыр авыр икән, Дәрдемәнд...

 

Кичә генә әле яз иде дә,

Җан пакь иде, җан ап-ак иде –

Бу иблиси сүзләремне кичер...

Чоры нинди – шундый шагыйре...

 

Мин – дә шагыйрь... Мин дә иҗат итәм...

Минем каләмемдә хаклык бар!

Әмма ничек ярдәм итим, Дәрдемәнд,

Шигырь укып арган халыкка...

 

Бәйрәм бүген

Көне якты, кәефе – шәп, матур һәм балкый барсы...

Шау-шу, бар җирдә плакатлар, бәйрәм бездә, кыскасы...

Дөбер-шатыр җыр яңгырый... Күрше егете генә

Бу бәхеткә түзалмыйча асылынган ди, менә...

 

Көне якты, кәефе – шәп, аракы да җитәрлек,

Безгә сагыш, кайгы-хәсрәт бу арада чит әле...

Күк йөзендә шарлар оча, кояш батарга базмый,

Җил чыкты – түбәтәеңне батырыбрак ки, абзый...

 

Өмет бармы? Белмим хәтта. Кул бәйле, биктә авыз.

Әле җитмәсә нәрсәдер бәйрәм иткән булабыз.

Имеш, куркуга сәбәп юк, йөрмә биредә сасып –

Көне якты, кәефе – шәп, матур һәм балкый барсы...

 

Татар идек...

 

Татар идек, әле кайчан гына,

Богауларны өзеп атарлык...

Инде кесәләрең капша да, әйт –

Татарлыгың кая, татарым?

 

Кайсы якка күчте кыйблаң синең...

Кай дәфтәрдә дала әсәре?

Болыт артындагы саргайган тап

Кояшыңмы, башка нәрсәме?

 

Горурлыгың кая, кая даның –

Нәрсә кими бездә көннән-көн?

“Я – татарин!” – дигән ишеләрдән

Кимсенмисеңме син, милләтем?..

 

Кол Шәрифтән тирә-юньгә багып,

Көчкә-көчкә сулап таш ара,

Ямансулый, әле кайчан гына

Татарныкы булган башкала...

 

Татар идек... “Без бит татар!” – дидек...

Бөек татар, дидек, билгеле...

Инде кесәләрең капша да, әйт –

Кояш батып килә түгелме?

 

Нишләдек һәм нәрсә булды безгә? –

Барыбыз да мескен, сынганнар...

...Юк, без күптән татар түгел инде,

Без нибары... татарсыманнар...

 

Төнге этюд

 

Йолдыз Миңнуллинага

 

Минем күптән шигырь язганым юк...

Яз тәэсире шундый фәхешме –

Бар язганым – сызып ату гына...

Бар фикерем – атып-бәрешле...

Хәзер каләмемнән шигырь түгел,

Кара түгел, – авыр чор тама...

Шуңа күрә миннән: “Ни хәлләр? – дип, –

Яхшыдыр бит?” – диеп сорама. –

Начар минем хәлләр!..

Әллә ничек –

Фикер туплап булмый торган чак...

һәм җитмәсә, тәрәзәмә әле

Төн үрмәли, кулын юмыйча:

Пыялалаларымны кап-карага

Буяп азаплана... нарасый...

көнгә усал пародия яза,

карикатура ясый...

 

Синдә дә төнме ул?

Шушы төнме –

Әбәк уйный салкын җил белән?

Һәм синдә дә акырышалармы –

Бүген кабат “Ак барс” җиңелгән...

 

беләсеңме нәрсә...

Инкарь итеп

Бар булганын тирә-юнемдә:

Чынбарлыкның үзен, киләчәкне,

Фатирымны, салкын төнне дә;

Өстәлдәге китап-томлыкларны,

Дәфтәрләрне бәреп ыргытып...

Кан тамыры булган богаулардан

азат калып... Барсын онытып...

Бер тын җегәр алып борылышта,

Ертып машиналар агымын –

Синең белән күрешәсем килә,

Күрешәсем килә...

Сагындым...

 

Юкса, бетте – егыл да үл, менә...

Әллә нинди чит һәм ят нәрсә:

Кәеф тә юк, төне дә караңгы,

Шигырь дә язылмый, җитмәсә...

 

* * *

 

Дөнья тонык... Әмма кояшсыман

Нидер күктә балкый шикелле.

Әллә, сагыш басты күңелемне,

Әллә инде, чынлап, көз килде.

 

Уйлар... Хисләр... Һәм тәмам түгел хат.

Вакыт чагылышы – көзгедә.

Җанда – бушлык. Юк, бу – сагыш түгел,

Бу – көз генә, бары – көз генә...

 

* * *

 

Йа Ходаем!..

Сабырлык бир миңа.

Кеше ышанмаслык сабырлык!..

Һәм максат бир,

Һәм бир егәр бераз

Шул максатка җитә алырлык.

 

* * *

 

Әнкәй!

Мин имансыз бала ахры...

Тик өметсез түгел – ант итәм...

Шулкадәрле сукмаклардан уздым, –

Инде белмим, бу мин – мин микән?

 

Әнкәй!

Сүкмә мине... Кирәк түгел...

Файдасыннан артык зыяны.

Каен яфракларын койган сыман,

Мин күз яшьләремне коямын....

 

Әнкәй,

Фатихасыз итмә, зинһар...

Миңа кирәк синең аңлавың!..

Юкса бит мин, калган юлымда да

Үз кыйбламны таба алмамын...

 

Вокзалсс

 

 1

 

Төн кача, ярканат яктылык күргәндәй.

Офыкта зәңгәр тап әкренләп югала.

Күзләргә башакның кылчыгы кергәндәй.

Әрнетә... Кирәкми нәрсәдер юрарга...

 

Кирәкми нәрсәдер сөйләргә – төн үткән.

Ялгызым “Казань – Кукмор” тимер юлыннан

Унынчы гасырга электричка көтәм.

Иделем буена, Болгарстан куенына.

 

Вагоннар артыннан вагоннар – үткәнгә.

Хәтердә кадрлап мизгелләр тасмасы

Тәгәри... Хатирә – әчкелтем шул тәмгә.

Авырткан урынның кайсына басасы...

 

Киң елга – киң Идел. Таш Болгар, Таш Биләр:

Манара, Ак Пулат, Пулатның Карасы.

Үткәннәр, булганнар, мизгелләр, мизгелләр...

Тарихның искесе – тарихның яңасы...

 

 2

 

Таң атты. Көн туа. Офыкта – зәңгәр тап

Югалган, кызыллык – зәңгәр тап артыннан.

Баш чатный... Кесәдә – цитрамон ике кап,

Үрмәлим тарихның икенче катына...

 

Вокзал буш. Ялгызым. Товар поездлары

Бату хан чорының алтынын-көмешен

Мәскәүгә илтәләр, кубарып тузанны...

Ләкин бу алтыннар кемнәргә тиешле? –

 

Татарга түгелме?.. Юк, түгел ахрысы...

Юкса поезд янга тукталмас идеме?..

Бу дәүләт тип-тигез бүлгәли барысын –

Себергә озатты ул туган илемне...

 

 3

 

Якты көн. Кояшның иң биек ноктасы.

Пыяла-мәмләкәт кулларны яралап,

Ычкынды упкынга – чәчелде кыскасы.

Кулымны сөртәргә иелеп кар алам.

 

 4

 

Вокзалда – моңсулык. Дикторның тавышы:

Поезд биш гасырга соңарып киләчәк.

...Инде шул арада көн кичкә авышты,–

Димәк, ниндидер чор тагын җан бирәчәк...

 

Вагоннар артыннан вагоннар – үткәнгә.

Хәтердә кадрлап мизгелләр тасмасы

Тәгәри, тәгәри; һәм әнә, һәм янә –

Пленка буш, кадр буш – һәммәсен ягасы...

 

Кирәкми нәрсәдер юрарга – соңардык.

Кирәкми нәрсәдер сөйләргә – көн үткән.

Киләсе поездның юлларын кубардык.

...Тик татар шул юлдан электричка көтә... –

 

Киләсе көннәргә; төзәтми хатасын,

Вокзалда тик көтеп, һәм шулай ялгышып.

Әлеге төннән соң кабат таң атасын

Әллә белми, әллә белмәскә сабышып...


▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar
Шәһри Чаллы